Нормабашта укытучы, үзхәбәрче Вәгыйз Хәсәновны искә алдылар
Соңгы елларда Нормабаш авылы үзенең игелекле эшләре белән таныла бара. Чишмәләр чистарту, агачлар утырту, паркка нигез салу, балалар мәйданчыклары ясау дисеңме - барысын да эшлиләр. Ә мөхтәрәм Рәшит Миннегалиев бу эшләрне башлап, оештырып йөрүче. Авылларыннан чыккан күренекле шәхесләрен дә онытмыйлар, алар белән горурлана да беләләр нормабашлылар. Инде бүген арабызда булмаган...
Соңгы елларда Нормабаш авылы үзенең игелекле эшләре белән таныла бара. Чишмәләр чистарту, агачлар утырту, паркка нигез салу, балалар мәйданчыклары ясау дисеңме - барысын да эшлиләр. Ә мөхтәрәм Рәшит Миннегалиев бу эшләрне башлап, оештырып йөрүче. Авылларыннан чыккан күренекле шәхесләрен дә онытмыйлар, алар белән горурлана да беләләр нормабашлылар. Инде бүген арабызда булмаган шәхес Вагыйз Хәсәновның 70 еллыгын билгеләп үтүләре - моның ачык мисалы. Кичә клуб мөдире Фәйзриева Вафирә Гафур кызы төзегән сценарий буенча барды.
...Клуб эче ниндидер бер җылы моң белән өретелгән. Авыл имамы Рафис хәзрәт кичәне дога белән башлап җибәрде, Вагыйз Хәсәновның матур сыйфатларына тукталды, аның намуслы, тырыш булганлыгын искә алды. Туганы, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев, апасы Гөлйөзем да аның турында шаян, кешелекле, ярдәмчел кеше иде, дип сөйләделәр. Комсомолда бергә эшләгән Гөлсинә Хәсәншина исә чибәр, язарга, сөйләргә оста булган, гармунчы, җитәкче урыннарда эшләсә дә, масаймаган, гади, кешелекле булып кала алган комсомол Вагыйз белән бергә эшләгән елларын сагынып, хатирәләрен яңартты. Азат Сабитов та күңелендә уелып калган истәлекләр белән уртаклашты. Ә Рәшит Минегалив авылдашының хәбәрчелек эшчәнлегенә тукталды. Районыбызның үзешчән шагыйре Харис Мостафин Вагыйз әфәндегә багышлап язган шигырен укыды. Гаилә альбомыннан алып төзелгән презентация сөйләгәннәре күз алдына китереп бастырды. Әйтерсең, Вагыйз Хәсәнов үзе безнең белән иде. Динә Адуллина күңелләргә үтеп керерлек итеп Вагыйз Хәсәновның шигырьләрен укыды. Һәр чыгыш район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең җырлары белән үрелеп барды. Өч сәгать барган кичә сизелми дә үтеп китте.
Вагыйз Хәсәнов уй-хыяллары белән дә, эше-яшәеше белән дә киләчәккә карап яши торган кеше иде. Ул 1945 елның 1 августында Җәмилә апа белән Минемулла Хәсәновлар гаиләсендәге алты баланың өченчес булып дөньяга килә.Сугыш арты елларының бөтен авырлыгын ул да кичерә.Нормабашта башлангыч белем алып, Байлангарда сигезьеллык мәктәпне тәмалагач, Кукмара киез итек каршындагы һөнәр училищесына укырга керә, бер үк вакытта кичке яшьләр мәктәбендә укый. Бик сирәк була торган хәл: аны көмеш медальгә тәмамлый. Фабрикада итек басу-калыплау цехында бригадир булып эшли. Укуга теләге зур булу аны Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты, тарих факультына алып килә. Анда бер ел укыгач, армия сафларына алына, Байконурда стратегик ракета гаскәрләрендә хезмәт итә .Армиядән кайткач, укуын дәвам
итә. Институт стена газетасы редакторы, институтның күп тиражлы газетасында редколлегия әгъзасы булып тора. Берничә ел факультетның комсомол оешмасын җитәкли. Үзе шикелле бик чибәр, булдыклы кыз Луизага өйләнеп, өч бала тәрбияләп үстерәләр.
1971 елда Кукмара районына эшкә кайта, район мәгариф бүлегендә инспектор була. Шул елларда оештыру сәләтенә ия булган, туры сүзле, уйлаганын ярып әйтә белгән егетне район комсомол комитетының башта икенче, аннан беренче секретаре итеп куялар. Аннан киез итек фабрикасында партоешма секретаре итеп сайлана. Анда дүрт ел эшләгәннән соң, район эчке эшләр бүлегенә күчерелә. Анда да партоешма секретре эшен йөклиләр. Хезмәттәге уңышлары өчен медальләр, күпсанлы Мактау кәгазләре белән бүләкләнә. Аннан соң гомеренең соңгы көненә кадәр ундүрт ел Кукмара икенче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Бер үк вакытта ул әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, газета-журналларга мәкаләләр яза. "Кара диңгездә ак яулык"дигән хикәләр җыентыгы чыга. "Салават күпере" иҗат берәшмәсенең актив әгъзасы була.
Менә шундый матур хатирәләре белән һәйкәл салды авылдашлары Хәсәнов Вагыйз Минемулловичка. Сүземне Вагыз Хәсәновның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Салкыннарда җаның өшесә,
Салынсалар иң һәм кулларың.
Үткән юлларыңа кара да
Уйла бу дөньда мин барын.
А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһаншина З.Н
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев