1 август 2016 яңалыклары
-
Иртәгә Кукмарада балалар өчен “Ишегалды бәйрәме” оештырыла
2 августта, кичке сәгать алтынчы яртыда поселокның Ворошилов урамы, 22 һәм 23 йортлар ишегалдында балалар өчен "Ишегалды бәйрәме" узачак. Анда район Мәдәният йорты үзешчәннәре катнаша. Программада кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, җыр-биюләр бар. Җәйге балалар бәйрәменә рәхим итегез!
-
Вероника Кузнецова кияүгә чыга!
Чаллы кызы Вероника Кузнецова кияүгә чыгу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Егет кеше нәкъ Верониканың җырындагыча "өлгер" булып чыккан: кинога да чакырган, туңдырма да каптырган, чәчәкләр дә иснәткән! Никах һәм туй август аена билгеләнгән. - Сөйгәнем - Казан егете, аның белән 1 ел тирәсе очрашып йөрдек. Кияүгә чыгу тәкъдимен ул әти-әниләр каршында...
-
Ата кош - ана кош
Илдус белән Һәдия бер-берсен яратып өйләнештеләр. Егет ипле, булдыклы булуы белән кызның күңелен яулап алса, Һәдия үзенең чибәрлеге, чаялыгы һәм... сирәк очрый торган исеме белән дә Илдусны әсир итә. Гаиләдә озак көтелгән, тансык, бердәнбер бала булганга, кызга шундый исем кушканнар икән (Һәдия гарәп телендә "бүләк" дигән мәгънәне белдерә, ди). Кыскасы,...
-
Поселокның Гагарин урамында да җәяүлеләр юлы булачак (фото)
Поселокның Гагарин урамына тротуар ясап, анда вак ташлар тутырганнар иде. Тиздән аның өстенә асфальт җәячәкләр. Арчаның "Монолит" оешмасы егетләренең сүзләренә караганда, юл читенә бордюрлар куеп бетерү белән алар асфальтлау эшенә керешәчәкләр икән. Поселокның башка урамнарындагы җәяүлеләр юлларын да әлеге оешма хезмәткәрләре башкарган. Эльвира Мөбарәкшина хәбәре һәм фотолары
-
Көтүе белән сыер урлаганнар
Чиләбе өлкәсенең Красноармейский районында көтүдән 9 сыер урлаганнар. Бу хакта өлкәнең "Первый областной" каналы хәбәр итә. 28 июль көнне биш кеше сыер урларга дигән нияткә киләләр. Караңгы төшкәч, алар Петровский бистәсе янындагы болыннан 9 сыерны куып алып китәләр. Сыерларның хуҗасы - 31 яшьлек эшмәкәр полициягә хәбәр иткәч, җинаятьчеләр тоткарлана. Маллар...
-
Чишмәбаш балалары табигатькә экскурсиягә чыкты (фото)
Чишмәбаш авылының китапханә һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән бергәләп табигатьтә экскурсиядә булып кайттылар. Балаларга табигатьне саклауның изге бурыч булуы аңлатылды. "Челтер-челтер чишмә ага" дигән тема кысаларында балалар Түбән очның "Тау чишмәсе"ндә дә булдылар. Төрле уеннар уйналды, балаларга чишмәләрне, сулыкларны чиста тотуның мөһимлеге турында сөйләнде. Фото "Наш Кукмор" төркеменнән.
-
Ялган аракы сатучылар турында “Халык контроле”нә хәбәр ит
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның "Халык контроле" системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне 1-3 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган. Хәбәрләрне "Сату кагыйдәләрен бозу", "Җәмәгать туклануы", "Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булган продукцияне...
-
Райондашыбыз Мәгефүр Закировның хисләре чишмәдәй ургыла
-Моңарчы кайда идегез? Сәләтегезне ник "яшереп" яттыгыз? Балыклы авылында гомер итүче, газетабыз битләрендә матур эчтәлекле, мәгънәле шигырьләре басыла башлаган Мәгефүр Закиров белән әңгәмәне әнә шул сораудан башладым. Җавап урынына әңгәмәдәшем тыйнак кына елмаеп куйды. Балачагында ук иҗатка тартылып, мәктәптә оештырылган әдәби түгәрәктә шөгыльләнсә дә, үсә төшкәч, ир-егетнең бу мавыгуы арткы...
-
Август аена йолдызлар фаразы
2016 елның август ае күпләргә уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Җәй ахырына якынлашканда, кайберәүләр тормышларын үзгәртергә омтылыр, яхшы нәтиҗәләргә ирешер. Сәламәтлеккә аерым игътибар бирергә тырышыгыз. Көчсез иммунитетлы кешеләр август аенда салкын тидерергә мөмкин. Календарьдә август булса да, көзге һава торышы үзен сиздерер. Кучкар. Кучкарларга эштә бик игътибарлы булырга киңәш ителә. Югыйсә...
-
Дуслык белән көчле без
Татарстанда барлык милләт вәкилләре дә үзара дус-тату яши. Дингә, мәдәният, гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт - республика үсешенең төп нигезе. 52 меңнән артык халкы булган Кукмарабызда төрле милләт вәкилләре элек-электән бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып, кунакларга йөрешеп, барын-югын уртаклашып, килен-кияү алмашып яшәгәннәр. Әлеге матур традиция хәзер дә дәвам итә. Мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы...
-
Чуллы авылында "Саумысез, авылдашлар" дигән бәйрәм уздырылды (фото)
Көндезге сәгать 12:00 дә башланган бәйрәм кичке 19:00 гә кадәр дәвам итте. Кунаклар иң элек тәмле пылаудан, өстәл тулы сый-нигъмәттән авыз итте. Мәктәп янында төзелгән спорт корылмасын ачканнан соң халык рәхәтләнеп концерт карады, уеннарда катнашты. Спонсорлар ярдәме белән алынган бүләкләр дә саллы иде. Ә кич белән күңелле дисктека оештырылды, дип...