8 февраль 2016 яңалыклары
-
Важашур авыл җирлегендә халык җыены үтте(+фото)
Әлеге җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Петр Иванов, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллиналар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде.
-
Район ветераннар оешмасы республика конкурсында призлы урын алды
Шушы көннәрдә шәһәр һәм район ветераннар оешмалары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Безнең район ветераннар оешмасы (җитәкчесе Мияссәр Мансуров) оештыру-методик эшләрне яхшы башкарган өчен аерым номинациядә 3нче мактаулы урынга лаек булды.
-
Таудан шуганда 6 яшьлек кыз бала үлгән
Фаҗигале хәл 5 февральдә Казанның Совет районында булган. Таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз бала имгәнә һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Әлеге факт буенча тикшерү алды эше башланган. Фаразлар буенча, кыз "сноутюб" - "ватрушка" дип аталган җиһаз белән шуган һәм боз чанасында шуучы 5 яшьлек икенче кыз бала белән...
-
Мамадыш кызын тапканнар
Бүген Мамадышның Красная Горка мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы кыз баланың юкка чыгуы турында хәбәр ителгән иде. 16 яшьлек Яна Обуховская 4 февральдән бирле күрүче булмаган. Шуңа да бүген аның югалуы турында хәбәрне мөмкин булган ысулар белән тараттылар. Кызны берничә сәгать элек Түбән Камада тапканнар. Хәзерге вакытта аның ни сәбәпле...
-
Зур Сәрдек җирлегенең "Ак калфак" хатын -кызлар оешмасы Чишмәбаш авылы тарихына багышланган кичә уздырды
Зур Сәрдек авыл җирлегенең "Ак калфак" хатын -кызлар оешмасы Чишмәбаш авылы тарихына багышланган "Яшьлек эзләре буйлап" исемле кичә уздырды. Анда авыл тарихына багышланган бик күп истәлекләр яңгырады. Зур Сәрдек китапханәчесе Наилә Шакирова әзерләгән фотопрезентация, Мөнир Хисмәтов төшергән мәчетләр тарихы турындагы видеофильм, җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре чыгышы, кайткан кунакларның чыгып сөйләүләре һәм...
-
Машина йөртү таныклыгы алмаштырганда медицина белешмәсе кирәкми
Машина йөртү таныклыгы алмаштырган вакытта хәзер сәламәтлек турында медицина белешмәсе кирәк булмаячак. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карага кул куйган. Әлеге яңалык РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бүген пәйда булды. Медицина бәяләмәсе йөртү таныклыгын алмаштырган вакытта кирәкле документлар исемлегеннән төшереп калдырыла, диелә карарда. Ләкин шул ук вакытта медицина тикшеренүе...
-
“Ягуар”лар булдырды – “Алтын алка” безнеке! (+Фотолар)
Мамадышта 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабының финалы узды. Анда 10 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмараның "Ягуар" хоккей командасы беренче урынны алды. Командадан Таһир Хәмитов иң яхшы яклаучы ("Лучший защитник") дип танылды. Хоккейчыларны ярышка тренер Илдар Ганиев әзерләде.
-
Ашыгыч хәбәр: Мамадышта 16 яшьлек кыз югалган
16 яшьлек Яна Обуховскаяның туганнары ярдәм сорый - Красная Горка мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы кыз бала юкка чыккан. Шунысы гына билгеле: мәктәптә узган "Аҗаган" уеныннан соң ул күнегүләргә киткән. Тренеры аны соңгы тапкыр күргән - кыз көллият янына таба киткән. Бу 4 февральдә булган. Янаны ягымлы, ышанучан кеше буларак...
-
Зур Кукмара җирлегендә халык җыены үтте
Җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышларның чираттагысы Зур Кукмара авылының күпфункцияле үзәгендә үтте. Бу уңайдан җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев бирегә җыелган халык алдында хисап тотты. Әлеге вазыйфаны ярты ел гына башкаруына карамастан, җирлектәге тормыш шартларын яхшырту өчен шактый эшләр эшләнгән. Киләчәккә билгеләнгән бурычлар да зурдан. "Кукмара" агрофирмасы...
-
Янил мәктәбендә "Студентлар бәйрәме” үткәрелде (+Фото)
Чарада мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары катнашты. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Казан дәүләт энерго университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Кукмара аграр көллияте студентлары бар иде. "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип юкка гына әйтмиләр. Бу көнне алар яраткан, аларга белем биргән укытучылары...
-
Китапханә яңалыгы
Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көнгә карата, "Канатлы Барс- Татарстанның бәйсезлек символы дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында "Татарстан-туган җирем" исемле презентация карау оештырылды.
-
Орхидея - гүзәллек символы
Күп кенә хуҗабикәләрнең тәрәзә төбендә орхидея гөлен очратырга була хәзер. Беренче карашка күп игътибар таләп итә торганга ошаса да, чынлыкта әлеге нәзакатьле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк. Әлеге чәчәк дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз арада үзләштерә дә, озак вакыт сусыз тора ала....
-
Картаймадык, олыгайдык кына, диләр Аман-Оштырмада гомер итүче Фәймә һәм Зиннур Корбановлар
Аман-Оштырма авылында гомер итүче Зиннур абый Корбанов, мөхтәрәм яшькә җитсә дә, картайдым дияргә яратмый, олыгайдым дип сөйләшә. Хәләл җефете Фәймә апа белән тормыш коруларына да 60 ел булган икән. Шул гомер эчендә ниләр генә булмаган да, нинди генә сикәлтәле юллар үтәргә туры килмәгән аларга. Әлеге буын кешеләренең кайсы белән генә...