Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су коенабызмы? Саклык чаралары турында онытмыйк

Әле җәйнең бер генә ае үтеп китүгә карамастан, республикада суга батып үлүчеләрнең саны узган ел белән чагыштырганда шактый арткан. Иң кызганычы: вакытсыз гомерләре өзелгәннәр арасында кечкенә балалар, яшүсмерләр дә бар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмара районы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбызның Үрәсбаш, Ташлы-Елга, Иске Юмья авыллары янындагы буаларда 1976,...

Әле җәйнең бер генә ае үтеп китүгә карамастан, республикада суга батып үлүчеләрнең саны узган ел белән чагыштырганда шактый арткан. Иң кызганычы: вакытсыз гомерләре өзелгәннәр арасында кечкенә балалар, яшүсмерләр дә бар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмара районы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбызның Үрәсбаш, Ташлы-Елга, Иске Юмья авыллары янындагы буаларда 1976, 1967 һәм 1981 елгы өч ир-ат һәлак булган.

-Районыбыз территориясендә 29 сусаклагыч исәпләнә, аларның берсе дә су коену өчен махсус җиһазландырылмаган. Димәк, әлеге буаларда суга керергә ярамый, - ди Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Хәев. - Халык арасында күп тапкырлар аңлату әңгәмәләре уздырылуга карамастан, кайберәүләр кисәтүләрне, суның чисталыгы, сәламәтлек өчен зыянлы булу ихтималы турында уйлап та карамыйлар. Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш суга керүнең ахыры һәрвакыт үкенечле тәмамлана. 29 июньдә Иске Юмья авылы янындагы буада батып үлгән 1981 елгы ир-егет тә, танышлары белән су кырында кәеф-сафа корып утырганнан соң, су коенырга була. Иптәшләре аның яр кырыенда гына йөзеп йөргәнен күрсәләр дә, бераздан дуслары турында бөтенләй оныталар. Исләренә төшеп, су янына килеп күпме эзләсәләр дә, ул табылмый. Гаиләсез, берьялгызы гына яшәгән 35 яшьлек ирнең мәетен водолазлар тапты. Сулыклар янында ял иткән вакытта бер-береңне күз уңында тоту бәхетсезлек килеп чыгудан саклап калыр. Бу хакта һәркем исендә тотсын иде.

Ярамый!
-таныш булмаган сулыкларда коенырга
-берьялгызың гына су керенергә барырга
-исерткеч эчемлекләр кулланып суга керергә
-моторлы, җилкәнле көймәләр янына йөзеп барырга
-бер-береңне ярдан суга төртеп төшерергә
-хәлдән тайганчы һәм арыганчы суда йөзәргә
-балаларны күзәтүчесез калдырырга.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев