8 август 2017 яңалыклары
-
Зур фаҗига: Өч баласы һәм иренең тереләй утта януын күреп, ана йөрәге ничек түзгәндер? (фото)
Башкортстан республикасының Бөре районы Үгез авылында 7нче август көнне төнлә гаять зур фаҗига була. Садретдиновларның агач йортында янгын чыгып, 9 кеше күмергә әйләнә. Араларында 5 бала да бар. "Кызыл әтәч"тән бары тик ике хатын-кыз гына чыгып котыла ала. - Бик зур фаҗига бу, без әле дә шок хәлендә, - ди...
-
Бәрәңге белән иттән вак бәлеш
Камыр өчен: 1 стакан сөт 2 аш кашыгы шикәр комы 60 г чүпрә 1 кап маргарин 2,5 стакан он Эчлек өчен: 500 г ит фаршы 2 суган 4 бәрәңге тәменчә тоз һәм борыч Җылы сөттә шикәр комы һәм чүпрәне эретәбез. Бәрәңге һәм суганны шакмаклап вак итеп турыйбыз һәм ит белән...
-
Пычак авылында "Кичке уен" гөрләде (фото)
Авыл халкын ял иттерү максатыннан Пычак авылының клуб бакчасында "Кичке уен" уздырылды. Районыбыздан килгән үзешчән артистларыбызның һәм үзебезнең егет-кызларыбызның биюләрен, моңлы җырларын тыңлап халык күңелле ял итте. Фирдәүсә ГАЛИМОВА
-
Кукмарада юл фаҗигасе: “Приора” юл читенә төшеп капланган (фото)
6 августта, сәгать 9.46 тирәсендә "Шәмәрдән-Кукмара" юлының 1нче чакрымында юл фаҗигасе була. Шәмәрдән поселогыннан Кукмарага таба хәрәкәт итүче 42 яшьлек ВАЗ-217030 автомобиле шоферы юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәве нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төше каплана. Шофер һәм аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алалар, дип яза кукмор.16.мвд.рф...
-
Татарстанның 4 районында 493,2 гектарда урман утырту планлаштырыла
Барлыгы 43 млн сумлык үсенте Кукмара, Мамадыш, Питрәч һәм Саба районнарында утыртылачак.
-
Кукмара музеена утырмага җыелдылар (фото)
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Утырма" узды. Очрашу барышында быел хаҗ сәфәре кылучылар үзләренең сорауларына җаваплар таптылар.
-
Кечкенә улыбызның диагнозын белгәч, ирем ташлап китте...
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Мине ирем ташлап китте. Ике улым белән ялгызым калдым. Без яратышып өйләнешкән идек. Олы улым тугач та, бик бәхетле идек. Кечесендә ДЦП диагнозы икәнен белгәч, гаиләдәге мөнәсәбәтләр үзгәрде. Ирем бездән читләште. Бер ел буе гел тавышланып яшәдек. Безнең арадагы хәлләрне малайлар да аңлады. Олысы еш кына безнең...
-
Кукмараның "Кояшкай" бакчасында велосипедчылар бәйрәме узды (фото)
Кукмараның "Кояшкай" балалар бакчасында "Велосипедчылар" дигән спорт бәйрәме узды.
-
Килешеп бетмим
Эшем шундый булгач, Кукмара, Зур Кукмара урамнары буйлап еш йөрергә туры килә. Үз йортлары белән яшәүчеләрнең капка төбеннән үк нинди тормыш алып барганнарын чамалавы авыр түгел. Күбесенең капка аллары, койма буйлары чүп үләннәреннән чистартылган, ялт итеп тора. Ә кайберсендә кеше буе тигәнәк, әрем үскән. Хәтта Зур Кукмара авылындагы кайбер мөхтәрәм...
-
Мәдәният яңалыклары
Районыбызда Мәдәният елы дәвам итә. Шул уңайдан авыл мәдәният йортларында һәм клубларында, районыбызның ял паркларында төрле кичәләр, бәйгеләр, бәйрәмнәр уздырыла.
-
Өркештә “Изгеләр чишмәсе” ачылды (фото)
Өркеш авылында сөенечле, зур вакыйга булды - "Изгеләр чишмәсе" ачылды. Тантанада Югары Арбаш авылы мәчете имамы Фәнис абый Мортазин чыгыш ясады.