19 март 2017 яңалыклары
-
Кукмараның иң яхшы бозау караучылары (исемлек)
Люция Шаһабиева, Вахитов исемендәге хуҗалык; Нурия Ким, "Восток"; Роза Нәгыймова, "Тукай"; Илмира Госамова, "Новая жизнь"; Ольга Васильева, "Кукморагрохимсервис"; Венера Җиһаншина, "Вахитов" җәмгыяте; Нурсинә Вәлиханова, "Дружба"; Дания Хөрәмшина, "Урал"; Нурия Хәйретдинова, "Урал"; Алсу Галеева, "Игенче Плюс"; Галина Зямаева, "Рассвет".
-
Куркыныч интернет
Көн тудымы, илдә-көндә нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетми калмыйсың. Берәүләрнең хуҗалыгында янгын чыгып, йорт-җирләре кара күмергә әйләнгән, икенчеләр юл һәлакәтенә очраган, фаҗигадә тулы бер гаиләнең гомере өзелгән, өченчеләрдә шулай ук кайгы: 15 яшьлек яшүсмер малайлары үз-үзенә кул салган... Соңгысы бу араларда аеруча көн кадагындагы проблемага әверелде. Яшүсмерләрнең күбесен ялгыш...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итте
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итте. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.
-
Кукмара 4нче мәктәбе укучылары китапханәгә сәяхәт ясады
Без сыйныфыбыз белән 21 февральдә китапханәгә бардык. Бу көнне Туган телнең туган көне иде. Безне китапханәче апа бик җылы каршы алды. Ул безнең өчен Туган тел көненә багышланган күргәзмә әзерләгән. Анда татар, рус hәм башка милләтләрнең төрле эчтәлекле китаплары белән таныштырды. Китапханәче апа, шуларны кулланып, безгә туган телнең бөеклеге, аның...
-
Кукмараның иң яхшы сыер савучылары (исемлек)
Рузания Галләмова, "Урал"; Людмила Шакаева, "Рассвет"; Илсияр Төхбәтуллина, "Восток"; Елизавета Николаева, Вахитов исемендәге хуҗалык; Әминә Шәвәлиева, "Новая жизнь"; Римма Федотова, "Әсәнбаш-Агро"; Заһидә Газизуллина, "Игенче Плюс"; Татьяна Мамаева, "Кукморагрохимсервис"; Фирдания Фәттахова, "Урал"; Мария Полатова, "Тукай"; Оксана Закирова, Вахитов җәмгыяте; Ләйсән Газизова, "Дружба".
-
Якташыбыз Фоат Галимуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медаленә лаек булды
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. 49 бүләкләнүче арасында якташыбыз Фоат Галимуллин да бар иде. Ул "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медаленә лаек булды.
-
Ана капиталын җиңел машина алу өчен кулланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Дәүләт Думасының өч оппозицион фракциясеннән бер төркем депутатлар палатага Ана капиталын җиңел машина алуга юнәлдерү мөмкинлеге канун проектын карауга юнәлтте, дип хәбәр итә INTERFAX.RU мәгълүмат агентлыгы //Татар-информ//. Авторлар 8 урынлыдан да күбрәк булмаган яңа автомобильләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итә. Әлеге дәүләт ярдәмен аерым гаилә категорияләре куллана алачак: тәрбиягә балалар...
-
2016 ел нәтиҗәләре буенча Кукмараның иң яхшы җитәкчеләре менә кемнәр
Газинур Хәбибрахманов - "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе; Нәфыйк Хөсәенов - Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе; Алексей Леонтьев - "Восток" хуҗалыгы җитәкчесе; Илдар Гарифуллин - "Әсәнбаш-Агро" җәмгыяте җитәкчесе; Рифат Кәримуллин - Кукмара ветеринария берләшмәсе җитәкчесе; Тәлгать Габдрахманов - "Дружба" хуҗалыгы җитәкчесе; Рөстәм Мөбарәкшин - "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте җитәкчесе.
-
Зур Кукмара мәктәбе укучысы Илсаф Мөхәммәтгалиев “Яшь кулибинчылар” бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды
Кызыксынучан, яңалыкка омтылучан затлар - уйлап табучылар булмаса, дөнья һаман бер урында таптаныр, кешелек һаман да таш гасырда яшәр иде, мөгаен. Соңгы елларда фән һәм техника алга таба бигрәк тә зур ыргылыш ясады, тормышыбызга алдынгы технологияләр тирән үтеп кереп, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырды. Дөрестән дә, әкиятләр чынга ашкан заманда...
-
Татар авылында “Хуҗалык кирәк-яраклары” дигәнне аңламаслар дип уйладыгызмы әллә?
Безнең төбәк үзенең төзеклеге, матур йортлары, эшчән кешеләре белән данлыклы. Әледән-әле яңа йортлар, көнкүреш биналары калкып чыга: авылның йөзе үзгәрә, тулылана бара. Әле менә яңа елга аяк баскач кына да авылыбызның кыл уртасында тагын бер кибет - "Хозяйственные товары" калкып чыкты. Татар авылларында халыкның тырыш, эшчән булуын күрсәтүче дәлил дә...