Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншин: “Тәнне генә түгел, җанны да дәвалау мөһим”

Табиб - иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиеш, чөнки аның шөгыльләнә торган эше авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм үлемнән коткарып калу белән бәйле. Кешеләр дә аларны хөрмәтли, ихтирам итә. Табиб ул - профессионал гына түгел, иҗатчы да. Әлеге сыйфатлар Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншинга да...

Табиб - иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиеш, чөнки аның шөгыльләнә торган эше авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм үлемнән коткарып калу белән бәйле. Кешеләр дә аларны хөрмәтли, ихтирам итә. Табиб ул - профессионал гына түгел, иҗатчы да. Әлеге сыйфатлар Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншинга да туры килә.

  • Рашат Каимович, сезнең фикерегезчә, ни өчен бездә халыкның күпчелеге үз сәламәтлекләренә салкын карый?
  • Кызганычка каршы, кешеләр озак вакыт авыруларына игътибар итмиләр, организмнарын ишетергә теләмиләр, ә могҗизага өметләнәләр. Табибка килгәч, алар авыруларын тиз генә "алтын таблеткалар" ярдәмендә дәваламакчы булалар. Тик могҗизага өметләнергә ярамый, сәламәтлекне сакларга кирәк.
  • Табиб һөнәрендә иң мөһиме нәрсә?
  • Минемчә, иң мөһиме - авыруның чыганагын аңлау, чөнки без сәбәпне түгел, ә нәтиҗәне дәвалыйбыз. Табиб авыруның асылын һәм сәбәпләрен аңласа, ул дәвалау юлларын да табачак.
  • Киләчәктә кешенең күзәнәкләрен үзгәртеп, абсолют сәламәт организмлы кешеләр барлыкка китереп булырмы икән?
  • Хәзер күпчелек авыруларны дәвалап була, фән нык алга киткән. Ләкин киләчәктә абсолют сәламәт кешеләр булмастыр, Табигать-ана безне андый итеп яратмаган. Ул кешене сыный, кеше аның белән гармониядә яшәргә тиеш. Гармония булмаса, кеше сәламәтлегендә тайпылышлар барлыкка килә. Дәваханәдә күпъеллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: оптимистик карашлы, позитив фикерләүче кешеләр күпкә азрак авырый, дәрт белән эшли, уңышка да җиңелрәк ирешә.
  • Сәламәт тәндә гел сәламәт рухмы?
  • Һәрвакыт түгел. Минем фикеремчә, җан - беренчел. Җан сау булмаса, тән сәламәт була алмый.
  • Сезнең өстәлегездә гел Коръән тора, һәм минем белүемчә, сез - дини кеше. Дини ышануларны сез ничек чын медицина белән бәйли аласыз?
  • Коръән - ул югарыдан җибәрелгән законнар җыентыгы. Әгәр кеше ислам законнары буенча яши икән, ул азрак җәфа чигә, азрак авырый, уңышларга ирешә һәм мәңгелек дөньяда да бөтен уңайлыкларга ия булачак.
  • Марат ШАКИРҖАНОВ, Татарстан журналистлар союзы әгъзасы
  • Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев