Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Мәгефүр Закировның хисләре чишмәдәй ургыла

-Моңарчы кайда идегез? Сәләтегезне ник "яшереп" яттыгыз? Балыклы авылында гомер итүче, газетабыз битләрендә матур эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре басыла башлаган Мәгефүр Закиров белән әңгәмәне әнә шул сораудан башладым. Җавап урынына әңгәмәдәшем тыйнак кына елмаеп куйды. Балачагында ук иҗатка тартылып, мәктәптә оештырылган әдәби түгәрәктә шөгыльләнсә дә, үсә төшкәч, ир-егетнең бу мавыгуы арткы...

-Моңарчы кайда идегез? Сәләтегезне ник "яшереп" яттыгыз?

Балыклы авылында гомер итүче, газетабыз битләрендә матур эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре басыла башлаган Мәгефүр Закиров белән әңгәмәне әнә шул сораудан башладым.

Җавап урынына әңгәмәдәшем тыйнак кына елмаеп куйды. Балачагында ук иҗатка тартылып, мәктәптә оештырылган әдәби түгәрәктә шөгыльләнсә дә, үсә төшкәч, ир-егетнең бу мавыгуы арткы планга чигенгән. Янил һөнәри училищесында укып, тракторчы-машинист һөнәрен алган, өч ел тирәсе шул һөнәре буенча эшләгәннән соң, хезмәт юлын терлекчелеккә багышлаган. Әмма шигъри хисләрне күңел сандыгында бикләп тотып булмый шул, кайчан да булса чишмә сыман ургылып чыгалар.

Мәгефүрнең шигырьләре яңача фикер сөреше, рифмаларның, шигырь юлларының төзеклеге белән аерылып тора, "тапталган" сүзләрдән корылмаган. Тупас чагыштыру дип кабул итмәгез: майлы ботка кебек тәмле, тамакка "тыгылмый", дип тә өстисем килә. Сүз байлыгы матур әдәбиятны күп укыганлыктан киләдер.

-Мәктәп китапханәсендә мин укымаган китап калмагандыр. Галәм серләре, оча торган билгесез объектлар да кызыксындырганлыктан, шул хактагы китапларны Мәскәүдән яздырып ала идем, - ди.

Хыялый, димәк. Хәер, "күктә йөзгән" кеше генә иҗат итәргә сәләтле, минемчә. Язып, теркәп бармаса да, күңеленә шигъри юллар килгән мизгелләр аз булмаган аның үз гомерендә. Сүзләрен, үзе дә сизмәстән, рифмага салып әйтеп куйгалаган. Ә инде кулына кыяр-кыймас каләм алуының хикмәте бар: әнисенең үлеме бик авыр тәэсир итеп, күңелен айкаган моң-сагышын, хәсрәтле кичерешләрен кәгазь битенә тезәргә мәҗбүр иткән. Мәрхүмәне соңгы юлга озатканда ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдереп язган хатында мондый юллар бар иде:

Хәзер инде кемнәр аңлар сүзсез?!

Көннәрем дә төссез, күңелсез...

Читен икән яшәүләре синсез,

Авыр икән әнкәй...әнкәйсез.

-Баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева ул чакта: "Башка шигырьләрең булса, җибәр әле", - дип тәкъдим итте. Шуннан "боз кузгалды" инде, - дип елмая Мәгефүр. Бераздан өстәп куя:

-Әнием шигъри җанлы зат иде. Моңлы тавышы белән гел көйләп йөрде. Балачакта шигырьләр язганда киңәшләре белән ярдәм итә иде.

Менә кемнән килә икән сәләте! Бүгенге көндә аның иҗат җимешен иң беренче булып укып, бәя бирүче - "Урал" хуҗалыгында кассир булып эшләүче тормыш иптәше Марсилә икән. Иренең шөгылен хуплап торган хатын акыллы була инде ул. Татулык, үзара хөрмәт белән ике ул үстергәннәр. Олысы Таһир - Казан аграр университеты студенты, ә кечесе Булат 7 сыйныфта укый.

-Кайчак аның каләменнән кызык шигырьләр килеп чыккалый, - ди Мәгефүр. Алма агачыннан ерак төшми дигән гыйбарә хак, күрәсең.

Күршеләре белән дә дус яши бу гаилә. Бергәләп балалар мәйданчыгы корганнар, иске коены яңартканнар. Ә йолдызнамә буенча ат елын каршылаганда кардан җигүле ат сыны ясаганнар. Чын, тере ат мени? Хәтерлисездер, ул сынның фотосурәте газетабызда да бирелгән иде. Иҗатка, матурлыкка омтылу бу урам кешеләренең канында, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев