Кечкенә улыбызның диагнозын белгәч, ирем ташлап китте...
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мине ирем ташлап китте. Ике улым белән ялгызым калдым. Без яратышып өйләнешкән идек. Олы улым тугач та, бик бәхетле идек. Кечесендә ДЦП диагнозы икәнен белгәч, гаиләдәге мөнәсәбәтләр үзгәрде. Ирем бездән читләште. Бер ел буе гел тавышланып яшәдек. Безнең арадагы хәлләрне малайлар да аңлады. Олысы еш кына безнең...
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мине ирем ташлап китте. Ике улым белән ялгызым калдым. Без яратышып өйләнешкән идек. Олы улым тугач та, бик бәхетле идек. Кечесендә ДЦП диагнозы икәнен белгәч, гаиләдәге мөнәсәбәтләр үзгәрде. Ирем бездән читләште.
Бер ел буе гел тавышланып яшәдек. Безнең арадагы хәлләрне малайлар да аңлады. Олысы еш кына безнең белән сөйләшми башлады. Балалар хакына түзеп карадым. Әмма иремә барыбер ярап булмады. Бер ай элек бар әйберен җыйды да чыгып китте. Бүлешер малыбыз булмагач, аерылышу авырлык тудырмады. Ул - үз ягына, мин үземә кайтып киттек. Тик авыру улым әтисен сагына. Аңа ничек итеп бу хәлләрне аңлатыйм, ирем кире кайтса, кертимме икән? Ләйлә (редакциягә хаттан).
Бу хакта психолог Эльвира Сафина белән сөйләштек:
- Гаиләдә авыру бала туганда, ир белән хатын мөнәсәбәтләре үзгәрә башлый. Ирләр авырлык алдында югалып кала. Билгеле, гел үзенә генә игътибар сорап торган ир-ат, авыру бала булгач, икенче планга күчә. Әнә шуны кабул итә алмыйлар. Бала сау-сәламәт булмагач, гаиләдә өстәмә чыгымнар да барлыкка килә. Хатыны өйдә бала белән утыргач, акча табу ирләр җилкәсенә төшә. Тик гаилә дилбегәсен тарту күп кенә ирләрнең кулыннан килеп тә бетмәскә мөмкин. Көн саен эшкә бару, тапкан акчаны гаиләңә биреп, балаң авырса, хастаханәләргә чыгып китү, аны тернәкләндерү үзәкләренә йөртү ирләрне туйдыра башлый. Үз баласы булуга карамастан, әтиләрдә инстинкт аз була. Бик сирәк ирләр генә гаиләсен, балаларын беренче урынга куя. Сезнең очракта ирегез проблемалардан качкан дип уйларга кирәк. Тормыш катлаулы, бигрәк тә авыру бала тәрбияләү җиңел бирелми. Ирегез кире кайткан очракта, сез гафу итсәгез дә, балаларыгыз аны кичерер микән? Үзегез дә уйлап карагыз: бик авыр минутыгызда ташлап китеп барган кешене кире кертү кирәкме? Арагыз өзелгән икән, алга карап яшәгез. Бу хакта гел уйлап утырмагыз. Яңа планнар корыгыз, балаларыгызга якын булыгыз. Ничек тә яңа тормыш башларга тырышыгыз. Бер авырлык артыннан җиңеллек тә килә. Шуны онытмагыз. Аерылып китәсе ир, еллар узгач та, барыбер ташлар иде. Гел яхшыга өметләнеп яшәгез. Бәлки, сезгә дигән насыйп яр табылыр. Ике улыгыз белән дә кабул итәрдәй кешене очратырсыз. Тик мөнәсәбәтләрне икенче мәртәбә корганда, сак булырга кирәк.
Фәридә Хәсәнова, өч бала анасы (Сарман районы):
- Ирем бик сорагач, ике кызым янына өченчегә малай алып кайттым. Ул Даун синдромы белән туды. 12 ел буе иңгә-иң яшәгән ирем авыру балага озак түзмәде, киемнәрен алды да чыгып китте. Күп тә үтмәде, башкага өйләнде. Ә мин исә кабат кияүгә чыкмаска булдым. Бар яратуымны балаларыма бирдем. Улымны төрле түгәрәкләргә йөрттем. Ул хәзер оста итеп рәсем ясый. Иремнең яңа гаиләдә бер-бер артлы ике баласы туды. Икесе дә авыру булдылар.
Гөлназ Ибраһимова (Казан):
- Бер егет белән таныштым. 2 ел йөргәннән соң, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. ЗАГСка гариза илтергә җыенганда, бер кеше аның хатыныннан аерылган, авыру баласын ташлап киткән кеше икәнен әйтте. Мин аның элеккеге гаиләсен эзләп табып, гафу үтендем. Бу иргә кияүгә чыкмадым. Үз баласын ташлаган ир-ат белән тормышымны бәйлисем килмәде.
Нияз Габдрахманов (Кукмара районы):
- Нигәдер ирләрнең баласын ташлавын гаеплиләр, ә менә хатын-кызларныкы гадәти күренешкә әйләнде. Дөрес, мин дә авыру баланы ташлаган әти кешене хупламыйм. Әмма хатында да гаеп юк микән дип уйлыйм. Ни дисәң дә, гаиләне хатыннар тулыландырып, саклап тора бит. Корган ояңны җимергәнче, иң элек кара-каршы утырып сөйләшергә кирәк иде. Мөгаен, бу ирнең дә ниндидер проблемалары бардыр. Бәлки, гаиләсен матди яктан тәэмин итә алмыйдыр. Барысын да ачыкларга, малайларның әтиләрен читкә җибәрмәскә иде. Аларга әти бик кирәк булачак әле.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев