Кыйммәткә төшкән гауга
Парадокс: Россия җиргә иң бай ил, әмма кишәрлек өчен көрәшнең туктап торганы юк. Чираттагы гауганың берсе үзебезнең Кукмарада чыга. Мирәгъзәм әфәнде күршесе Фидаилгә (исемнәр үзгәртелеп бирелә) суд аша дәгъва белдерә: имеш, күршесенең хуҗалык корылмалары өлешчә аның кишәрлегендә урнашкан. Таләп катгый - ике атна эчендә корылмалар күчерелергә тиеш. Фидаил әфәнде дә...
Парадокс: Россия җиргә иң бай ил, әмма кишәрлек өчен көрәшнең туктап торганы юк. Чираттагы гауганың берсе үзебезнең Кукмарада чыга. Мирәгъзәм әфәнде күршесе Фидаилгә (исемнәр үзгәртелеп бирелә) суд аша дәгъва белдерә: имеш, күршесенең хуҗалык корылмалары өлешчә аның кишәрлегендә урнашкан. Таләп катгый - ике атна эчендә корылмалар күчерелергә тиеш. Фидаил әфәнде дә каушап калмый, ике арадагы җир кишәрлеген күршем Мирәгъзәм законсыз рәвештә миннән тартып алды, койма корды, дип судка шикаять юллый. Ике яктан да рәсми кәгазьләр хәстәрләнә, адвокатлар яллана. Хәлбуки, дәрәҗәле комиссия төзелеп, хакимият тарафыннан йорт төзергә кишәрлек биргән вакыттан соң күршеләрнең бер-берсенең җир кишәрлегенә керү-кермәве ачыклана. Фидаил әфәнденең кишәрлеге башта билгеләнеп, аңа тапшырылган мәйданнан 5,75 квадрат метрга кимрәк булуы ачыклана: ике арадагы кишәрлектә корылган койманың бер башы 14 сантиметрга икенче очы 17 сантиметрга үзгәртелеп салынган булып чыга.
Кукмара районы суды берничә том булып җыелган рәсми кәгазьләрне, ике якның да чыгышларын тыңлаганнан соң, Мирәгъзәм әфәнденең дәгъвасын канәгатьләндерерлек сәбәпләр тапмый, ә менә Фидаил әфәнденең дәгъвасын канәгатьләндерә: ике арадагы чик элекке хәленә Мирәгъзәм тарафыннан кайтарылырга тиеш. Аннан тыш, Мирәгъзәм күршесенә суд артыннан йөргәндә күргән матди зыянны да түләргә тиеш була: 15 мең сум - Фидаилнең яклаучысы хезмәте, 700 сум - нотариаль хезмәт бәясе, 200 сум - суд пошлинасы.
Ошбу язмага нокта да куярга булыр иде, әмма судта Мирәгъзәмнең башка күршеләре булган Микулай дәдәйгә һәм Хөршидә ханымга карата җир кишәрлекләре чикләре буенча биргән дәгъвалары да бар икән. Алары да район судында каралып, Мирәгъзәм әфәнде файдасына хәл ителмәгән. Бу очракта да Микулай дәдәй күргән 14100, Хөршидә ханым суд юлында тоткан 15900 сумны Мирәгъзәм әфәндегә үз кесәсеннән чыгарып түлисе була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев