31 июль 2016 яңалыклары
-
Иртәгә пенсияләр артачак
1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта. Пенсия фонды аларны "Иминият пенсияләре турындагы" Федераль закон таләп иткәнчә, яңадан исәпли. Бу хакта "Российская газета" яза. Дөрес, бик күп өстәмәгә өметләнергә кирәкми. Законда иң югары баллар (пенсия коэффициентлары) күрсәтелгән. Алар өчтән артырга тиеш түгел. Быел бер пенсия коэффициентының 74 сум 27 тиен...
-
Камышлыда чишмә ачыла
5 августта, 10 сәгатьтә Камышлы авылы халкы өчен тарихи вакыйга - чишмәбезне төзекләндереп ачу тантанасы була. Шул уңайдан барлык читтә яшәүче авылдашларны, райондашларны әлеге чарага көтеп калабыз.
-
Кырыс режимлы колониягә эләккән Мисбах карт сәламәтлегеннән зарланмый
Чаллыда табиб Андрей Железновны үзе ясаган коралдан атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов шушы көннәрдә Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсендәге каты режимлы колониягә китерелде. Исегездә булса, ул 6 ел да 3 айга ирегеннән хөкем ителгән иде. 85 яшьлек жинаятьче үзе кебек пенсионерлар отрядына билгеләнгән. Бу отрядта бары картлар гына, аларны артык...
-
Коткаручылар танкта бикләнеп калган ике баланы иреккә чыгарган
Әлеге хәл кичә, 30 июльдә, Әлмәт районында булган. Әлмәт районы Ямаш авылында һәйкәл итеп куелган Т-44 танкына ике бала бикләнеп калган. "Ике бала - 2009 елгы кыз һәм 2004 елгы малай Т-44 танкына менә, танк төбендәге люкны ачып эчкә керә. Әмма кире чыкканда үз көчләре белән люкны ача алмыйлар", -...
-
Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншин: “Тәнне генә түгел, җанны да дәвалау мөһим”
Табиб - иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәрвакыт мәрхәмәтле булырга тиеш, чөнки аның шөгыльләнә торган эше авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм үлемнән коткарып калу белән бәйле. Кешеләр дә аларны хөрмәтли, ихтирам итә. Табиб ул - профессионал гына түгел, иҗатчы да. Әлеге сыйфатлар Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат Җиһаншинга да...
-
Җәяүлеләр өчен тимер юл рельслары аркылы күтәртелгән сукмак ясап булмасмы?
Район газетасын игътибар белән укып барам, журналистлар бик кирәкле темаларны яктырталар. Мәсәлән "Чишмәкәй" дача ширкәте турында язма кызыксыну уятты. Халыкка дачалар бик кирәк. Ут-су булса, бакчалардан бик теләп файдаланырлар иде. Халыкны борчыган сорау-тәкъдимнәрем дә бар. Поселокның Туеш микрорайоныннан үзәккә иске хәрби комиссариат бинасы яныннан җәяүләп чыгу өчен башта таудан менәргә,...
-
Зур Сәрдек авылында "Самавыр бәйрәме" узды (фото)
Зур Сәрдек авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре аеруча актив. Нинди генә бәйрәмнәр оештырмыйлар алар! "Самавыр бәйрәме"н үткәрү үзе генә дә ни тора! Анда төрле рецептлар белән әзерләнгән чәйләр, кайнатып куелган самавырлар, тәм-том куелган өстәлләр янында үзешчәннәребез концерт куйды. Түгәрәк уен, парлы бию, заман ритмнары яңгырашыннан авыл гөр килеп торды. Самавыр тарихы,...
-
Кукмара мәдрәсәсе укырга чакыра
Кукмара мәдрәсәсе 2016 - 2017 уку елына укучылар кабул итә. Яңа уку елында мәдрәсә ике юнәлештә дини белем бирәчәк. Һөнәри бүлеккә керүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән Лицензия нигезендә имам-хатыйп һәм ислам нигезләре мөгаллиме белгечлекләрен үзләштерә алачак. Көндезге бүлеккә 9 һәм 11 сыйныф тәмамлаган егетләр кабул ителә. Уку атнага...
-
19 сабый туган күпбалалы гаиләдә кредит кулланмыйлар, ел да чит илгә сәяхәт кылалар
Бөекбританиядә яшәүче иң күп балалы гаилә тагын да ишәйгән - унтугызынчы сабыйлары туган. Бу хакта Daily Mail газетасы хәбәр итә. Күпбалалы Ноэль һәм Сью Рэдфордлар яңа туган кызларына Фиби Уиллоу исеме кушканнар. Газета язганча, гаилә моның белән генә тукталып калырга җыенмый - миссис Рэдфорд тагын бер бала алып кайтырга ниятләп...
-
Яратуым белән бәхетле (шигырь)
Бәхетлеме дип миннән сорамагыз Бәхетне бит булмый аңлатып, Йөрәк белән була аны тоеп, Күңел белән сөеп,яратып. Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны, Юктыр аның кече,олысы. Нәни генә булып тоелса да, Гомерләргә җитә җылысы. Сатып алып булмый бәхетләрне, Алып булмый көнгә,айлыкка, Ике йөрәк бергә тибә икән, Әйләнә ул иң зур байлыкка. Канатлары булмаса...
-
“Восток” - җитеш, алдынгы хуҗалыкларның берсе
Бер очтан икенчесе күренми торган басу-кырлар алтын сары төскә кергән. Тук башакларын түбән иеп, игеннәр кояш нурлары астында тын калганнар. Игенче алдында төп бурыч - шушы байлыкны бөртегенә кадәр җыеп алу. Әмма башка тармакларны да күз уңыннан читкә җибәрергә ярамый. Әнә, востоклылар да уракка төшкәннәр, шул ук вакытта терлек азыгы...