Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубянда бер көндә өч бәйрәм булды(+фото)

Үткән шимбәдә Лубян авылы гөрләде, ял итте, кунаклар сыйлады. Бу көнне әлеге төбәктә берьюлы өч бәйрәм билгеләп үтелде: Лубян авылы оешканга - 205 ел тулды, урман техник көллияте үзенең 95 еллыгын каршылады һәм капиталь ремонттан соң авыл мәктәбе файдалануга тапшырылды. Илебезнең урман хуҗалыгы өчен ничәмә-ничә буын һөнәр ияләре әзерләгән Лубян...

Үткән шимбәдә Лубян авылы гөрләде, ял итте, кунаклар сыйлады. Бу көнне әлеге төбәктә берьюлы өч бәйрәм билгеләп үтелде: Лубян авылы оешканга - 205 ел тулды, урман техник көллияте үзенең 95 еллыгын каршылады һәм капиталь ремонттан соң авыл мәктәбе файдалануга тапшырылды.
Илебезнең урман хуҗалыгы өчен ничәмә-ничә буын һөнәр ияләре әзерләгән Лубян урман көллиятенең тарихы авыл тарихыннан аерылгысыз. 1921 елда Биклән урман мәктәбе үзенең 22 укучысы белән Лубянга - алпавыт Лебедевның утарында сакланып калган биналарга килеп урнаша һәм урман техникумы дип атала башлый. Әлеге авылга да борынгы дворяннар нәселеннән булган Лебедевларның нигез салуы тарихи чыганаклар буенча мәгълүм. 1793-1803 елларда төзелгән Казан губернасының генераль межевание планында Евграф Лебедевның Нократ елгасы яр буенда дача йортлары булуы турында сүз бара һәм анда беренче тапкыр Лубян авылы дигән исем дә телгә алына. Юкка гына көллият үзенең юбилей чарасында авыл белән бергә бәйләп, тарихның әлеге якларын да чагылдырмагандыр. Һөнәри белем бирү учагының 95 еллыгын билгеләп үтәргә уку йортын төрле елларда тәмамлаган сабакташлар якын-тирә төбәкләрдән генә түгел, хәтта Тула, Пенза, Архангельск якларыннан да кайтканнар иде. Республиканың урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров та - әлеге уку йортының горурлыгы. Ул да бик теләп үзенең элеккеге укытучыларын, төркемдәшләрен, коллегаларын әлеге бәйрәм белән котлады, бер төркем хезмәт алдынгыларына министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды. Район башлыгы Сергей Димитриев та бәйрәм уңаеннан үзенең котлау сүзләрен җиткерде.
Ә Вадим Әхәтов "Стройком плюс" төзелеш оешмасы урта мәктәпне капиталь төзекләндерүгә узган елның декабрь аенда керешкән булган. Утыз ел дәвамында бер тапкыр да ремонт күрмәгән мәктәпне чын мәгънәсендә "икенче яшьлеген" кичергән дип әйтергә була. Ремонт эшенә барлыгы 21 миллион сумнан артык акча тотылган. Биредә бар нәрсә яңартылган. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында да мәктәпкә заманча такталар алынган. Хәзер инде балаларга белем үрләрен яулау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, алардан бары тик булганны саклап тоту, тырышып уку, тәртипле булу гына сорала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев