9 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Зур Сәрдекнең хоккей мәйданчыгына Кыш бабай белән Кар кызы килде (+фото)
Зур Сәрдек авылының хоккей мәйданында авыл халкы өчен "Боз өстендә Яңа ел сәламе" дигән бәйрәм-тамаша оештырылды.Тамашада Кыш бабай, Кар кызы, Сарык, Кәҗә һәм бер төркем артистлар катнаштылар. Җырлы-биюле тамашага тимераякта шуучылар да килеп кушылды. Авыл өстенә таралган көйләр астында, саф һавада халык күңелле итеп ял итте. Рәмзия Хөсәенова
-
Район халкы игътибарына!
Террорлык характерындагы куркыныч янау турында шик туса, 8(843)231-45-55 яки 8(843) 231-45-45 телефоннары аша Россиянең Татарстан Республикасы буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенә хәбәр итүегез сорала. Шартлау куркынычы булган предметны күрсәгез, якын килмәгез, 02 яки 2-70-80 телефоннары аша полициягә шалтыратыгыз. Җәмәгать транспортында калдырылган сумка, портфель, уенчык яки башка хуҗасыз әйбер күзегезгә чалынса,...
-
Үтәлмәгән сүз (хикәя)
Улымда китапларга, дәреслекләргә карата аллергия булса да, кызым мәктәптә "Иң күп әдәби китап укучы" исемен алды. Укылмаган бүтән китабы калмаганмы: беркөнне әллә нинди сәер исемлесен күтәреп кайтты. Алмаз Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә" китабы. Бу нинди китап булыр икән, әллә үзем заманадан артта каламмы? - дип ачып кына караган идем, бер утыруда...