Үтәлмәгән сүз (хикәя)
Улымда китапларга, дәреслекләргә карата аллергия булса да, кызым мәктәптә "Иң күп әдәби китап укучы" исемен алды. Укылмаган бүтән китабы калмаганмы: беркөнне әллә нинди сәер исемлесен күтәреп кайтты. Алмаз Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә" китабы. Бу нинди китап булыр икән, әллә үзем заманадан артта каламмы? - дип ачып кына караган идем, бер утыруда...
Улымда китапларга, дәреслекләргә карата аллергия булса да, кызым мәктәптә "Иң күп әдәби китап укучы" исемен алды. Укылмаган бүтән китабы калмаганмы: беркөнне әллә нинди сәер исемлесен күтәреп кайтты. Алмаз Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә" китабы. Бу нинди китап булыр икән, әллә үзем заманадан артта каламмы? - дип ачып кына караган идем, бер утыруда 142 битле китапны укып та чыктым. Шәп китап, балалар өчен язылган булса да, олыларны да балачакка тартып алып кереп китә. Чөнки һәр олы кешенең балачагы бар, һәм ул чаклары никадәр авыр вакытка туры килсә дә, үзенең кадерле, бәхетле мизгелләрен бүгенге рәхәт көнендә түгел, ә шул балачагында булды, дип искә ала.
Китапның "Үзең булып кал" повестендагы Эдуард исемле малайның велосипедына утырудан баш тарткан кыз: "Лутчы мин җәяү барам", - ди. Аның бу сүзләре Эдуардның йөрәгенә бик зур яра салган кебек, минем дә йөрәгемдә 30 ел элек ясалган яраны, онытмаган булсам да, барыбер кабаттан яңартты .
...Ул язгы көнне колхозга бәрәңге чыгарырга безнең сыйныф укучылары барасы иде. Кайбер кызлар малайларның велосипедларына утырдылар. Ә матур гына бер кыз утырырга өлгермәде. Иптәш кызлары: "Әнә, аңа утыр", -дип тәкъдим иттеләр, миңа күрсәтеп. Ә кыз, өстән генә карап: "Әй, аның калтырчасына утырганчы", - диде. Яратып, аның турында гына уйлап йөргән кыздан шул сүзләрне ишеткәч, нәрсә булганын яшүсмер үзе генә белә. Бер мизгелгә дөнья беткәндәй булып ала, ә аннан соң киләчәктә ничек кенә булса да мотоцикл алам, ул кызны утыртмыйча китәм, дип үз-үзеңә сүз бирәсең. Әйе, әлегә миндә башка малайларныкы шикелле яңа велосипед түгел, ә абыйлардан калган иске "Урал" гына иде шул. Эш анда гына түгел, иң мөһиме, кызлар белән сөйләшергә дә ояла торган, буй-сыны да матур булмаган малай ул кызга тиң түгел иде.
Вакыт үтә торды. Мәктәпне тәмамлауга 10 ел уңаеннан очрашуга җыелдык. Сыйныф исеменнән сөйләү өчен сүзне лаеклы рәвештә миңа бирделәр. Очрашу тәмамлангач, теге вакытта велосипедыма утырмаган кызны өенә машина белән кайтарып куйдым. Ә ул чакларда машина һәр кешедә юк иде әле. Шулай да минем өчен ул кызның теге юлы велосипедка утыруы мең мәртәбә кадерлерәк иде. Их, сыйныфташ кыз...
Тугры дус
Раил ШАКИРОВ
фото: http://darudar.org/gift/341636/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев