23 апрель 2016 яңалыклары
-
ЕГАИС: штрафлар гамәлдә
Билгеле булганча, 20 апрельдән бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарта һәм махсус лицензияләрдән мәхрүм итә башладылар. Татарстанның сәүдә нокталарына андый куркыныч янамый - хәзерге вакытта аларның 100 проценты әлеге системага тоташкан. Хәтерләсәгез, быелның 1 гыйнварыннан Россиядәге һәр сәүдә ноктасы ЕГАИС системасына күпләп сатып алына торган алкоголь...
-
Яратуым белән бәхетле (шигырь)
Бәхетлеме дип миннән сорамагыз, Бәхетне бит булмый аңлатып. Йөрәк белән була аны тоеп, Күңел белән сөеп, яратып. Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны, Юктыр аның кече, олысы. Нәни генә булып тоелса да, Гомерләргә җитә җылысы. Сатып алып булмый бәхетләрне, Алып булмый көнгә, айлыкка. Ике йөрәк бергә тибә икән, Әйләнә ул иң зур...
-
“Полицейский Дядя Степа” балалар иҗаты конкурсы башланды
"Полицейский Дядя Степа" бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының региональ этабы башлануы турында ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр ителде. Конкурс Россияның мультипликацион һәм киногеройларына - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышлана. Конкурска 6-14 яшьлек балалар тарафыннан эшләнгән эшләр кабул ителә. Кул эшләренең материалы төрле булырга мөмкин: текстиль, агач, полимер балчык һ.б. Катнашучылар эшләгән...
-
Эльмира Сөләйманова Вәсилә Фәттаховага багышлап җыр яздырган
Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вакытсыз арабыздан китүен җырчыны белгән һәм белмәгән кешеләр дә авыр кичерде. Эстрада артистлары өчен бу зур югалту булды. Вәсилә һәркемнең йөрәгендә алыштыргысыз урын алды. Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова исә беренчеләрдән булып, Вәсиләгә багышлап "Дуслар китә" исемле тирән мәгънәле җыр яздырган. - Җырның иң элек сүзләре...
-
Яран саен... суалчан
Минзифа әби, көндәгечә иртән торып, ашыкмыйча гына, тәмләп сөтле чәен эчте. Шуннан соң тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган яраннары янына килеп басты һәм... ни әйтергә белмичә, катып калды. Ни хикмәт: тәрәзә төбе яңгыр суалчаннары белән тулган иде. Кайсысы гөлне уратып алган, кайсысы идән ярыгына таба шуыша. "Әстәгъфирулла!", дип кабатлый-кабатлый, Минзифа...
-
Күктән төшкән бәхет
Заманалар үзгәрде бит хәзер... Элек булачак ярыңны аулак өйләрдә генә табу мөмкин булса, хәзер моның бик күп юллары бар. Интернетка керсәң, анда танышу, радио-телевидение "миңа шалтырат" дип, үзе кычкырып тора. Мин дә бервакыт шулай бәхетемне сынап карарга булдым. Әллә нишләп кәефләрем төшеп, моңсуланып кына радиодан җырлар тыңлап утырам. Берзаман танышу...
-
Хәния Фәрхи концертына 90 яшьлек әбиләр дә килә (ФОТО)
Җырчы Хәния Фәрхине бик күпләр яратып тыңлый. Аның тамашачылары арасында кем генә юк: яше дә, карты да дигәндәй. 90 яшьлек әбиләр дә бар хәтта! Ышанмасагыз, Хәния Фәрхинең "ВКонтакте" битеннән алынган фотоларын карагыз. Матбугат.ру
-
Арбашым (шигырь)
Кайтмый торсаң сагындыра Әй авылым, Арбашым. Күрсәтәсең туры юлны Син бит минем юлдашым. Егылмыйча менәр өчен Тормышның үрләренә. Уйларымда кайтып киләм Балачак көннәремә. Урман-кырлар, басу юлы Күренә үрләреңнән. Шул чагында түгелә хис Күңелем түрләреннән. Әткәм-әнкәм рухын саклый Туган авыл, Арбашым. Кайтып шунда башым иям Онытмыйм нигез ташын. Язмыш җиле авырлыклар...
-
Март аенда сөт җыючылар халыкка ничә сумнан түләгән?
Март аенда сөт җыючыларның авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Лена Галиева - Байлангар, Олыяз - 18,5. Фәнис Хәмәтдинов - Зур Сәрдек, Зур Кукмара, Туембаш -18. Райнур Вахитов - Кәркәүч, Чарлы, Важашур - 18. Габделбәр Баязитов - Күкшел, Мәмәшир - 18. Радик Сәлахов -...
-
Игътибар: сорауларга район башлыгы Сергей Димитриев җавап бирә
Хөрмәтле райондашлар! Газета укучыларыбыз белән туры элемтә оештырыла. Район тормышы, яшәгән төбәгебезгә кагылышлы үзегезне борчыган сорауларны, фикер-тәкъдимнәрегезне 25 апрельдән 6 майга кадәр 2-65-59 телефоны аша редакциягә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Хәбәрләрнең барысы да район башлыгына җиткереләчәк. Сорауларга җавапларны газетаның май аендагы саннарында бирү планлаштырыла.