8 декабрь 2015 яңалыклары
-
Җырчы Гөлназ Сираева яңа иптәш тапкан
Эстраданың танылган җырчысы Гөлназ Сираева күптән түгел песи баласы алган. Җырчыны белгән туганнары һәм дуслары Гөлназның бу адымына бик нык гаҗәпләнгән. Ни өчен дисезме? "Кечкенә чагымда мәчеләрдән бик курка идем. Кунакка баргач, яныма мәче килеп утырса да, сикереп торып китә идем. Үз йортыбыз белән яшәсәк тә, әни мәчеләр яратмады. Ләкин...
-
ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак
Тиздән Татарстанда җыелган бурычларын түләргә ашыкмаучы затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Шул ук вакытта тагын бер мөһим үзгәреш гамәлгә керә: ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак. Әлеге яңалыклар Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган брифингта билгеле булды. Чара Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов һәм ЮХИДИ...
-
Нормабашта укытучы, үзхәбәрче Вәгыйз Хәсәновны искә алдылар
Соңгы елларда Нормабаш авылы үзенең игелекле эшләре белән таныла бара. Чишмәләр чистарту, агачлар утырту, паркка нигез салу, балалар мәйданчыклары ясау дисеңме - барысын да эшлиләр. Ә мөхтәрәм Рәшит Миннегалиев бу эшләрне башлап, оештырып йөрүче. Авылларыннан чыккан күренекле шәхесләрен дә онытмыйлар, алар белән горурлана да беләләр нормабашлылар. Инде бүген арабызда булмаган...
-
Мәскәүдә тукталышта шартлау булган
Башкаланың хокук сакчылары тукталыштагы шартлауның сәбәпләрен тикшерә. Шартлау кичә кич Покровка урамында, 19 нчы йорт янындагы автобус тукталышында булган. Кайбер мәгълүматлар буенча дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аларның өчесе хастаханәгә салынган. Шартлаткычны узып баручы машинадан яисә шул тирәдәге күп катлы йорт тәрәзәсеннән ыргыткан булырга мөмкиннәр. чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51817-m%D3%99sk%D3%99%D2%AFd%D3%99-tuktalyishta-shartlau-bulgan.html
-
Сыйныф җитәкчебез Миләүшә Мәҗитова иң күркәм сыйфатларга ия, диләр укучылары
Олыяз урта мәктәбендә сыйныф җитәкчебез булган Миләүшә Мәҗитова иң күркәм сыйфатларга ия. Ул безне, өч авылдан килгән төрле холыклы укучыларны, 5 сыйныфта үз канаты астына алды. Бервакыт көзен бакчада эшләгәндә бер сыйныфташыбыз, Миләүшә апа янына килеп: -Апага булышыйк әле, үзебезнең апа бит ул! - дип, аңа чөгендер тутырыша башлады. Беренче...
-
Түбән Арбаш клубында “Тормышка мәдхия” дигән музыкаль кичә узды
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Түбән Арбаш клубында "Тормышка мәдхия" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәче Рима Хисамова кичәгә килгән кунакларны тормыш сынаулары алдында югалып калмаска өндәп, мөмкинлекләре чикле булган язучылар Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Рәниф Шәриповларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырды. Кичәдә инвалидлар һәм ветераннар советы рәисе Рашат Хәлиуллин катнашып,...
-
Юл фаҗигасендә 6 яшьлек кыз бала зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 7 декабрьдә, Новониколаевский бистәсе янында булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматына караганда, һәлакәт М-7 трассасында Новониколаевский бистәсенә борыла торган урында булган. "SOLLERS B-BF" микроавтобусы светофорның кызыл уты янганда юл киселешенә чыга һәм "MAN TGA 33.350 6X4" үзбушаткычы белән бәрелешә. Һәлакәттә микроавтобуста барган 6 яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала. Фото:...
-
2016 елда Татарстанда Сабан туе көннәре билгеләнде
Киләсе елга Татарстанда Сабан туе 4-5 июнь көннәрендә уза. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Казанда һәм республика районнарында Сабан туе уздыру көннәре турындагы указны имзалады. Милли бәйрәмебез район һәм шәһәрләрдә - 4-5 июньдә, Казанда - 9 июльдә үткәреләчәк. Бәйрәмне оештыру ТР Хөкүмәтенә йөкләнә. Милли бәйрәмдә актив катнашуларын сорап...
-
Югары Чураның “Карендәшләр” ансамбле фестивальдән өченче дәрәҗә лауреат исеме белән кайтты
Югары Чура авылының "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле, Мамадыш районының Дусмәт авылында үткән "Керәшеннәр җыру әйтә" зона фестиваль-конкурсында катнашып, гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар. Гала-концерт Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге мәдәният йортында үтте. "Карендәшләр" ансамбле аннан III дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты.
-
Кукмарадан 9 бала әнисенә “Ана даны” медале тапшырылды
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Кукмара муниципаль районыннан тугыз бала (аларның сигезе өч яшьтән узган) анасы Батрова Римма Рәис кызы Татарстан Республикасының "Ана даны-Материнская слава" медале белән бүләкләнде.
-
Район инвалидлар җәмгыятенең хисап-сайлау конференциясе узды (+Фоторепортаж)
Анда район башлыгы Сергей Димитриев, чакырылган делегатлар катнашты. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп бердәм рәвештә кабат Равил Нигъмәтҗанов сайланды.