29 апрель 2016 яңалыклары
-
“Кыңгырау” балалары музейда экскурсиядә булды (фото)
Шушы көннәрдә «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булып кайттык. Музейның балаларга тәкъдим итәрлек хезмәтләре искиткеч күп һәм бик бай. Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина хезмәттәшләрен кызыксындырып эшләтә дә ала, үзе дә музей дигәндә җанын бирергә әзер. Үз эшенә фанатларча бирелгән Эльвира...
-
Яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды (фото)
"Татарстанның музей язы" акциясе кысаларында Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда тантаналы чара үтте. 14 яшьләре тулган Радик Николаев, Алена Петрова, Ралинә Гыймадиева, Тимур Асапов, Александр Павловларга Россия гражданы паспортлары тапшырылды.
-
РДКда “Балкыш” фестиваленең район туры узды (фото)
Район Мәдәният йортында ветераннар (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" ("Сияние") республика фестиваленең сайлап алу туры үтте. Бәйгедә катнашучылар "Вокал", "Нәфис сүз", "Инструменталь башкару" номинацияләрендә үзен сынады. Җиңүчеләр фестивальнең республика этабында катнашачак.
-
Намаз вакыты үзгәрә
Май башыннан (Казан өчен 4 майдан) алып август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать...
-
РДКда армия хезмәтенә алынучы егетләр өчен бәйрәм узды (фото)
Район Мәдәният йортында язгы чакырылышта армия хезмәтенә алынучы егетләр өчен бәйрәм узды. Әлеге чарага булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Розалия Галиева, район хәрби комиссары Равил Гафиев һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Язгы...
-
Поч.Сутер мәктәбе укучысы яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында призер булды
Казан федераль университетының IT лицеенда "XXI гасыр Кулибиннары" яшь уйлап табучыларның республикакүләм олимпиадасы үтте. Анда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Сутер урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Инсаф Нотфуллин (укытучысы Алексей Кузнецов) катнашты һәм зурлар төркемендә призер булды. Аңа медаль, акчалата сертификат тапшырылды.
-
Җырчы Булат Җиһаншин Нурлат кызы белән никах укыткан
Булат Җиһаншин шәхси тормышы турында бөтен дөньяга сөйләргә яратмый, шулай да безнең белән уртаклашырга булды. "Март аенда сөйгән ярым Әлфирә белән никах укыттык. Тормыш иптәшем - Нурлат кызы, профессионал фотограф. Туйны җәй аена планлаштырабыз, Алла теләсә", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Булат Җиһаншин. Әлфирәне Булатның "Алмаштырмам сине беркемгә" җырына төшерелгән клибында...
-
Язгы хисләр (шигырь)
Тышта исә җылы яз җилләре, Йөзне сыйпап, назлап үтәләр. Җепкә тезелеп кыр казлары кайта, Шул вакытта уй-моңнарым мине Үткәннәргә алып китәләр. Тургай моңы ача күңелләрне, Яфрак яра куак, агачлар. Тау буйларын яшел келәм каплый, Сары чәчкә бизи яр кырларын, Юкка чыга моңсу сагышлар. Әйтерсең лә, яшьлектәге кебек, Әллә кая китеп...
-
“Кукмара сувенирлары” проекты беренчелекне алды
Казанның IT-паркында "Безнең Татарстан" яшьләр форумының финал туры үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Кукмара сувенирлары" проекты "Архитектура һәм сәнгать" номинациясендә беренче урынны алды. Проект авторы - Ләйлә Низамова.
-
“Идән асты”нда җитештерелә, кулдан сатыла
Кеше сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп булса да, җиңел генә акча эшләргә кызыгучылар кимеми. Ялган хәмер ярдәмендә баерга теләүче "акыллыбашлар" һәрчак табылып тора. Контрафакт белән эш итүчеләргә быелдан үз бизнесларын җәелдерү кыенлашса да, алар законны читләтеп үтүнең яңадан-яңа ысулларын эшкә җигә. Контрафакт базары продукциянең арзанлыгы белән алдыра бит. Ихтыяҗ...