Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мерседес”та кайттык

Декабрь айлары, буранлы көн иде, мин йомыш белән бистә үзәгенә төштем. Администрация бинасы янына бик күп машиналар җыелган. Машиналарның да ниндие генә юк, бик кыйммәтлеләре дә бар арада. Бу яшь парларның язылышу көне икән. Матур киенгән егет-кызлар, ЗАГС бинасыннан чыгып, шул кыйммәтле машиналарга утырып, сигналлар бирә-бирә китеп баралар. Нинди күңелле...

Декабрь айлары, буранлы көн иде, мин йомыш белән бистә үзәгенә төштем. Администрация бинасы янына бик күп машиналар җыелган. Машиналарның да ниндие генә юк, бик кыйммәтлеләре дә бар арада. Бу яшь парларның язылышу көне икән. Матур киенгән егет-кызлар, ЗАГС бинасыннан чыгып, шул кыйммәтле машиналарга утырып, сигналлар бирә-бирә китеп баралар. Нинди күңелле вакытлар. Мин дә, шуларны уйлый-уйлый, җәяүләп кенә өйгә юнәлдем. Юлда үземнең дә яшь чагымны, өйләнгән вакытларымны искә төшереп кайттым.

Минем армиядән соң, Кирово-Чепецк шәһәрендә бер ел эшләп, өйләнгәч, яшь килен белән авылга - чираттагы кыска вакытлы ялга беренче кайтуыбыз иде.

Шәмәрдән станциясенә иртән поезддан төштек. Күз ачкысыз буран, ә безгә авылга - Янилгә 12 чакрым кайтырга кирәк. Абыйга каршы алырга дип, алдан хәбәр итсәм дә, ул килеп җитмәгән иде әле. Ул вакытта бит техника заманы түгел, юллар юк. Азрак буран басылмас микән дип, вокзалга кердек. Бераздан олы абыем ДТ-54 тракторы белән килеп җитте. Аның ул вакытта РТСта мастер булып эшләгән вакытлары. Без тракторның тар гына кабинасына кереп утырдык. Мин абый белән рәттән утырдым, яшь килен, чемоданын тотып, минем алга. Буран һаман дулый, юл күренми. Абый, юлны чамалый-чамалый, акрын гына кайтты. Кабина эче тар, җитмәсә, солярка, газ исе. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән исән-сау гына кайтып җиттек без авылга.

Тормыш иптәшем шул вакытта минем алда утырып кайтканда башын бәреп-бәреп бетергәннәрен әле дә искә ала. Нинди күңелле вакытлар булган бит! Менә безнең "Мерседес" машиналары шундый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев