"Туйга акча нишләптер һаман безнең яктан чыкты" (БУЛГАН ХӘЛ)
Элек бергә эшләгән, пенсиягә миннән шактый соң чыккан хезмәттәшем очрады. Чибәрләнгән, җыйнакланган. Чәчтараштан чыгып килә, мин узып барам, тукталып, шактый сөйләшеп тордык. Чәчләрен ясаткан, тырнакларын буяткан, битләре дә ялык та йолык. - Әллә берәр туган көнгә яки туйга барырга әзерләндеңме? - дим. Шунда мине нык кына ачуланып ташлады бу. Бергә...
Элек бергә эшләгән, пенсиягә миннән шактый соң чыккан хезмәттәшем очрады. Чибәрләнгән, җыйнакланган. Чәчтараштан чыгып килә, мин узып барам, тукталып, шактый сөйләшеп тордык. Чәчләрен ясаткан, тырнакларын буяткан, битләре дә ялык та йолык.
- Әллә берәр туган көнгә яки туйга барырга әзерләндеңме? - дим. Шунда мине нык кына ачуланып ташлады бу. Бергә эшләгәндә мин аңа һәм бүтән хезмәттәшләргә гел акыл өйрәткәнмен икән (үземә булмаган акылны).
- Синең сүзгә карап, тапкан барлык акчаны балаларга тоттык, - диде ул. - Үстерәсе, укытасы, соңыннан башлы-күзле итәсе булды. Малай өйләнгәч, башта фатир алыштык. Кодагыйлар өч бүлмәле фатирда яшиләр иде, малай анда өч ай гына чыдады. Күп өлешен үзебез түләп фатир алып бирдек. Килен инде авырлы иде. Абыйсыннан озакка калышмый кыз да кияүгә чыкты. Туйга киеп барырлык юньле киемебез дә юк, ирем тазарып та киткән иде, костюм-чалбарларын кигәндә әле култык астыннан, әле бот төбеннән дигәндәй шытырдап сүтелеп чыга... Теккәләп, үтүкләп, унар ел кигән шул киемнәрне киеп, ресторанга туйга барып утырабыз. Туйга акча да нишләптер һаман безнең яктан чыкты. Инде бер-бер артлы оныклар туа башлады. Җитмәсә кыз дәгъвалый: "Малаегызга фатир алып бирдегез, ә мин нигә һаман да каенана белән чиләнергә тиеш?" - ди.
Тапкан бар малыбызны кушкач, кияү белән кыз да үзләренә аерым фатир алдылар. Йорт кирәк-ярагы, җиһаз, балаларга өс-баш, бала арбасы, бераздан ясле-бакчага урын юллау... Санап бетерә торган түгел, очы-кырые юк. Үзебез вакытсыз картаеп, таушалып беттек. Ир, мескен, болай да юаш кеше, мин кушканны автомат рәвешендә башкаручы. Шул рәвешле яшәп, балалар 40-42гә җиткән, үзебез 60ны узып киткәнбез. Кода-кодагыйлар бик хәйләкәр булдылармы, әллә бөтен булмышлары шулай идеме (коданың берсе нык кына сала торган булып чыкты) - ике балабызның да тормышын без сөйрәдек.
Менә син әледән-әле искә төшәсең дә, эт итеп сүгеп йөрим үзеңне. Карале димен, алтмыш яшькә җитеп үзебез ни кидек тә, ни күрдек дим. Ә балалар, соңрак оныклар, Төркиясендә дә, Кубасында да булып, күреп, йөреп кайттылар. Безгә күчтәнәчкә бер уч кабырчык... Бер ярдәм итеп ияләштергәч, бала-чага һаман шуны гына көтеп, өмет итеп яши икән ул. Авызларын ачып, кулларын сузып кына торалар. Инде шулкадәр күнеккәннәр, чәшке тун кирәкме, яхшы, затлы күннән туфли, сапоги-фәләнме, йөгерешеп безгә киләләр. "Менә бераз гына җитеп бетми (чынлыкта - яртылаш), бирегез инде", - диләр.
Яхшы бүрек, костюм-чалбар турында әйтмим дә инде. Үземнең чираттагы туган көнемдә боларның барысын бергә чакырып, яхшылап сыйладым да, болай дидем: "Бүгеннән башлап мин сезне имидән аерам, кул сузып безгә килүдән туктагыз! Шушы яшькә җитеп, без әле үзебез өчен яшәмәгәнбез икән, инде яшәп калыйк!" "Ярар соң, ярар соң", - диештеләр. Әле шунысы бар, бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә әтиләренә яки үземә бүләкне үзем сатып алып, аны иремә: "Менә монысын малайлар алып килеп бирде, монысын кыз белән кияү кертеп чыкты", - дип алдап, балаларны яхшы атлы итеп үтте гомер.
Биш-алты еллар инде пенсияне үзебезгә генә тотабыз. Путевка алып, Кара диңгез буйларын да күреп кайттык, Петербург, Әстерхан якларына да барып чыктык. Үзең өчен генә тотсаң, барына да җитә икән бит. Синең сүз белән (әпәт мин гаепле!) моңа кадәр алар өчен яшәлгән, әйдә, бераз үзләре дә кыймылдасыннар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев