27 май 2013 яңалыклары
-
Казан-Оренбург юлында һәлак булган чишмәбашлылар авылдашлары күңелендә
25 майда иртәнге якта ук районыбызга Чишмәбаш авылында яшәүче 50 яшьлек Миннефаяз Мәрсетдинов, 61 яшьлек Нурислам Әминов, 54 яшьлек Миннерәфыйк Хәсәновлар Казан-Оренбург трассасының 86нчы чакрымында юл фаҗигасендә вафат булдылар, дигән күңелсез хәбәр килеп иреште. Якташларыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1124 ел тулуга багышланган "Изге Болгар җыены"на...
-
Кукмарада 493 укучы рус теленнән БДИ тапшырды
Районыбыздан 493 егет-кыз поселокның күппрофильле лицее һәм Манзарас урта мәктәбендә рус теле фәненнән БДИ тапшырды. Ата-аналарның, мөгаллимнәрнең, укучыларның төн йокыларын качырган беренче сынау ничегрәк узды икән? ...Имтихан көнне мәктәп тирәсе Сабантуйны хәтерләтә иде. Сәгать бер тулып киткәннән соң, көтеп торучыларның дулкынланулары тагын да арта төште. Һәммәсенең телендә бары тик бер...
-
15 июньдә су коеначакбыз!
15 июньдә Татарстанда официаль рәвештә су коену сезоны ачылачак. Ягъни сулыкларда, күлләрдә су коенырга рөхсәт бар дигән сүз бу. Шуңа күрә су коену костюмнарыгызны әзерли һәм балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата башларга вакыт. Әмма күпчелек авыл сулыкларында "йөзүчеләр"не күрергә мөмкин инде. Алар моны күке өч тапкыр кычкырса, су коенырга була дип...
-
Балалар көнендә балалар көрәшә
1 июньдә Аш.Буҗи авылында Балаларны халыкара яклау көненә багышлап балалар арасында милли көрәш турниры үткәрелә. 1999 елгы һәм яшьрәк балалар 23, 26, 29, 32, 36, 40, 43, 46 ,50, 55 килограммлы һәм аннан да зуррак үлчәү авырлыкларында көрәшәчәк. Яршыларның спонсоры - эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов. фото: http://ksk66.ru
-
Кукмарага Сахалиннан рәхмәт хаты килде
Балаларың турында яхшы сүз ишетүдән дә күңеллерәк ни бар икән? Әле ул мактау сүзен, ерак-еракларда - армия хезмәтендә булучы улың хакында бер белмәгән кеше - рота командиры әйтсә, күңел тагын да үсеп китә. Күкшел авылында яшәүче Флюра һәм Нурфаян Хәмәтдиновларга да уллары Рифат турында мотоукчылар ротосы командиры, лейтенант О. Абдерахмановтан...
-
Кукмарада сирень чәчәк атты
Кукмарада сирень чәчәк атты! Димәк, язның соңгы сулышына якынлашып киләбез. Ә сирень чәчәген җыеп, киптереп калырга онытмагыз. Аны төнәтеп, сызлаган буыннарга уалар, мунчаларда хуш ис чыгару өчен кулланалар. фото: http://yandex.ru/yandsearch