Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шигъри күңеллеләргә – сөенеч

Күптән түгел һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә Мәрданованың "Мизгел" дип аталган шигырьләр китабы дөнья күрде. Шушы бер сүз аның иҗатының төп мәгънәсен ачкан. Мәгъмүрәнең шигырьләрен яратмый мөмкин түгел. Күңеленең ачыклыгы, хисләренең самимилеге, яктылыгы, һәр сүзендә тетрәп торган җанлылык, тормышчанлыгы белән әсир итә ул. Дөньяга, тормышка, кешеләргә гашыйк шагыйрә. Шигырьләренең һәр юлыннан шушы...

Күптән түгел һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә Мәрданованың "Мизгел" дип аталган шигырьләр китабы дөнья күрде. Шушы бер сүз аның иҗатының төп мәгънәсен ачкан.

Мәгъмүрәнең шигырьләрен яратмый мөмкин түгел. Күңеленең ачыклыгы, хисләренең самимилеге, яктылыгы, һәр сүзендә тетрәп торган җанлылык, тормышчанлыгы белән әсир итә ул. Дөньяга, тормышка, кешеләргә гашыйк шагыйрә. Шигырьләренең һәр юлыннан шушы хис бөркелә, укучыны да үзенә ияртә.

Китапның форматы зур булмаса да, беренче битләрен ачуга, үзең дә сизмәстән, шигърият дөньясына кереп китәсең. Анда яшьлекне сагыну, туган як табигатен зурлау, әниләрне ярату ярылып ята. Әниләребезне исән чакта күпме генә тәрбия кылсак та, беребез дә кадерләп бетерә алмыйбыз. Мәгъмүрә әнисенә багышланган "Юксына һәрчак күңел" дигән шигырендә әнисен тирән хөрмәтләве, сагынуы белән бөтен кешенең йөрәгендәге хисләрен ачып салган.

Укыганда ук күңелгә кереп кала торган шигырьләре күп авторның.

Күңел халәтенә туры килгән бик матур тагын бер шигыре бар: "Кайтыр идем", дип атала ул. Туган ягын болай матур итеп сагынып яши белгән кеше үзе дә бәхетле булырга тиеш.

Автор кеше гомеренең иң гүзәл, күңелле булган чорын - балачагын сагына. Туган нигезенә, сабый чагына канатланып очып кайта, ләкин анда калу мөмкин түгеллегенә уфтана.

Якында гына балачак,

Тик минем белән түгел.

Татлы төшле сабый чакны

Сагына һәрчак күңел.

"Сагына һәрчак күңел"

Күп шагыйрьләргә хас булганча, Мәгъмүрәнең дә туган як турында шигырьләре шактый. Сүзләре үк җырлап торган "Гүзәллекне күр әле" шигыренә Илгиз Зарипов көй язган. Салават Фәтхетдинов репертуарындагы бу җырны радиолардан ишетергә була.

Мәгъмүрә иҗатына рухи көчне туган ягыннан ала. Алга таба да шигырьләре белән укучыларны сөендереп яшәсен иде.

Сәридә ШАҺИЕВА, Тәслимә ГЫЙЛЬМАНОВА. Нырты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев