Куркыныч интернет
Көн тудымы, илдә-көндә нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетми калмыйсың. Берәүләрнең хуҗалыгында янгын чыгып, йорт-җирләре кара күмергә әйләнгән, икенчеләр юл һәлакәтенә очраган, фаҗигадә тулы бер гаиләнең гомере өзелгән, өченчеләрдә шулай ук кайгы: 15 яшьлек яшүсмер малайлары үз-үзенә кул салган... Соңгысы бу араларда аеруча көн кадагындагы проблемага әверелде. Яшүсмерләрнең күбесен ялгыш...
Яшь буын гына түгел, үзебез дә компьютер һәм интернетсыз бүгенге тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Сүз дә юк, кул астында булган мөмкинлекләрдән файдалану шулкадәр уңайлы. Әмма "дөньяви пәрәвез челтәре"нең зыянлы яклары хакында да онытмыйк. Аеруча ниндидер ачыш ясарга теләп, төннәр буена компьютер экраннарыннан күзен алмый утыручы, онлайн киңлекләрдәге хыял диңгезен гизүче балаларны интернет мизгел эчендә үз эченә бөтереп алып кереп китә, өстәвенә, күп кенә сорауларга җавап табарга да булыша. Әйтик, әти-әниең белән сүзгә килдеңме, мәктәптә дусларың сине рәнҗетә, яраткан кешең ташлап китте, очрашуга чакыру түгел, телефон трубкасын да алмый, хәтта барлыгыңны да белмиме - болар барысы да яшүсмер өчен әйтеп-аңлатып бетермәслек коточкыч зур проблема. Бала озак уйлап тора дисезме? Юк, әлбәттә. Шул арада ул иң беренче эш итеп кәрәзле телефон яисә компьютеры аша интернетка керә һәм ситуациядән чыгу юлын эзли башлый. Ә инде төрле социаль челтәрләрдә ачылган "бит"ләрдә урын алган ялгызлык, күңел төшенкелеге, бәхетсезлек турындагы шигъри юллар, статуслар исә "үлемгә чакыра торган" төркем оештыручыларга менә дигән җим. Алар яшүсмер психологиясен бик яхшы белеп эш иткәнлектән, берничә минут эчендә виртуаль "дус"ка әйләнеп, яшьләрне җайлап кына үз артларыннан ияртә һәм уен барышында тәкъдим ителгән төрле биремнәр ярдәмендә үлемгә якынайталар. Билгеле булганча, биремнең иң соңгысы якты дөньядан китү белән тәмамлана. Кемдер бауга менә, кемдер дарулар эчә, биек йорт түбәсеннән сикерә, поезд астына керә...
Әлеге төркемнәрне юкка чыгарып булмыймыни, диярләр күпләр. Дөрес, "Роскомнадзор" аларның күбесен яба. Әмма бер "үлемгә чакыручы" уен урынына тәүлек эчендә шундый ук дистәләгәне ачылырга мөмкин...
-Полициянең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре дә интернет челтәрендәге мондый төр төркемнәрне һәрдаим күз уңында тотарга тырыша, булганнарының эшчәнлеге туктатыла. Төрле хокук бозулар өчен полициягә исәпкә куелган балигъ булмаган балаларның "ВКонтакте" төркемендәге "бит"ләренә дә даими рәвештә мониторинг ясап барыла. Инспекторлар тарафыннан мәктәп укучылары белән кисәтү әңгәмәләре уздырыла, әти-әниләр белән сөйләшенә, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Укучыларның үз-үзләрен тотышына, аларның күңел халәтенә укытучылар да битараф калырга тиеш түгел. Ул-кызларының буш вакытларын ни белән үткәрүен, нинди төр сайтларга керүләрен контрольдә тоту исә, әлбәттә, әти-әниләргә йөкләнә. Балаларыгызның компьютерларын көнгә бер кат булса да күздән кичерергә иренмәсәгез иде. Әлеге ысул чәчәккә әле яңа гына бөреләнгән яшүсмерләрнең гомерен саклап калуда ярдәм итәр.
-"Үлемгә чакыра торган" уен төркемнәренең артуы һәрберебезне хафага сала, - ди район прокуроры Ришат Шакиров. - Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: замана баласы безгә, өлкәннәргә караганда ул төркемнәр, андагы биремнәр хакында күбрәк белә. Шуның өчен кисәтү чараларына да бик саклык белән генә килергә кирәк. Әгәр бала үз эченә бикләнә, киреләнә, аппетиты, йокы режимы үзгәрә, өлгереше начарлана икән, димәк, борчылыр урын бар дигән сүз. Ләкин нинди дә булса мәгълүматка ия булган очракта да шау-шу кубармыйча гына проблеманы яшүсмер белән бергәләп уртага салып сөйләшү, күбрәк аралашу мөһим.
Социаль челтәрләрдә балаларны "аулаучы" төркемнәрнең гамәлен терроризмга тиңләргә мөмкин. Алар икесе дә җәмгыятьнең тотрыклылыгына, тормышыбызның иминлегенә нигезләнә. Шуңа да бу золымга каршы бергәләп көрәшү зарур.
Авыр тормыш ситуациясендәге балаларны яклау фондының "Бердәм ышаныч номеры" - 88002000-122.
"Россия балалары - онлайн" ышаныч номеры - 880025-000-15 (эш көннәрендә сәгать 9.00-18.00 сәгатьләргә кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев