Казан-Оренбург юлында һәлак булган чишмәбашлылар авылдашлары күңелендә
25 майда иртәнге якта ук районыбызга Чишмәбаш авылында яшәүче 50 яшьлек Миннефаяз Мәрсетдинов, 61 яшьлек Нурислам Әминов, 54 яшьлек Миннерәфыйк Хәсәновлар Казан-Оренбург трассасының 86нчы чакрымында юл фаҗигасендә вафат булдылар, дигән күңелсез хәбәр килеп иреште. Якташларыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланган "Изге Болгар җыены"на...
25 майда иртәнге якта ук районыбызга Чишмәбаш авылында яшәүче 50 яшьлек Миннефаяз Мәрсетдинов, 61 яшьлек Нурислам Әминов, 54 яшьлек Миннерәфыйк Хәсәновлар Казан-Оренбург трассасының 86нчы чакрымында юл фаҗигасендә вафат булдылар, дигән күңелсез хәбәр килеп иреште. Якташларыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланган "Изге Болгар җыены"на сәфәр чыккан булганнар. Интернеттан алынган мәгълүматлар буенча түбәндәгеләр билгеле: "Лада-Приора"машинасында тизлекне арттырып барганда Миннефаяз Мәрсетдинов юл аша юл йөрү кагыйдәләрен бозып аркылы чыгучы җәяүлене - Чистайдан 73 яшьлек балыкчыны бәрдерә һәм машина үзе дә күпернең куласаларына (ограждениесенә) килеп бәрелә. Фаҗига урынында җәяүле дә, машинадагы Болгарга ашыккан өч кеше дә вафат була. Ял көнне Чишмәбаш авылы халкы күз яшьләре белән үзенең өч авылдашын җирләде. Редакциягә алынган түбәндәге хат алар рухына дога булып ирешсен иде.
Кеше китә - җыры кала
Авылыбызда зур кайгы, зур югалту. Күңелдә әйтеп бетергесез моңсулык. Авылыбызның өч мөхтәрәм кешесе юл-транспорт һәлакәтенә очрап, гүр иясе булдылар. Өч таза-сау авылдашыбызны югалттык. Изге юлга чыгып киткән сөекле тормыш иптәшеңнең, әтиең, бабаеңның гомере көтмәгәндә өзелү әйтеп бетергесез зур хәсрәт ул. Дөньядан кем генә китмәсен, үзләре белән бөтен яшәешне алып китәләрдер кебек. Алар яшәгән төбәк үзенчә ятим кала...
Өч урамнан әлеге өч зыялы мөселманның мәчеткә баруын инде башкача күрә алмабыз. Без, авылдашлары, аларны озак еллар сагынырбыз әле. Алар авылыбызның чыннан да асыл затлары, тормышны алып баручы чын ирләре иделәр. Тормышта тоткан кыйблалары, эшләгән эшләре һәркем өчен үрнәк булып калды. Авылдашларына игелек кылып арабыздан киттеләр алар.
Миннерәфыйк абый, Нурислам абый, Миннефаяз абыйларның гаиләләре таза-нык, хәләл хезмәт белән төзегән йорт-җирләре хан сарайларына тиң иде. Авылыбызда Миннерәфыйк абый, Нурислам абыйларның кулы тимәгән йорт-җир, капка-койма калмагандыр. Аларның куйган хезмәтләренә сокланмый мөмкин түгел. Икесе дә алтын куллы кешеләр иде. Кызлар үстереп кияүгә биреп, улларын өйләндереп, башка чыгардылар. Нурислам абыйның озак еллар газ оешмасында булып хезмәт итүе аеруча мактауга лаек. Көннең теләсә кайсы вакытында кешенең гозерен үтәү җиңел булмагандыр аңа. Чакырылган очракта эшен җиренә җиткереп, авылдашларына намуслы хезмәт күрсәтте ул.
Миннефаяз абый авылыбызда бригадир вазыйфасын үтәде. Ул эшләгән дәвердә бәрәңге, суган, чөгендер үстерү буенча хуҗалыгыбыз алдынгы урыннарда барды. Бу аның авыл халкы белән киңәшеп, күмәкләшеп эшләү нәтиҗәседер. Аннан соң күп еллар авылыбызда имам вазыйфасын башкарды. Аның дин һәм дөньяви аң-белемле булуы күпләребезне сокландырып кына калмады, үзе артыннан бик күп яшьләребезне хак-ислам юлыннан алып китте. Ул һәр эштә оста оештыручы, олы-кечесенә булышучы, авыр вакытларда үгет-нәсихәт бирүче чын психолог иде. Аның яңгыравыклы матур тавыш белән укыган Коръән аятьләре, вәгазь сөйләүләре күңелебездә озак сакланыр әле.
Язмамны олуг язучыбыз Мөһәммәт Мәһдиевның "Кеше китә-җыры кала" дигән сүзләре белән атадым. Әйе. Кеше китә-җыры кала. Аның үткән юлы, эшләгән эше, төзегән гаиләсе, үстергән балалары, яраткан оныклары кала. Бүгенге көндә Миннерәфыйк, Нурислам, Миннефаяз абыйларның хәләл җефетләре, балалары, туганнары, дуслары, авылдашлары ятим калды. Шушы авыр вакытларда аларның кайгыларын уртаклашыйк. Һәркайсына күркәм сабырлык, изге гомерләр телик.
Коръәндә әйтелгәнчә, без бу дөньяда кунак кына. Җиргә кунак булып килеп, изге эшләр башкарып китә алганнар иң бәхетле затлардандыр.
Амин, шулай була күрсен...
Финзия ГАЙФИЕВА, Чишмәбаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев