Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәүбәгә килү

Хәзрәтнең җомга вәгазеннән соң әйткән сүзләре Хәким картның йөрәген әрнетте. Әрнетер дә! Әнә бит ничек, ди! Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Өч кешенең догасы һичшиксез кабул булыр. Шушы өч кешенең берсе - рәнҗетелгән кешенең догасы. Шуңа күрә тел яисә кул белән рәнҗетеп, рәнҗеш алудан бик куркырга кирәк". Уйлар, уйлар... Хәким картны...

Хәзрәтнең җомга вәгазеннән соң әйткән сүзләре Хәким картның йөрәген әрнетте. Әрнетер дә! Әнә бит ничек, ди! Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Өч кешенең догасы һичшиксез кабул булыр. Шушы өч кешенең берсе - рәнҗетелгән кешенең догасы. Шуңа күрә тел яисә кул белән рәнҗетеп, рәнҗеш алудан бик куркырга кирәк".

Уйлар, уйлар... Хәким картны уйлары әллә кайларга, ак болытлар артында калган балачагына алып кайтты.

...Хәкимнәрнең гаиләсе бик ишле иде. Кечкенә генә өйдә алты кеше көн күрделәр. Өч кыз арасында бер малай, әле шуның өстенә төпчек булганлыктанмы, әтисе дә, әнисе дә бик иркәләделәр аны. Әнисе гомер буе саулыкка туймады. Улының бигрәк яшьли ятим каласын уйлап, бик борчыла иде ул. Ә беркөнне улын чакырып китерде дә, һәр сөяге беленеп торган хәлсез кулы белән Хәкимнең башыннан сыйпады. Әнисенең яшь сарган күзләренә карап, җиде яшьлек малай аптырап калды.

-Улым, үз акылым бар чакта шуны әйтәсем килә: тәүфыйклы, акыллы булып үс, яме. Әтиең мин киткәч, күршедәге Хәмдия апаңны әни итеп алып кайтса, аның сүзен тыңла. Хәмдия апаң бик әйбәт ул, ә мин күктән сезгә карап сөенермен.

Нәни Хәкимнең акылы мондый авыр сөйләшүгә әзер түгел иде әле. Ничек инде әни китеп барсын да, күршедәге чулак Хәмдия апасын әтисе әни итеп алып кайтсын? Әйе, Хәмдия апасы Хәкимне бик ярата, аңа очраган саен тәмле конфетлар бирә, бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр, бүләкләр алып керә. Әтисенә дә, әнисенә дә бөтен эштә ярдәм итә. Ә менә соңгы көннәрдә гел әнисе янында: әле ашарга пешерә, әле кер юа, әле әкрен генә көйләп нәрсәдер укый. Юк, юк, әйбәт булса да чулак Хәмдия апасы аның әнисе була алмый. Аның әнисе бер генә. Бердәнбер генә! Зәңгәр күзле, зифа буйлы, йомшак куллы, ягымлы тавышлы. Аның әнисе дөньяда иң матуры!

Кичке якка әнисенең хәле тагы да авырайды. Күзләрен көчкә ачып, башта әтисенә, аннары Хәмдия апасына карап торды да, хәлсез тавыш белән:

-Минем соңгы теләгемне үтәгез, балаларны ятим итмәгез, - диде. Хәмдия апасының кулын әтисенең кулы өстенә куйды. Шул төнне әнисе бакый дөньяга китеп тә барды.

Әнисен югалту нәни Хәкимгә бик авыр булды.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев