Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үкенерлек булмасын иде

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Совхоз системасында 43 ел буе эшләгән чорда истә калырлык вакыйгалар күп булды. Шуларның берничәсен бәян итәм. 1966 елда совхозның икенче бүлекчәсендә элеккеге "Кызыл таң" колхозы вакытында төзелгән агач, салам түбәле фермаларны сүтеп, яңаларын салу башланды. 1968 елда безнең коллектив та яңа фермада эш башлады. Халык аны "Казан...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Совхоз системасында 43 ел буе эшләгән чорда истә калырлык вакыйгалар күп булды. Шуларның берничәсен бәян итәм.

1966 елда совхозның икенче бүлекчәсендә элеккеге "Кызыл таң" колхозы вакытында төзелгән агач, салам түбәле фермаларны сүтеп, яңаларын салу башланды. 1968 елда безнең коллектив та яңа фермада эш башлады. Халык аны "Казан фермасы" дип йөртте. Менә шул төзелешләрдә, гомумән, һәр өлкәдә эшләүчеләрнең сәламәтлеген, гомерен саклау, эштә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү таләп ителде. Бу мәсьәләне райком, авыл хуҗалыгы идарәсе, Казандагы трест җитәкчеләре ныклы контрольдә тотты. Безнең бүлекчәдә исә көтелмәгән хәл булды: яңа ферма янындагы сидек базына 8 яшьлек кыз егылып төшеп үлде. Әле дә хәтердән чыкмый: бу аяныч хәл буенча район прокуроры Фоат Ганиев мине, "келәм"гә чакырып, бик күп мәртәбәләр җавап алды.

Бәхетсезлек тагын кабатланды. Басуларны сугару эшләре башланган елларда, авыл елгаларында буалар кору эше җанланды. Мин дә буа буаттым. Су тиз һәм күп җыелды. "Сигма" агрегатын урнаштырып, күпьеллык үләннәр чәчелгән басуларны сугаруны башлап җибәрдек. Көннәр җылынуга малайлар, кызлар буада су коенырга гадәтләнеп киттеләр. Һәм менә фаҗига...

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев