Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кыңгырау” балалары музейда экскурсиядә булды (фото)

Шушы көннәрдә «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булып кайттык. Музейның балаларга тәкъдим итәрлек хезмәтләре искиткеч күп һәм бик бай. Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина хезмәттәшләрен кызыксындырып эшләтә дә ала, үзе дә музей дигәндә җанын бирергә әзер. Үз эшенә фанатларча бирелгән Эльвира...

Шушы көннәрдә «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булып кайттык. Музейның балаларга тәкъдим итәрлек хезмәтләре искиткеч күп һәм бик бай. Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина хезмәттәшләрен кызыксындырып эшләтә дә ала, үзе дә музей дигәндә җанын бирергә әзер. Үз эшенә фанатларча бирелгән Эльвира Вакифовна музейдагы экспонатлар белән таныштыруын без кызыксынып тыңладык. Музей ишегалдындагы рус келәте, аның эчендәге бакыр кою остаханәсен тасвирлаган алачык, биредә урнаштырылган элеккеге эш кораллары да безнең үткәнебезне күзалларга ярдәм итә. Тагын кайсы музейда беренче хатын-кыз «очучы» - Убырлы карчык һәм аның янәшәсендә Шүрәле яши икән? Бу бары тик безнең музейда гына. Биредә элеккеге заманның көнкүреше дә, аның чынбарлыгы да яхшы күрсәтелгән. Ул чорның исе дә саклана хәтта.Хәзинә бит бу!

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Музей хезмәткәрләре Алина Васильевна һәм Лилия Габтелхаевна бөек шагыйребезгә багышлап бик күңелле бәйге уздырдылар.

"Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм ,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән", - дип язган безнең сөекле шагыйребез Г. Тукай диеп матур көй астында бәйгене башлап җибәрделәр.

Балалар рәхәтләнеп рус һәс татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр, әкиятләрне искә төшерделәр. Очрашуыбыз Тукайга багышлап иҗат иткән бик матур шигырь белән тәмамланды:

Без татарлар, безнең дан бар,

Без бит - Бөек Тукайлы.

Аң белемле дөньябызны

Яктырта торган айлы.

Нәкъ Казан артында булган,

Шагырь туган ул авыл.

Аның матур бала чагын,

Гуя тузгыткан давыл.

Язмыш дигән җилләр аны

Кайда гына йөртмәгән.

Үз авылы, су буйлары

Күз алдыннан китмәгән.

Һәрбер уен, һәр фикерен

Ак кәгазьгә теркәгән.

Безнең өчен - күпме байлык,

Берсен әрәм итмәгән.

Саный китсәң, һәр шигыре

Тәрбиягә өйрәтә.

Җырлап тора һәрбер сүзе,

Безне яттан сөйләтә.

Сокланам мин Тукаебыз,

Булган шундый сәләтле

Аның, шигырен белгәннәр

Булмый начар гадәтле.

Быелгы ел - гади түгел -

Ике мең дә уналты.

Шагыйрьнең зур юбилеен

Билгели татар халкы.

Тукай шигырьләре аша

Күңелләргә нур тула

Шагырьне, аның иҗатын

Ярату шундый була - диеп тәмамланды очрашуыбыз.

Балаларны биредән алып китеп булмады. Башкаларга өйрәнер өчен әйберләр күп биредә. Музей буенча сәяхәт итү безгә бик ошады. Хезмәткәрләрнең җентекләп, күңелләрен биреп, һәр предметка якын килеп эшләүләре безне бик сокландырды. Көнебез бик тә күңелле һәм файдалы утте.

Степанова Райхана Сахабовна

балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев