Исемнәре Миләүшә
-Әле генә мәктәптә укып йөргән идек түгелме соң, кай арада үткән бу гомер? - дип уфтанабыз, Янсыбы авылында яшәүче Миләүшә Гәрәева (Мостафина) белән очрашкач. "Бал- май"да үсмәгән сыйныфташым. Әтисе мәңгелеккә күзләрен йомганда аңа - төпчек балага нибары бер яшь ярым булган. Дүрт баланы аякка бастыру өчен, ай-һай, әниләренә күпме көч...
-Әле генә мәктәптә укып йөргән идек түгелме соң, кай арада үткән бу гомер? - дип уфтанабыз, Янсыбы авылында яшәүче Миләүшә Гәрәева (Мостафина) белән очрашкач.
"Бал- май"да үсмәгән сыйныфташым. Әтисе мәңгелеккә күзләрен йомганда аңа - төпчек балага нибары бер яшь ярым булган. Дүрт баланы аякка бастыру өчен, ай-һай, әниләренә күпме көч куярга туры килгәндер.
- Бау ишү цехында эшләде. Иллешәр килограммлы пачас төргәкләрен күтәреп ташый иде, - дип авыр сулап куя Миләүшә. - Без әнигә хәлдән килгәнчә булышырга йөрдек.
Сигез сыйныфны тәмамлауга, Миләүшә Кукмарадагы бердәнбер чәчтарашханәгә (хәзерге "Пятерочка" кибете урынындагы ике катлы агач бина иде) өйрәнчек булып кергән. Бу эшне тиз арада үзләштереп, планнарын арттырып үти башлаган, кичке мәктәптә урта белем алырга да өлгергән. Район газетасында да мактап язганнар үзен. Болгариягә юллама белән дә бүләкләнгән. Ул чакларда чит илгә чыгу күпләр өчен тормышка ашмастай хыял булган бит.
-Районнан 24 кешелек төркем җыелды. Молдавия башкаласы Кишиневка кадәр поезд белән бардык, аннан Румыния аша Болгариягә юл тоттык. Май ае иде бу. Бар дөнья шау чәчәктә. Алмагач, сирень чәчәкләренең поезд тәрәзәләренә бәрелеп калганнары, әкияти матурлык бүгенгедәй күз алдымда, - дип сөйли сыйныфташым. - Бик күп тарихи урыннарда булдык. Диңгездә су коендык. Кибетләр, лареклар товарларның күплеге белән шаккатырды. Егетем, булачак ирем Мәгъфүргә ул чагында дефицит булган джинс чалбар һәм рәсемле футболка алдым. Кунакханәдә негрларны очратып, авыз ачып калдык: моңарчы күргән бармыни? Иң кыены чит телне белмәү булды: кунакханәгә кергәндә берни аңлата алмыйбыз, бүлмәдән чыгарга куркып торабыз. Ресторанда да төрле үләннәр тутырылган ят ризыкларга карап аптыраштык.
Кайтуына Миләүшәне поселок советы депутаты итеп сайлап куйганнар. Бу җаваплы эш йөкләнгәндә нибары егерме бер яшь булган үзенә. Начар шартларда яшәүче күп балалы бер гаиләгә фатир алуда ярдәм иткәненә әлегәчә сөенә. Икенче елны инде ул район советы депутаты булып сайланган.
Чәчтараш хезмәтен яратып өлгерсә дә, балачактан ук тегүче булырга хыялланган Миләүшә. Көнкүреш комбинатының тегү цехына күчеп, Мөнирә апа кул астында бу эшне өч айда үзләштердем, дип искә ала ул. Әмма тормышның үз кануннары: кияүгә чыгып, кызы Энҗе дөньяга килгәннән соң, авылдагы балалар бакчасына күчәргә туры килгән. Моңа һич үкенми, чөнки балаларны бик нык яратуын сөенеп сөйли. Игезәк уллары Рәмзил белән Рәмис тугач та, шушы бакчага йөргәннәр. Тегә белүе исә тормышта зур ярдәм иткән: балаларына курткалар, таныш-белешләренә, күршеләренә күлмәкләр тегеп кидерткән.
-Кулы эш белә торган, авылның иң чибәр кызына өйләндем, - дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Мәгъфүр. Аларның дуслыгы сабый чактан, балалар бакчасыннан ук башланган. Мәгъфүр дә ярты ятим үскән: сугыш газапларын күргән әтисе нибары 34 яшендә дөнья куйган.
-Мин өч көнлек кенә булып калганмын, - ди ир. - Әнигә дүрт бала идек.
Бертөрле язмышка дучар булган әниләре дә үзара аралашып яшәгәннәр. Мәгъфүр кызларны кызыктырырдай егет булып җитлеккән, Сабантуйларда көрәшеп бүләкләр алган. Балта эшенә кулы ятып торган үзенең. Киров ягында йортлар салып йөреп, өч ел эчендә җиңел машиналы булган. Ул елларда "тимер ат" бик сирәк кешеләрдә генә иде бит. Йорт-җирләрен дә иркен итеп, хәләл көчләре белән җиткереп чыкканнар. Хәзер Якутиягә китеп урнашкан кыз-уллары, кияү-киленнәре, дүрт оныклары белән хәбәрләшеп, кунакка көтеп яшиләр. Алар кайткач, өй күңелле чыр-чу белән тула. Әби белән бабай өчен моннан да зур бәхет бармыни?
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев