Күктән төшкән бәхет
Заманалар үзгәрде бит хәзер... Элек булачак ярыңны аулак өйләрдә генә табу мөмкин булса, хәзер моның бик күп юллары бар. Интернетка керсәң, анда танышу, радио-телевидение "миңа шалтырат" дип, үзе кычкырып тора. Мин дә бервакыт шулай бәхетемне сынап карарга булдым. Әллә нишләп кәефләрем төшеп, моңсуланып кына радиодан җырлар тыңлап утырам. Берзаман танышу...
Заманалар үзгәрде бит хәзер... Элек булачак ярыңны аулак өйләрдә генә табу мөмкин булса, хәзер моның бик күп юллары бар. Интернетка керсәң, анда танышу, радио-телевидение "миңа шалтырат" дип, үзе кычкырып тора.
Мин дә бервакыт шулай бәхетемне сынап карарга булдым. Әллә нишләп кәефләрем төшеп, моңсуланып кына радиодан җырлар тыңлап утырам. Берзаман танышу тапшыруы башланды. "Туктале, мин әйтәм, - Нишләп моңаеп утырам соң?! Үз кәефемне үзем күтәрмәсәм, кем күтәрсен? Берсенә язып карыйм әле". Менә миңа тиңе дә килеп чыкты: урта яшьләрдәге ир-ат, гаилә кору өчен хатын-кыз белән танышырга тели. Матди яктан тәэмин ителгән.
Уйлап тормадым, язып җибәрдем мин моңа "Сәлам!" дип. Җавап та озак көттермәде. Бер-бер артлы "хат"лар яварга тотынды. "Син кайдан? Кияүдәме? Кем белән яшисең?" Җавап биреп кенә өлгер. Ә мин тезәм җавапны, "честный" кеше бит. Ничек инде алдалыйсың шундый кешене. Җитмәсә, бай да икән бит. Йорты бар, машинасы иномарка икән. Әллә нинди марка диде инде. Андыйны бөтенләй ишеткәнем юк иде. Бик кыйммәтле, "крутой" машинадыр инде дип уйладым. "Телефонда акча бетә, бүгенгә җитәр, иртәгә дәвам итәрбез", - дип язган идем, шул арада телефонга 100 сум акча килеп төште. Юмарт та икән әле үзе. Әздән дә күңел була бит ул.
Берничә көн шулай хәбәрләшкәннән соң: "Әйдә, очрашыйк, минем сине күрәсем килә", - ди бу. Фоторәсемен дә җибәрде. Карап торышка болай ярыйсы күренә үзе, кәчтүм-чалбардан. Башта үзе чакырды кунакка, мин алай ерак бара алмыйм дигәч, үзем киләм сиңа, ди. "Юк, - дип каршы төштем. - Ерак ара бит. Җәй җиткәч, көннәр җылыткач очрашырбыз әле". Үзем эчтән генә: "Әзрәк акча туплап, өс-башымны яңартырмын" , - дип уйлыйм. Мондый дәрәҗәле кеше янына иске-москы киеп барып булмый бит инде. Шулай дигәч, килеште.
Көннәр үтә торды, матур гына аралашабыз. Көнгә әллә ничә шалтырата, матур сүзләрен бер дә кызганмый инде. Гадәттәгечә, шулай телефон шалтырый. "Мин юлда идем әле. Тиздән сезнең шәһәр яныннан үтәм. Сине бик күрәсем килә. Бер-ике сәгатькә генә кереп чыгыйм әле", - ди.
Башта нишләргә дә белмәдем. Ял көнем булса да, мин эштә әле, дип тә карадым. Ярар, көтеп торырмын әле, ди. Моның кадәр ерак юлдан килгәч, сине күрмичә китә алмыйм. Ничек итсә итте, күндерде мине. 2-3 сәгатьтән килеп җитәргә сүз бирде.
Мин ашыга-кабалана кибеткә йөгердем, тәмле ризыклар алып табын әзерләргә тотындым. Үзем шулкадәр дулкынланам, йөрәгем еш-еш тибә. Ничек дулкынланмаска?! Шундый интеллегентный кеше сиңа - гади авыл хатынына кунакка килсен әле!
Менә зарыгып көткән минутлар килеп җитте. Тәрбияле кеше буларак, каршы чыгып алдым. Басып тора бу май кояшы кебек балкып! Кулында зур сумка. Юмарт кеше икәнен сизенгән идем инде. Ничаклы күчтәнәч алып килгән бит. Кунакны урамда тотып булмый, тизрәк өйгә керергә кыстадым. Җитмәсә, караңгы да төшеп килә.
Өс киемнәрен салгач, сумкасыннан ясалма чәчәк чыгарып, миңа сузды бу. Өстемнән кайнар су койган кебек булды... Юк ла, ясалма чәчәк күргәннән түгел... Каршымда фоторәсемдәге түгел, башка адәм басып тора иде. Ул кеше белән охшашлыгы бар барын... Ә, әйе, моның да өстендә кәчтүм-чалбар. Минем бабайныкы шикелле. Соңгы өмет... бәлки, күңеле яхшыдыр.
Өстәл артына утырдык. Мин өметләнеп карап торган сумкадан бер пакет дару чыгарып куйды. Кыстатмады, бик ачыккан иде. Сүзгә шулкадәр оста, теле-телгә йокмый. Башта мин ясап биргән чәйне эчеп куйган иде, соңыннан чәйне каты итеп, үзе ясап эчә башлады. Көлеп җибәргән иде, авызында бер теше дә юк моның. Эшнең нидә икәнен аңлап, котылу чарасын эзли башладым. "Кунаклар килергә тиеш иде", - дим. "Ярар, килсеннәр. Менә монда тыныч кына утырырмын. Беррәттән дусларыңны да күрермен, барыбер кайчан да булса танышасы була бит инде".
-Ничек инде? Син бүген китмисеңмени?
-Ю-ю-к, - ди бу. - Мин китәргә килмәдем. Син нәкъ минем хыялымдагы хатын. Аннан минем китәр җир дә юк. Борчылма, кием-салым да күп түгел, бар булган әйберем шушы сумкада.
Шулвакыт, минем чарасыз калганымны сизгәндәй, телефоным шалтырады. Иптәш хатын икән, тиз генә үземә чакырдым. Дустым белән тырыша торгач, үз акчама билет алып, поездга утыртып җибәрдек бу адәмне.
Гөлия НУРИЕВА язып алды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев