Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти белән әнинең якты истәлегенә багышлана

2017 елның 6 апреле, Өйлә намазы җитте. Газиз әниебез Әкълимә Безнең арадан китте. Ятим калдык 7 бала, Әтисез, әнисез дә. Хәсрәт, кайгы-сагышларны Үлчәрлек түгел бер дә. 7 баланы үстерергә, Ай-һай, җиңел түгелдер, Ач-ялангач итмәс өчен Күпме көчләр түгелде! Авырлыклар күп күргәнгә Җитмәде саулыклары. 7 баланы кеше иттеләр - Шул булды...

2017 елның 6 апреле,

Өйлә намазы җитте.

Газиз әниебез Әкълимә Безнең арадан китте.

Ятим калдык 7 бала,

Әтисез, әнисез дә.

Хәсрәт, кайгы-сагышларны Үлчәрлек түгел бер дә.

7 баланы үстерергә,

Ай-һай, җиңел түгелдер,

Ач-ялангач итмәс өчен Күпме көчләр түгелде!

Авырлыклар күп күргәнгә Җитмәде саулыклары.

7 баланы кеше иттеләр -

Шул булды байлыклары.

3 сугышны кичкән әти,

Ватанны саклаган ул.

Авырлыклар күп булса да,

Илен яклаган горур.

56 яшьтә гүр иясе,

Бу - сугыш нәтиҗәсе.

Рәхмәт әйтеп, сиңа, әти,

Килә башны иясе.

46 яшьтә 7 бала белән

Тол калды әниебез.

Инде аны да югалттык -

Вафат акъәбиебез.

Изге теләк теләдегез,

Яратып үстердегез.

Оҗмах түрләрен телибез, Нурлы булсын гүрегез.

Тормыштагы авырлыклар Артта калсын барысы да.

Фәрештәләр озата барсын,

Оҗмах ишекләрен ачсыннар.

Садака, дога, намазлар Савап булып ирешсен.

Вафат булганнар белән Оҗмахта алар күрешсен.

Әти-әни! Сездән башка Яшәүләре бик авыр.

Без генә түгел, хәтта

Сагына бөтен авыл.

Сагынмаган бер минут юк, Тыеп булмый яшьләрне. Каян гына көч алырга Алга таба яшәргә?

Шушы авыр вакытларда

Бик күпләр булыштылар.

Чиксез кайгы-сагышларны Алар уртаклаштылар.

7 бала исеменнән

Рәхмәтләрне алыгыз.

Кайгы-хәсрәт читләп үтсен,

Сау-сәламәт калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев