Күппрофильле лицей укучылары бабалары турында яза
Бөек Ватан сугышында минем карт бабам - әтиемнең бабасы Һади бабай да катнашкан. Ул 1924 елда Саба районының Иштуган авылында туган. 1940 елда армия сафларына алынып, шуннан сугышка киткән. Сураж шәһәрендә хезмәт итеп, корал эшелоннарын саклаган. Яраланган. Батырлыклары өчен бирелгән медальләре дә бар. Мин карт бабам белән горурланам. Самир Мусин,...
Бөек Ватан сугышында минем карт бабам - әтиемнең бабасы Һади бабай да катнашкан. Ул 1924 елда Саба районының Иштуган авылында туган. 1940 елда армия сафларына алынып, шуннан сугышка киткән. Сураж шәһәрендә хезмәт итеп, корал эшелоннарын саклаган. Яраланган. Батырлыклары өчен бирелгән медальләре дә бар. Мин карт бабам белән горурланам.
Самир Мусин, 2 сыйныф укучысы
***
Әбиемнең әтисе, Ак бабам Гыйният Гыйбадуллин - сугыш ветераны. Ул 1923нче елда Балтач районы Сосна авылында туган. 1942нче елның мартында сугышка китеп, миномётчылар полкында хезмәт иткән. Җиңелчә җәрәхәтләнеп савыкканнан соң, кабат сугышка җибәрелгән. 1944нче елның октябрендә аның уң аягы авыр яраланган. Шуннан соң бабамны дәвалап, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Аның сугышчан бүләкләре бик күп: "Батырлык өчен", "Хәрби казанышлар өчен", юбилей медальләре бар.
Ак бабам өч ел элек вафат булды. Мин аны сагынам һәм юксынам. Ул минем хәтеремдә һаман да шундый көләч йөзле, уен-көлкене яратучы булып кала.
Тимерхан Нургалиев, 2 сыйныф укучысы
***
Мин сугыш турында кинофильмнардан карап кына беләм. Әтием белән әнием дә миңа үз бабайлары турында бик күп сөйлиләр.
Әтиемнең бабасы Мирзаян Вахитов, 1942 елны сугышка алынып, 1946 елга кадәр хезмәт итә. Дошманга каршы Украина хәрби фронты составындагы кавалерия гаскәрендә көрәшә. Яраланып, контузия ала. Шуннан бер колагы начар ишетә торган булып кала. Сугыш турында сөйләргә яратмаган. Мирзаян бабайның Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм башка бүләкләре бар.
Әниемнең бабасы Миннехан Мөхәммәдиев 1941нче елның июль азагында сугышка алына. Бервакыт чолганышта кала. Авылдашы яралангач, бабай аны күтәреп, чолганыштан алып чыга. 75 чакрым юл үтеп, аны госпитальдә калдыра. Авылдашы исән калып, авылга әйләнеп кайта. Бабай үзе 1942 елда снаряд кыйпылчыклары белән авыр яралана, озак вакыт госпитальдә дәвалана. Бер кулы начар хәрәкәтләнә торган булып калганлыктан, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма 1943 елда бабайны кабат сугышка алалар. 1944 елда ул авыр яраланып, хезмәтен солдатларга ризык әзерләүче пунктта эшләп тәмамлый. Миннехан бабайның "Батырлык өчен", "Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре бар.
Әниемнең икенче бабасы Исхак Зарипов та сугышта катнашкан. Суслонгерда солдатлар әзерләү лагеренда булган. Авылга 1946нчы елда гына кайту бәхетенә ирешкән. Исхак бабайның сугышта һәм тыныч тормышта алган медальләре бар.
Әйе, минем бабайларым бик кыю булганнар. Миңа да алардан үрнәк алырга кирәк. Ләкин безгә алар күргән сугыш авырлыкларын кичерергә туры килмәсен иде...
Равилов Искәндәр, 2 сыйныф укучысы
***
Нургали исемле бабам бар минем. Ул сугышка 17 яшьлек үсмер егет булып киткән. Яшь кенә булса да сугыш авырлыкларыннан куркып калмаган ул. Туган илен яклап, 4 ел фронтта сугышкан. Сугыш беткәч тә әле кайтып китмәгән - тагын 4 ел солдат булып хезмәт итәргә туры килгән аңа. Ә инде бик күп медальләр белән өенә кайтып кергәндә ул кызлар көнләштерерлек чибәр егет булган. Аны хәтта әнисе дә танымаган. Ә танып алгач, шатлыгыннан күз яшьләренә буылып, улының күкрәгенә капланган. "Мин бөтенләйгә кайттым инде, елама, әнием",- дип бабам көчкә тынычландырган әнисен.
Җиңүнең никадәр зур авырлыклар, югалтулар белән яуланганлыгы турында тагын бер кат барлык кешеләрнең дә исләренә төшерәсем килә. Бабам да граната шартлап сул кулының бармакларын югалткан. Ләкин безнең бәхеткә ул исән калган. Мин аның белән бик горурланам. Ул әле хәзер дә исән-сау, аңа быел 90 яшь тула. Без бик еш аның хәлен белергә барабыз һәм ул безне һәрвакыт ягымлы йөз белән каршы ала.
Зөлфәт ЮСКАЕВ, 4в сыйныфы
фото: https://yandex.ru/clck/redir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев