22 май 2012 яңалыклары
-
Күләгәдәге урын
Меңләгән йөз үтә һәр көн күз алдымнан. Һәрберсенең үз язмышы, үз кайгылары, борчу-шатлыклары. Һәрберсендә төрле уй, төрле фикер. Һәрберсенең үз эше, үз тормышы, һәрберсе үзенчә яши... Кайсыдыр дан-шөһрәт артыннан куа, кайсыдыр булганына шөкер итеп яши. Кайсыдыр матурлык, гүзәллек, сафлык тудыра, ә кайсыдыр барысын да юк итә: җимерә, явызлык сибә. Кемнәр...
-
Күперле булдык
Нормабаш авылын икегә бүлеп агучы Нурминкә елгасы аша күперне авыл халкы моннан 12 ел элек кенә яңарткан иде әле. Ул чакта: бик нык булды инде бу, авыл таралса да күпер бетмәс, дигән идек. Әмма өч ел элек, Нормабаш янындагы олы юлга реконструкция ясаган вакытта, башка йөрер юл калмагач, барлык транспорт...
-
Игътибар - балалар!
Балаларның җәйге каникулларына да санаулы көннәр калып бара. Тиздән укучыларның төрлесе төрле якка - кемдер авылга әби-бабайлары янына, ә кемдер ял лагерьларына юл алыр. "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясенең нәкъ менә май ахырына туры килүе юктан түгел. Балалар озын ялга таралыр алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат хәтерләрендә яңартырга...
-
Кыйммәткә төшкән гауга
Парадокс: Россия җиргә иң бай ил, әмма кишәрлек өчен көрәшнең туктап торганы юк. Чираттагы гауганың берсе үзебезнең Кукмарада чыга. Мирәгъзәм әфәнде күршесе Фидаилгә (исемнәр үзгәртелеп бирелә) суд аша дәгъва белдерә: имеш, күршесенең хуҗалык корылмалары өлешчә аның кишәрлегендә урнашкан. Таләп катгый - ике атна эчендә корылмалар күчерелергә тиеш. Фидаил әфәнде дә...
-
Уңышларга куанып
Туембаш авылына килгәч, әкияти гүзәл дөньяга эләккәндәй буласың. Күз явын алырдай матур, төзек йортлар, гаҗәеп ямьле табигате гомерлеккә күңелдә кала. Туембаш төп һәм Чуллы башлангыч мәктәпләренең сабан туе бөдрә тал-тирәкле, кошлар сайравына күмелгән инеш буендагы мәйданда үтә икән. Кышын биредә хоккей уеннары, ярышлар уздырылган. Мәйданчыкны исә бөтен авыл халкы белән...
-
Гаилә назы
Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Узган җомгада район Мәдәният йортында әлеге уңайдан бай эчтәлекле кичә оештырылды. Биредә шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр катнашты.
-
Укытучылар остазы
Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләрдер. Еллар чәчләренә чал кертсә дә, маңгайларга буразналар сызса да, яшьлек егәрлеге кимесә дә, укытучы данын төшермичә, аң-белемнең кадерен, кирәклеген яклап яшәүче, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, мәгариф ветераны Максуд ага Заһри улының гомер бәйрәме - 80 яшьлек юбилее.