24 май 2015 яңалыклары
-
Янил мәктәбендә узган “Соңгы кыңгырау”дан фоторепортаж
23 май көнне Янил урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. Чарада мәктәп директоры-РавильЗарипов, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, әти-әниләр, укытучылар, укучылар, мәктәп коллективы, 2013-2014 елның чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты, җылы тәбрикләүләрен җиткерделәр. Бу елны 11 сыйныфны 11 кыз тәмамлый (сыйныф...
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 25 майда, иртәнге якта аз болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көндез аяз һава торышы көтелә. Һава температурасы 19-20 градус җылы булачак. Кичкә исә температура +12 градусны күрсәтә. Атмосфера басымы 754 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Фото:...
-
Исерек шофер инспектор төзегән алты протоколны чәйнәп йоткан (+ФОТО)
Әлеге хәл Казанда була. Исерек шофер Магистральный урамындагы йортларның берсенең ишегалдына уңайсыз итеп туктала, бер машинаны бәрдерә. Ул әлеге урыннан качмакчы була, әмма күршеләре полиция хезмәткәрләрен чакыралар. Үзара аңлашу өч сәгатькә сузыла. Гаепле шофер ЮХИДИ хезмәткәре төзегән беркетмәләргә кул куюдан баш тарта, ул аларны чәйнәп йота. Ул барлыгы алты беркетмәне...
-
Кукмараның ЮХИДИ инспекторы Пычак мәктәбе укучылары белән очрашты
"Игътибар - балалар" акциясе кысаларында ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин Пычак урта мәктәбе укучылары янында булып, аларга акция турында сөйләде, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренә тукталды. Шулай ук инспектор яктылыкны кире кайтаручы җайланмалар хакында да аңлатма бирде, укучыларның юлларда игътибарлы һәм сак булуларын сорады.
-
Кукмараның иң чибәр полиция хезмәткәре “Җырлыйк әле”дә катнашты
Район Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе хезмәткәре Сиринә Шәйхетдинова "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе аша баручы "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашып кайтты. Тиздән әлеге тапшыруны һәм Сиринәнең чыгышын кукмаралылар да күрә алачак.
-
Рифат Зарипов әти булырга җыена: УЗИ кемне күрсәткән?
Рифат Зарипов "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән күңелле хәбәрне уртаклашкан: - Августта, Алла боерса, әти булам. Сөеклем Диләрә йөклелекнең бишенче аенда. Хәлләре әйбәт, үзен яхшы хис итә. Укырга йөри, быел соңгы курста, диплом елы (Диләрә - мәдәният һәм сәнгать университеты студенты). Репетицияләргә барып, карап кайта, биергә ярамый инде хәзер. Үзем...
-
Илназ Минвәлиев: Иҗатыма - 10, үземә - 35!
1 июнь көнне сәгать 19.00да Казанның "Астория" ресторанында 35 яшьлек юбилеен зурлап үткәрергә җыена. Кичәгә туганнары, дуслары, популяр җырчылар һәм, әлбәттә, тамашачы үзе килә алачак. Билетлар инде сатуда. Моның өчен бары 225-44-43 номерына шалтыратып, билетларны ресторанның үзенә барып аласы. Быел икеләтә юбилей уздырам. Үземә 35 яшь тулса, иҗатыма - 10...
-
Төзәлгән яраларны нигә борчырга? (хикәя)
Язмыш дигәнең адәм баласы белән ниләр генә эшләми, кайчакларны язгы ташу өстенә эләккән йомычка итеп шаяра. Башта читтән генә карап торып, усал котыртып, ялгышларны, хаталарны эшләтә, аннары мәңге сүнмәс утларга сала. Үкендерә, газап чиктерә. Терсәгеңне тешлә, дип үрти. Тормышның кыл уртасына җиткән Вилдан, терсәген бүген бик тешләр иде дә, әмма...
-
Туган көнем белән! (шаян шигырь)
(шаярып) Котлыйм әле мин үземне Үзем туган көн белән!!! Дуслар искә алырлармы, Анысын әле кем белгән? Бигрәк яхшы кеше шул мин, Сокланам бик үзем дә. Аксакаллар фикере бар Әйткән шактый сүземдә. Форсат чыгып торган чакта Мактанмый түзеп булмый - Минем кебек әйбәтләр ул Көн саен туып тормый. Бик күпләр туган...
-
Кукмара дзюдочылары турнирда җиңү яулады
"Зилант" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Нократ Аланында Җиңү көненә багышлап уздырылган дзюдо буенча россиякүләм турнирда катнаштылар. Ленар Шәйфетдинов - икенче, Искәндәр Шәрәфиев өченче урынны яулады. фото: https://yandex.ru/clck/redir