Картаймадык, олыгайдык кына, диләр Аман-Оштырмада гомер итүче Фәймә һәм Зиннур Корбановлар
Аман-Оштырма авылында гомер итүче Зиннур абый Корбанов, мөхтәрәм яшькә җитсә дә, картайдым дияргә яратмый, олыгайдым дип сөйләшә. Хәләл җефете Фәймә апа белән тормыш коруларына да 60 ел булган икән. Шул гомер эчендә ниләр генә булмаган да, нинди генә сикәлтәле юллар үтәргә туры килмәгән аларга. Әлеге буын кешеләренең кайсы белән генә...
Аман-Оштырма авылында гомер итүче Зиннур абый Корбанов, мөхтәрәм яшькә җитсә дә, картайдым дияргә яратмый, олыгайдым дип сөйләшә. Хәләл җефете Фәймә апа белән тормыш коруларына да 60 ел булган икән. Шул гомер эчендә ниләр генә булмаган да, нинди генә сикәлтәле юллар үтәргә туры килмәгән аларга.
Әлеге буын кешеләренең кайсы белән генә сөйләшсәң дә, тарих битләрендәге иң авыр вакыйгаларга барып тоташасың. Хәзерге тыныч тормышның кадерен тагын бер аңлап, шөкер итеп куясың. Зиннур абыйның да сугыш дигән афәт балачагын сызып ташлый. Ул ун яшьлек вакытта сугыш башланып, башта әтисе, аннан соң абыйсы яу кырына алына. Аларның икесенә дә туган нигезләренә исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый - Ленинград блокадасында һәлак булалар. Шул яшьтән әтисез калган малайга барлык тормыш авырлыкларын да үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. Терлекләр дә көтә, ат җигеп, төрле авыр эшләрдә дә катнаша ул. Армиягә алынып, өч ел ярым гомерен ил сагында үткәрә. Аннан исән-имин әйләнеп кайтып, тракторчы һөнәрен үзләштереп, чылбырлы тимер атны иярли. Әлеге хезмәткә утыз ел гомерен багышлап, алдынгылыкны бирми.
Табигать кочагына урнашкан Тәмле Чишмә авылы кызы Фәймә белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. "Мин аны урман арасыннан алып кайттым", - дип шаяртырга ярата Зиннур абый бу турыда.
-Ярый әле миңа акыллы, сабыр, уңган хатын эләкте, - дип, тормыш иптәше белән горурлануын, хөрмәт итүен дә яшерми ул. Фәймә апа исә уңган пешекче була, күпләрне тәмле ризыклары белән сыйлый. "Алга" хуҗалыгында, аннан соң җитмеш яшенә кадәр мәктәптә хезмәт куя. "Сабыр итеп яшәсәң, бар да була, әмма бик күп сабырлыклар кирәк тормыш көткәндә", - ди Фәймә апа.
Алар бергәләшеп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Акча җиткереп булмаганлыктан, бу чорларда бик авырга туры килә. Зиннур абый кыенлыклар алдында югалып калмый, якын-тирә авылларда танылган итекче булган бабасы Рәхмәтулладан итек басарга өйрәнә. Гаилә башлыгы көндезләрен тракторда эшләп, кич белән караңгы төнгә кадәр итек түши, үзе баса. Әле хәзер дә әлеге хезмәтне сагынып, "их" дип авыр сулап куя ул. Аның күңел җылысын биреп эшләгән итекләрен авылдашлары гына түгел, күрше-тирә авыл халкы да яратып кия. Шулай үз көчләре, тырыш хезмәт белән, бергә-бергә авырлыкларны җиңәләр алар. Хәзер, Аллага шөкер, рәхәт яшибез, пенсияне дә биреп торалар, сәламәтлек кенә булсын, дип сөенәләр. Балаларын да хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Әти-әниләренә, төп йортта алар белән бергә яшәүче бертуганнарына авыр эшләрдә - печән җыю, бәрәңге алу вакытларында бик теләп кайтып булышалар.
-Безнең әти бик хәрәкәтчән кеше. Вакытны бушка уздырырга яратмый. Сиксән яшенә чаклы велосипедка утырып, болынга печәнгә йөрде. Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди иде. Мин дә әтигә охшарга тырышып, эшкә гел җәяү йөрим, - ди Кукмарада яшәүче кызлары Фәния апа.
Зиннур абый олыгайган көнендә дә тик торырга яратмый. Ул унбиш ел инде авылның имамы булып тора. Элек авылда, мәчет булмаганлыктан, җомга, гает намазларын Зиннур абыйларның өйләренә җыелып укый торган булсалар, хәзер яңа төзелгән дин йортының ишекләре һәркемгә ачык. Мәчет төзелешендә бик зур ярдәм иткән Мәхмүт Гаязовка, гомумән, авыл халкына бик зур рәхмәтле ул. Мәчеткә йөргән яшьләрне күреп, киләчәк өчен күңеле тыныч аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев