Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар фестивальдән – Гран-при белән(+фото)

Без - "Кояшлы Кукмара" командасы яшьләре - Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында узган "Тукай FEST" дигән заманча яшьләр иҗаты фестивалендә катнашып кайттык. ...Яңа Кырлай авылы мәктәбе укучыларының кул эшләнмәләре белән танышканнан соң, Тукай музеена юл тоттык. Капкадан атлап керүгә үк, Тукайның әкиятләре аша һәрберебезгә билгеле булган Шүрәле, Су анасы, Кәҗә...

Без - "Кояшлы Кукмара" командасы яшьләре - Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында узган "Тукай FEST" дигән заманча яшьләр иҗаты фестивалендә катнашып кайттык.

...Яңа Кырлай авылы мәктәбе укучыларының кул эшләнмәләре белән танышканнан соң, Тукай музеена юл тоттык. Капкадан атлап керүгә үк, Тукайның әкиятләре аша һәрберебезгә билгеле булган Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Бүре кебек әкият персонажлары, сәламләп кенә калмыйча, төрле кызыклы конкурслар оештырып, зирәклегебезне дә сынарга өлгерделәр. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, яшәешен без музейда сакланган истәлекләр аша тагын бер кат күздән кичердек. Габдулла Тукайның эзләрен саклаучы Сәгьди абзый йорты да күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды.

Арчалылар төрле районнардан җыелган яшьләр өчен мәдәнит йорты фойесында кызыклы, мавыктыргыч мастер-класслар әзерләгәннәр. Аларда каен тузыннан, төсле йоннан кул эшләнмәләре ясау һәм башка һөнәрләргә өйрәнергә мөмкин иде. Без исә сабын ясау серләренә төшенү буенча үткәрелгән остаханәдә катнаштык.

Кырлайга баруыбызның төп максаты, әлбәттә, үзебезне тапкырлыкта, зирәклектә сынау, районыбыз талантлары белән якыннан таныштыру иде. Кукмара сәхнәсендә көн саен репетицияләр үткәрү, таләпчән җитәкчеләребез Рамил Сәләхетдинов һәм Илфат Тимергалиевның тырышлыгы, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Шәрәфиеваның төпле киңәшләре белән без фестивальдә Гран-при һәм кубокка ия булдык. Сәхнәдә чыгыш ясау бер кыен булса, махсус сценарий төзү өчен дә шактый вакытны сарыф итергә кирәк. Үзенчәлекле, кызыклы итеп төзегән сценарий авторларының да безнең җиңүебездә өлешләре зур. Тагын бер отышлы ягыбыз: безнең команда үз чыгышын саф татар телендә әзерләп барды. Алты районнан килгән һәр команда ярышка ныклап әзерләнгән, сәхнәдә бар сәләтләрен күрсәтеп уйныйлар. Тик аларның милли җанлы Тукаебыз яшәгән Кырлай авылы сәхнәсендә үз чыгышларын ярым рус, ярым татар телендә башкаруларын күреп йөрәк әрнеде. Җәмгыятебез руслашып барган мәлдә, без ана теленә мәдхия җырлаган Тукай кичәләрендә саф татарча сөйләшеп, үз телебез белән горурланып яшәргә тиешбез.

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай-фест" фестиваленең шулай татарчалы - русчалы үтеп китүе кәефне бозса да, без, Кукмара яшьләре үз чыгышыбыздан канәгать калып, арчалыларны җыр аша "Килегез Кукмарага" дип чакырып, сөенеп-шатланып үз туган ягыбызга юл тоттык.

Илзия ХАРИСОВА, район үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев