9 май 2015 яңалыклары
-
Кукмара районының Балды Кенә авылы кешесе күршесенә пычак белән кадаган
Бүген, төнге сәгать берләр тирәсендә, районыбызның Балды Кенә авылында яшәүче 1948 елгы ир-ат үзенең күршесенең эч өлешенә пычак белән кадый. Зыян күрүче исән-сау, ул Шәмәрдән дәваханәсендә. Хәзерге вакытта тикшерү, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләре бара. Рамил Нургалиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы. фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxamdJWHEwSlNiVHZGUElLWTNHcS1WMWJtRG1WMmxRZzN0S2YxcHR4aURIOHpwSzZYQjdPR3pDOTNHSkxzWFNKZlI1WHhxMzN2Qm5pMkpkZ2k1VlloeTNFblRtajlTNHhfQQ&b64e=2&sign=15bc1d669ac790779a67d77a1a87e5a3&keyno=0
-
Кукмарада узган Бөек Җиңү бәйрәменнән фоторепортаж
Бүген районыбызның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын, барлык кукмаралыларны район җитәкчесе Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район хәрби комиссары Равил Гафиевлар тәбрикләде. Бәйрәм тантанасы театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Яу кырында башларын салган райондашларыбыз бер минут...
-
“Строй-Гарант” коллективы сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлый
Барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәбез, күңел тынычлыгы, тән һәм зиһен саулыгы, шатлыклы, имин көннәр телибез. Яу кырында һәм хезмәттә сез күрсәткән батырлык беркайчан да онытырлык түгел. Сезнең фидакарьлелек алдында баш иябез һәм эш-гамәлләре,ез белән ышанычыгызны акларга тырышабыз. "Строй-Гарант" коллективы исеменнән оешма җитәкчесе Илсур Шәрипов.
-
Күппрофильле лицей укучылары бабалары турында яза
Бөек Ватан сугышында минем карт бабам - әтиемнең бабасы Һади бабай да катнашкан. Ул 1924 елда Саба районының Иштуган авылында туган. 1940 елда армия сафларына алынып, шуннан сугышка киткән. Сураж шәһәрендә хезмәт итеп, корал эшелоннарын саклаган. Яраланган. Батырлыклары өчен бирелгән медальләре дә бар. Мин карт бабам белән горурланам. Самир Мусин,...
-
Ветераннарга (шигырь)
Бик зур рәхмәт сезгә, ветераннар, Сез азатлык яулап бирдегез. Тапталмасын фашист итегеннән Туган илнең җире, дидегез. Көрәшеп күпме юллар үттегез сез, Күпләрегез ятып калдылар. Исемегез тарих битләренә Алтын хәреф белән язылган. Сафларыгыз сезнең азайса да, Көчләрегез бетә барса да, Сез һаман да кирәк әле безгә, Сез һаман да үрнәк әле...
-
Кукмараның дзюдочы егетләре ярыштан призлы урыннар белән кайттылар
Киров өлкәсенең Слободской шәһәрендә дзюдо буенча ачык беренчелек узды. Ярышта кукмаралылар да катнашты. "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр - Ленар Шәйфетдинов - икенче, Илназ Хуҗин өченче урыннарны алып кайттылар. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады
-Хөрмәт һәм олы ихтирамга лаек булган ветераннарыбыз, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкәннәребез, әби-бабаларыбыз! Сезне ихлас күңелдән барлык буын вәкилләрен дә берләштерүче зур бәйрәм - Җиңү көне белән тәбриклим, - диелә котлауда. - Миллионлаган кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә яуланган көн бит ул...