30 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты
Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде. (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар...
-
"Туйга акча нишләптер һаман безнең яктан чыкты" (БУЛГАН ХӘЛ)
Элек бергә эшләгән, пенсиягә миннән шактый соң чыккан хезмәттәшем очрады. Чибәрләнгән, җыйнакланган. Чәчтараштан чыгып килә, мин узып барам, тукталып, шактый сөйләшеп тордык. Чәчләрен ясаткан, тырнакларын буяткан, битләре дә ялык та йолык. - Әллә берәр туган көнгә яки туйга барырга әзерләндеңме? - дим. Шунда мине нык кына ачуланып ташлады бу. Бергә...
-
Өшкерүче Фәхерниса әби: «Күз тигән кешенең күзенә каравым гына була, шулай кычкырта башлый мине»
Балтач районына баргач, очраклы гына, бер ханым белән сөйләшеп торырга туры килде. Оныгына бик еш күз тиюе, шуннан баланың көйсезләнүе, йоклый алмавы турында сөйләгәннән соң, ул: «Ярый әле авылыбызда Фәхерниса әби яши, ул өшкереп биргән тоз-суның файдасын күрәбез», - дип куйды. Фәхерниса әбинең өе дә ерак түгел икән. Килгәч-килгәч дип,...
-
Фольгада карп (РЕЦЕПТ)
Җырчы Азат Фазлыевтан карп балыгын пешерү рецептын тәкъдим итәбез. Карпны чистартырга, юарга, өске өлешен кискәләп чыгарга, анда тоз һәм тәмләткечләрне сибәргә, лимон телемнәре тыгып чыгарга һәм фольгага төреп 50 минутка мичкә озатырга. http://intertat.ru
-
Кукмарада гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә Хөрмәтле кукмаралылар! Россия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча агымдагы елның 4-6 октябрендә башкаручы властьның федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән берлектә гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту темасы буенча оешмаларда һәм гомумбелем...
-
“Хезмәт даны” – безнең гәҗит! (шигъри мизгел)
Көтеп алам һәрбер санын, Көткән күк якын кешем. Һәр язмасын укып чыгам, Ташлап бар булган эшем. "Хезмәт даны" - безнең гәҗит - Туган якның көзгесе. Таныштыра тормыш белән Хәбәрләрнең төрлесе. Кайгы-сагыш уртаклаша, Шатлыгыңны бүлешә. Бер-берсен югалтканнар да Гәҗит аша күрешә. Файдалы киңәшең белән Кыен чакта син терәк. Рәхмәт сиңа, "Хезмәт...
-
Өйләнмичә яшәү гөнаһмы?
Ислам динендә гаиләгә, аның бәхетле булуына зур әһәмият бирелә. Бу хакта Аллаһ Тәгаләнең сүзләре һәм пәйгамбәребез с.г.в.нең күпсанлы хәдисләре бар. Тирә-юньдә кызлар-егетләр вакытлы никахны мактаганда, шул рәвешле яшәп "үрнәк" күрсәткәндә, ни өчен динебездә никахлашу мәҗбүри, ни өчен таләпләр катгый куелган дигән сорау бирүчеләр дә бар. Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге...
-
Социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы?
Бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбызга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле. Пенсия фонды идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда мондый хокукка 7074 кеше ия.
-
Дезодорант ярдәмендә ниләр эшләргә була?
*Дезодорант безне артык тир бүленеп чыгудан коткара. *Әгәр джинс чалбарыгыз бик тар икән, кигәндә җайлы булсын өчен аягыгызга берничә буй дезодорант (стик) сөртегез. *Бу товарда минераль тозлар күп, шуңа күрә биттәге вакытсыз чыккан бетчәләргә дә сөртергә була. *Капкачы ачып куелган дезодорант начар исләрне үзенә сеңдерә. *Кыса торган яңа аяк киеменә...
-
Бәйрәм концертына рәхим итегез!
30 сентябрьдә Кукмара иҗат академиясендә сәгать 10.00да бәйрәм концерты була. Керү ирекле.
-
Өлкәннәр көнендә кукмаралыларга нинди ташламалар карала?
1 октябрьдә пенсионерларга Кукмарадагы мунча хезмәте өчен пенсия таныклыгы белән 50 процент ташлама каралган. 1 октябрьдә пенсия таныклыгын күрсәткән очракта Кукмара шәһәр транспортында бушлай йөрергә мөмкин. Шулай ук пенсия таныклыгы белән Кукмарадагы "Айгөл" матурлык салоны һәм "Артель" аяк киеме мастерское хезмәтләреннән ел дәвамында ташламалы шартларда файдалана аласыз.
-
Район газетасы ветераны Рәшит Минегалиев: “Заман белән бергә атладык”
Быел 87 яшен тутырган район газетасын чыгаруга минем дә кырык еллык хезмәтем керде. Газетаның элеккеге еллардагы төпләнмәләрен карап утырганда хәйран каласың: кемнәр белән генә очрашылмаган да, нәрсәләр турында гына язылмаган. Кемнәр бар иде дә, кемнәр юк инде. Район өчен тырышып, булсын дип, намус белән эшләгән фидакарьләрнең күбесенең инде исемнәрен дә...