15 август 2016 яңалыклары
-
Лубянда бер көндә өч бәйрәм булды(+фото)
Үткән шимбәдә Лубян авылы гөрләде, ял итте, кунаклар сыйлады. Бу көнне әлеге төбәктә берьюлы өч бәйрәм билгеләп үтелде: Лубян авылы оешканга - 205 ел тулды, урман техник көллияте үзенең 95 еллыгын каршылады һәм капиталь ремонттан соң авыл мәктәбе файдалануга тапшырылды. Илебезнең урман хуҗалыгы өчен ничәмә-ничә буын һөнәр ияләре әзерләгән Лубян...
-
Гадәттән тыш кызу һава торышы һәм давыл көтелә - синоптиклар
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә куркыныч метеорологик күренеш - давыл булу ихтималы турында кисәтә. Синоптиклар мәгълүматыннан күренгәнчә, 15 августта көндез республикада урыны белән һава температурасы 37-38 градуска күтәрелеп, бик нык кызу булачак. (Надия Шәйхетдинова әзерләде). http://tat.tatar-inform.ru
-
Урып-җыюны төгәлләгән хуҗалыклар да бар
Районыбызда урып-җыю эшләре зур темплар белән бара. Вахитов исемендәге хуҗалыкта барлык игеннәр турысынча җыеп алынды, һәр гектардан уртача 51 центнер бөртек суктырылды. "Восток" хуҗалыгында (һәр гектардан уртача уңыш 38 центер), "Лесной" агрофирмасында (25 центнер)да урып-җыю ахырына якынлаша.
-
Атна башында Татарстанда һава торышы: яшен, җил һәм боз явуы көтелә
Бүген, 15 август көнне, Татарстанда һәм Казанда яшеннәр күзәтеләчәк. Яшеннәрнең аеруча интенсив вакыты 12дән 20 сәгать аралыгында булачак. Секундына 16-22 метр тизлеккә җитүче көчәючән җил. Боз явуы ихтимал, дип кисәтә Татарстан республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы турында тараткан фаразында. http://tat.tatar-inform.ru
-
Яңа Комар авылында авыл бәйрәме үтте
Яңа Комар авылында авыл бәйрәме үтте. Әлеген чара авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазановның чыгышы белән башланып китте. Тамаша "Мәрҗән" ансамбленең, үзешчән артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Дәрле җыр-биюләр, конкурслар җирле халыкның көндәлек тормышын тагын да матурлап, бизәп җибәрде. Шулай ук кунакларны бәлеш һәм самавыр чәе белән кунак иттеләр. Бу көнне...
-
Район Советы утырышы булды
Үткән җомгада өченче чакырылыш район Советының чираттагы унынчы утырышы булды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - районда социаль үсеш буенча 2016 елга каралган республика программаларын тормышка ашыруның барышы турында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин чыгышы тыңланды. 2016 елның беренче яртыеллыгына каралган район бюджетының үтәлеше барышы турында финанс-бюджет Палатасы рәисе Илнур...