Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салават: "Көн саен меңәр чакрым юл үтәбез, шунысы ардыра"

Баштарак ул: "Казанның мондый почмагы да бар икән", - дип гаҗәпләнүен белдергән иде. Тора-бара байтак ел элек шушы төбәктән бер инвалид кыз баланың: "Салават абый безнең өйгә килеп концерт куйсын әле", - дип Кыш бабайга хат язуын һәм үтенеченең үтәлүен хәтерендә яңартты. Ул кыз бала хәзер кайларда икән, хәлләре ничек?...

Баштарак ул: "Казанның мондый почмагы да бар икән", - дип гаҗәпләнүен белдергән иде. Тора-бара байтак ел элек шушы төбәктән бер инвалид кыз баланың: "Салават абый безнең өйгә килеп концерт куйсын әле", - дип Кыш бабайга хат язуын һәм үтенеченең үтәлүен хәтерендә яңартты. Ул кыз бала хәзер кайларда икән, хәлләре ничек? Җырчы тамашачыга шуны ачыклау теләге барлыгын да җиткерде. Бәлки, ише­түче табылыр?

"Юность" дигәннәре заманында кинотеатр дип йөртелгән, хәзер инде Жилплощадкада халыкны туп­лау­чы, рухи азык өләшүче үзәк мәдәният йорты икән. Былтыр җитәкчелеккә фи­лар­мониядә тәҗрибә туп­лаган Сергей Куприянов белән Азат Фазылҗанов кил­гәч, җиң сызганып эшкә тотынганнар һәм алар нур бөркелеп торучы бинаның чын-чынлап халыкка хезмәт итүен телиләр. Концерт бе­лән Салаватны чакырулары да шул максаттан. Баштарак: "Килер микән соң ул монда?" - дип шик белде­рүчеләр дә байтак булган, билетлар исә атна-ун көн эчендә таралып беткән. 500 гә якын тамашачы сыйдырышлы залда өлкәннәр дә, яшьләр дә бер чамадарак иде. Җырлый гына башлый, зал шундук аңа кушыла, бер-ике сүз белән генә булса да гәпләшеп тә алалар. "Сез миңа бик ошыйсыз, - диде җырчы, - сездән җылылык ки­лә, энергия бөркелә! Кичә генә Себер якларыннан кайттык, тамашачы анда үз итеп кабул итте, әмма юл йөрү интектерде, көн саен мең километрдан артык ара үтә идек, менә шул арытты. Хәзер исә менә сездә ял итәм. Аннан тагын озын юлга кузгалачакбыз".

Салаватка, "Юность"ка юл­ны онытмасын, дигән те­ләк белән балалар остаханә­сендә иҗат ителгән зур тә­линкә һәм Әтнәдә Азатның әтисе үстергән куян тапшырдылар һәм куянга "Юность" дип исем кушарга тәкъдим ясалды. Монысы да шәһәр читендәге торакларда да тамашачы яшәгән­легенә иша­рә иде.

- Безнең төбәктә кимендә 12 меңгә якын кеше гомер кичерә, - диде Сергей Куп­риянов. - Аларның күпче­леге - заманында авыллардан килеп, химия, авиация бер­ләш­мәләренә эшкә урнашкан, шушында йортлы-җир­ле булган татарлар. Без дә менә шушы үзенчәлекне истә тотып эш итәргә булдык. Бик күп түгәрәкләр, рус һәм татар телләрендә хор булдырылган, аларның эшчән­леген тагын да җан­лан­ды­расыбыз бар. Балалар­ның ялын нәтиҗәлерәк, файдалырак итү турында да уйланабыз. Хәзер менә Тукай­ның 130 еллыгы уңаеннан, "Туган телем - Тукай теле" дип исем­­­ләнгән фестиваль-кон­курс уздыруга әзерлек башланды. Фестиваль го­мум­шәһәр күләмендә үтәр дип тә уйланыла. Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән авылларыннан килергә теләк бел­дерүчеләр дә бар.

Фестиваль-конкурсны өч этапта - 5-7 яшьлек, 8-11 яшь­лек, 12-14 яшьлек балалар арасында нәфис сүз, җыр, әдәби театр номина­циялә­рендә үткәрергә ни­ятлиләр икән һәм ул гала-концерт белән төгәлләнәчәк. Җиңүче­ләрне, әлбәттә, ис­тәлекле бүләкләр көтә.

"Ватаным Татарстан" газетасы да әлеге чарадан читтә калмаячак, яшь та­лант­ларның осталыгын газета укучыларга җиткерүне үз өстенә ала. Шәт, "Юно­сть"ка Салават кебек беренче тапкыр аяк басучылар һәм аннан илһам, көч алып китү­челәр киләчәктә күп булыр.

Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев