Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзәлгән яраларны нигә борчырга? (хикәя)

Язмыш дигәнең адәм баласы белән ниләр генә эшләми, кайчакларны язгы ташу өстенә эләккән йомычка итеп шаяра. Башта читтән генә карап торып, усал котыртып, ялгышларны, хаталарны эшләтә, аннары мәңге сүнмәс утларга сала. Үкендерә, газап чиктерә. Терсәгеңне тешлә, дип үрти. Тормышның кыл уртасына җиткән Вилдан, терсәген бүген бик тешләр иде дә, әмма...

Язмыш дигәнең адәм баласы белән ниләр генә эшләми, кайчакларны язгы ташу өстенә эләккән йомычка итеп шаяра. Башта читтән генә карап торып, усал котыртып, ялгышларны, хаталарны эшләтә, аннары мәңге сүнмәс утларга сала. Үкендерә, газап чиктерә. Терсәгеңне тешлә, дип үрти. Тормышның кыл уртасына җиткән Вилдан, терсәген бүген бик тешләр иде дә, әмма якын булса да, тешләп булмый икән шул, булмый икән.

Көн кояшлы булса да, төньяктан салкын җил исә. Төшке ашка кайтып килүче Вилдан туталышта бик тә таныш кешене күреп, машинасын туктатты. Ишеген ачып:

-Абау, Нәзифә! Син түгелме соң бу?- дип, туңудан күшегеп бетә язган хатынга эндәште.

-Мин шул, Вилдан!

-Таныдың ә, таныдың! Барасыңмы, кайтасыңмы, моңарчы бер дә очраганың булмады?

-Иремнең икенче буын туганы шушы шәһәрдә яши, уллары өйләнде. Иртәгә туйлары. Менә кибетләрдә йөреп кайтырга дип чыккан идем. Соңгарак калдым, автобуска өлгермәдем. Кул күтәреп тә карадым, ник берсе утыртсын.

-Зәңгәрләнеп бетә язгансың бит. Әйдә, утыр, үзем илтеп куям.

-Җиле бар шул, - дип, Нәзифә машинага кереп утырды.

Егерме ел күрешмәгән кеше белән, кирәкле сүзне табып, җиңел генә сөйләшеп китеп булмый икән.

-Мин шулкадәр шат, Нәзифә, безнең бүгенге очрашуга, шулхәтле шат, хисләремне әйтеп бирергә сүзләр таба алмыйм. Ә син, Нәзифә? - дип сүз башларга тырышты Вилдан.

-Әй, бирмә әле шундый сораулар, Вилдан. Икейөзле булып кыланмыйк.

-Ник алай дисең, Нәзифә? Мин бит ихластан әйтәм.

-Унтугыз яшемә кадәр мин бер егет белән дә очрашып йөрмәдем. Дөресрәге, килүче дә, озатып куючы да булмады. Кемгә охшап мондый ямьсез булганмындыр, минем кебек җен дөньяда юк дип төннәр буе елап чыга идем. Армиядән кайткан көнне үк мине озатып кайтуыңа әлләни исем китмәде. Бүген килде, иртәгә юк дип, хисләргә бирелмәдем. Әмма син тагын, тагын килдең. Армиягә кадәр синең дә беркемне дә озатканың булмаганга, минем белән йөреп, кызлар белән аралашырга өйрәнәдер, дип уйладым. Ике ай очрашып йөргәннән соң: "Егет, сиңа башка кызлар белән очрашырга вакыт," - дигәч, син: "Мин йөрмәсәм, синең белән кем йөрсен соң?!"- дип китеп бардың. Син боларның берсен дә хәтерләмисеңдер инде, ә минем бүгенгедәй барысы да истә.

Вилдан, Нәзифәне бүлдерүдән курыккандай, әкрен генә тротуар кырыена чыгып, машинасын туктатты. Аның карашы алга төбәлгән, әллә хатынны тыңлый, әллә үткәнен исенә төшерергә тырыша, һич аңларлык түгел. Ә Нәзифә сөйли дә сөйли.

-Көннәр уза торды. Мин эшкә уранштым. Ямьсез булсам да, хезмәт сөючәнлегем аркасында коллективта үз урынымны таба алдым. Ярты елдан соң беренче тапкыр эш буенча җитәкчем бүлмәсенә кердем. Ул, дөньяда беренче тапкыр иң ямьсез кешене күргәндәй, күзләрен зур итеп ачып карап торды да: "Эш сәгате тәмамланганда минем янга кереп чыгарсыз әле", - диде. Мин эштән куадыр дип уйлап, бу вакытка кадәр эш өстәлендәге бөтен әйберләрне җыеп, сумкама тутырып куйдым. Аннан, шул сүзне ишетер өчен үземне әзерләп, аның янына кердем. Керүгә, үз теләгем белән эштән китәм, дигән гаризамны өстәленә куйдым. Укып карады да:

-Ни өчен китәргә булдың, Нәзифә?- диде. -Минем сезгә бер тәкъдимем бар иде. Сезне кадрлар бүлеге җитәкчесе итеп куймакчы идем.-дип әйтүгә - мин елап җибәрдем. Ул урыныннан торып, яныма килеп утырды.

-Нигә елыйсың, нәрсә булды соң? Сөйләргә яраса, сөйлә, бәлки, ярдәм итә алырмын, - диде.

-Сез мине эштән кумыйсыз мыни? - дидем, мышык-мышык килеп.

-Нәрсә өчен мин сезне эштән куарга тиеш әле? - дип елмайды.

-Бүген мине беренче тапкыр күрдегез. Мин ямьсез бит, шуңа күрә эштән китәргә кушасыдыр, дип уйладым, - дидем, аска карап. Елагач, бөтенләй ямьсезләнгәнмендер, дип күтәрелеп карарга да оялдым...

Нәзифә кисәк кенә Вилданга борылды да:

-Ә Фәйрүзәң чибәр синең, үкенерлегең юк, - диде.

-Шулай диләр, - диде Вилдан никтер салкын караш белән.

-Диләр генә түгел, чынлап та бик чибәр хатын. Авыл советында язылыштыгыз бит, шунда күреп калдым.

Икесе дә бер-берсенең күзләренә текәлделәр. Шушы бер минутлык мизгел эчендә Вилдан да, Нәзифә дә үзләре көткән җавапны укый алдылар.

-"Дөньяда иң матур, мактауга лаек нәрсәне атый аласыңмы?"- диде җитәкчем, - дип, Нәзифә сүзен дәвам итте. -Мин ык-мык килеп торганда, җавапны да үзе әйтте: "Хатын-кыз иң матур, иң нәфис, иң гүзәл җан иясе. Хатын-кыз ямьсез була алмый, һәрберсе үзенчә матур. Без ирләрне ташкурчак кебек бизәнгән, ясанган хатын-кызлар кызыксындыра дип уйлыйсыздыр инде, ялгышасыз. Пөхтә, сабыр, тыйнак, тырыш, шул ук вакытта бераз оялчан, әллә кайдан елмаеп, нур чәчеп торучы нәфис затлар күбрәк ошый безгә. Син, Нәзифә, үз бәяңне үзең белмисең. Чибәрлек үзе генә берни тормый, аңа олы җанлылык, киң күңеллелек, үзенә тартып торган ягымлылык та кирәк. Ә синдә боларның барысы да бар", - диде. Беләсеңме, Вилдан, шушы сөйләшүдән соң мин үземне ярата, хөрмәт итә башладым. Хәтта дусларым да арткан кебек булды. Кич клубтан озатып кайтырга теләүчеләр дә барлыкка килде. Ямьсез егетләр дип әйтмәс идем. Һәр хәлдә синнән чибәррәк иделәр. Тик ике ай эчендә син миңа "мәхәббәт чире" йоктырган идең шул инде. Мин сине көттем. Әмма син озак көттердең, бары бер елдан соң гына кабат килдең. Нишлим, яраткач, соңгы әйткән сүзеңне искә төшермәскә тырышып, синең белән очраша башладым. Еллар арты еллар узып кына торды. Беренче тапкыр каен җиләген син ашаттың, шомырт чәчәген дә беренче булып син бүләк иттең, "Мин сине ташламам!" дип ант итүче дә син булдың...

Еллар буе җыелган әрнүләрдән башка, Нәзифәдә үзенә карата бернинди хис калмаганын аңлаган Вилдан, башкаларын хәтерләп бетермәсә дә, ахыргы очрашуны ул үлгәнче онытмаячак. Вәгъдәне бозучы ул үзе булды. Эзләсәң, төпченсәң, сәбәбе дә бардыр. Һәрнәрсәнең бер сәбәбе була бит. Ул көнне Вилдан Нәзифә янына кыюлык өчен дип, бер-ике рюмка аракы эчеп килгән иде. Исерсә, ул юмарт, йомшак кешегә әйләнә. Әмма бу көнне аны алыштырып куйганнар диярсең. "Әйдә, минем белән, безгә кайтабыз", - дигән сүзне кыз көлеп кенә үткәреп җибәрде. "Бүген очрашуның соңгы көне, җитте, күп йөрдек. Әйдә, дим мин сиңа, кайтмасаң, гомерең буе үкенеп яшәячәксең, мин башка синең янга килмим", - дип, Нәзифәне өстери башлады. Кызның киреләнгәненә ачуы чыгып, аны күтәреп алды да: "Әйдә, алайса, зиратка алып барам", - дип, Нәзифәне алып китә башлады. Кызның анда бару түгел, "зират" дигән сүздән дә коты алынганын бик яхшы белә иде ул. Шуңа күрә куркытасы, ялындырасы килде. Нәзифә елый-елый җибәрүен сорагач, кулыннан төшерде дә, ике күзеннән дә үбеп: "Мин башкача булдыра алмыйм", - дип китеп барды. Ахыргы очрашудан соң, ярты ел узгач өйләнде. Әллә ничек кенә булды ул, аңлашылмыйча да калды. Аны кечкенә буйлы, ябык кызлар кызыксындырды. Нәзифәгә дә әйтә иде: "Тазара күрмә, алайса, яратмам", - дип. Ә тормышта киресе булды.

Вилдан, борылып, Нәзифәгә карады. Ә ул ерылган буа кебек сөйли дә сөйли. Ничә еллар буе җыелып килгән үпкәсен тизрәк әйтеп бетереп, бушанырга исәбе. Мин ямьсез, дип әйтергә яраткан бу кызда ниндидер бер җылылык, үзен яраттыра белү сәләте бар иде. Бу минутларда Вилдан Нәзифәгә карап, шул чалымнарны эзләргә тырышты. Юк, ул үзгәрмәгән. Әнә бит, каршында сөеп, кочып туймаслык, пешкән алмадай хатын утыра. Бер бала атасы булса да, назлап, сөеп яшәүнең ләззәтен бүгенге көнгә кадәр татый алмаган ир, нинди олы мәхәббәтне яшьлек җүләрлеге аркасында югалтуын менә шушы минутта гына төшенде. Инде хәзер артка юл юк. Хет терсәгеңне тешлә, башыңны ташка ор.

Нәзифәнең:

-Вилдан, хәтерлисеңме? - дигәненә уйларыннан арынып, чын күңелдән аны тыңлый башлады. -Мин сиңа әйтә идем бит, әгәр мине ташлап башкага өйләнсәң, никахың көнне тәрәзәгезгә таш тондырачакмын", - дип.

-Әйе, син сүзеңдә тордың. Хатыным бүгенге көнгә кадәр моның кем эше икәнен белми.

-Яраткан булганмындыр инде. Йөрәкнең ярсуын тыяр өчен шулай эшләгәнмеңдер. Сөйгән ярны бирү, җан бирүдән авыр, дигәннәр бит. Сезнең тынычлыкны бозып, үземә канәгатьлек алганмындыр.

-Ничек шулай килеп чыкты соң безнең язмышлар, Нәзифә? Вәгьдәләр биреп, антлар итеп, бер-беребезне ташламаячакбыз дип сүзләр куештык. Нигә без бергә булмадык?

-Ул турыда сөйләшмик инде. Үткәннәр үткәндә калсын. Аллаһы Тәгалә безне юкка аермагандыр.

-Бүген синең белән күрештергәне өчен язмышыма рәхмәтлемен. Без тагын очрашырбыз бит, Нәзифә. Хәтта очраклы гына булса да.

-Төзәлгән яраларны нигә борчырга, Вилдан? Хатының белән тату яшәгәнең күренеп тора. Сөйләшү барышында бер тапкыр да аны кимсеткән сүз әйтмәдең. Мин дә иремне бик яратам. Ә үткәндәге яратулар яшьлек җүләрлеге генә булгандыр. Көннәр, айлар, еллар узган саен иремне ныграк ярата барам. Кулга кул тотынышып дөнья көткәндә генә чын яратуның ни икәнен аңлыйсың икән. Вилдан, без беренче мәхәббәт ияләре түгел, бары адашып очрашкан җан ияләре генә. Сау бул, Вилдан. Миңа кайтырга ерак калмады, үзем җәяүләп кенә атлыйм, - дип Нәзифә машинадан чыкты да тиз-тиз атлап китте. Аның бу кешедән ерагаерга теләгәне аяк атлавыннан сизелә иде. "Кара инде, бигрәк картаеп беткән. Аллаһтан бирелгән бүләгемне шушы кешегә алыштыраммы соң?!"- дигәнен Нәзифәнең үзеннән башка беркем дә ишетмәде.

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев