Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кукмаралылар “Бизнес-класс” дип аталган программада катнаша

Нинди генә эшкә тотынсаң да, бу өлкәдә әзме-күпме тәҗрибәң, белемең булу шарт. Ян бакчаңа суган төртү, кишер-чөгендер утырту, куян асрау, печән чабу кебек гап-гади эшләргә дә кагыла бу. Ә инде бик матур яңгырашлы "бизнес" өлкәсенә кереп китсәң, "арба"дан төшеп калмас өчен аеруча белемле булу, ныклап ябышып бару сорала. Татарстан башка...

Нинди генә эшкә тотынсаң да, бу өлкәдә әзме-күпме тәҗрибәң, белемең булу шарт. Ян бакчаңа суган төртү, кишер-чөгендер утырту, куян асрау, печән чабу кебек гап-гади эшләргә дә кагыла бу. Ә инде бик матур яңгырашлы "бизнес" өлкәсенә кереп китсәң, "арба"дан төшеп калмас өчен аеруча белемле булу, ныклап ябышып бару сорала.

Татарстан башка төбәкләргә караганда тагын бер адымны алданрак ясады: эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, яңа гына үз эшләрен ачып җибәрүчеләр өчен "Бизнес-класс" дип аталган өр-яңа программаны башлап җибәрде.

Аның төп асылы мондый: үз эшен тагында камилләштерергә яки тормышына яңарыш кертеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башларга теләүчеләргә интернет аша бушлай дәресләр бирелә. Укытучылары да саллы - азу ярган бизнесменнар. Моның өчен бары тик Business-clacc.pro. сайтында теркәлергә генә кирәк. Аннан соң буш вакытыңда интернет челтәрендәге шәхси кабинетыңа кереп, лекцияләр тыңлый аласың, тестлар үтәсең, "өй эше" н эшлисең. Ничек итеп "дәресләр әзерләвеңә", тестлар үтәвеңә карап синең үсеш баскычың -рейтингың билгеләнә. Никадәр өстә торсаң - шулкадәр яхшырак. "Бизнес-класс" программасында актив катнашучыларны Казанда үтәчәк кара-каршы очрашуларга (очные мероприятие) чакыру да планлаштырыла.

Әлеге проектка 15 майда старт бирелеп, аз гына вакыт үтсә дә, инде кызыксынучылар шактый. "Атна вакыйгалары" газетасы хәбәр итүенчә, хәзергә барлыгы 7000 нән артык гариза кабул ителгән, шуларның 80 проценты - республикада яшәүчеләр. 3000 катнашучы әле үз эшен башларга гына җыена, 800дән артык кеше үз бизнесын үстерергә тели икән.

Алар арасында кукмаралылар да бар. Шуларның икесе - Кукмарадагы "Бозкурт" оешмасы җитәкчесе Марс Бариев һәм Янил авылындагы "Күчтәнәч +" кибете хуҗасы Артур Баляевлар белән сөйләшеп алдык.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев