19 август 2015 яңалыклары
-
Сочи юлында Татарстаннан бер гаилә һәлакәткә очраган
Сочида булган юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә Татарстаннан ике балалы бер гаилә зыян күргән. Автомобиль шоферы руль белән идарә итүне югалтып, тоннельның терәк стенасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә ир белән хатынның аяк-куллары сынган. 13 яшьлек бала имгәнгән, алты яшьлегенең эчке әгъзаларына зыян килгән. Вакыйга булган урынга берничә бригада ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткән....
-
Мәчкәрәдә “Кичке уен” узган
Бәйрәм районыбызның "Баламишкин" гармунчылар, Зур Сәрдекнең "Чәчкә" бию ансамбльләре һәм аерым башкаручыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай ук халкыбызның җырлы-биюле уеннары да оештырылды. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Коточкыч җинаять - бер ир-атны чәнчеп үтергәннәр
Кичә, 18 августта, Лениногорск районы Шөгер авылында коточкыч җинаять кылынган - 1969 елгы ир-атны чәнчеп үтергәннәр. Оператив тикшерү эше нәтиҗәсендә, моңа кадәр хөкем ителгәне булган 1987 елгы ир-ат тоткарлана. Ул гаебен таныган. Әйтүенчә, ул танышының йөрәк турысына ике тапкыр пычак белән чәнчегән. Тегесе шунда ук җан биргән. РФ Җинаять кодексының...
-
Исемнәре Миләүшә
-Әле генә мәктәптә укып йөргән идек түгелме соң, кай арада үткән бу гомер? - дип уфтанабыз, Янсыбы авылында яшәүче Миләүшә Гәрәева (Мостафина) белән очрашкач. "Бал- май"да үсмәгән сыйныфташым. Әтисе мәңгелеккә күзләрен йомганда аңа - төпчек балага нибары бер яшь ярым булган. Дүрт баланы аякка бастыру өчен, ай-һай, әниләренә күпме көч...
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 20 августта, Кукмарада аязучан болытлы һава торышы көтелә, көндез +18 градус җылы булачак. Атмосфера басымы 753 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, үзегез сау-сәламәт булыгыз. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Җырчы Лилия Муллагалиева лилияле машина алган (+Фото)
Җырчы Лилия Муллагалиева шушы көннәрдә Toyota RAV4 машинасы алган. Бу аның дүртенче машинасы икән. Үзенчәлекле, башкаларныкына охшаш булмасын өчен машинасына лилия чәчәкләрен төшерткән. http://tuylar.ru
-
17-23 август көннәренә йолдызлар фаразы
Кучкар Сезнең өчен бик уңай вакыт. әйбәт кешеләр белән аралашу көтелә. Барлык эшләрегез гөрләп барачак. Гомумән, атна дәвамында бәхет-шатлыклардан йөзегез балкып торачак. Үгезбозау Социаль хәлегез тагын да яхшырачак дип өметләндерә йолдызлар. Җомга көнне сак булыгыз: аз гына да хаталануның да шактый ук зур акчагызны югалту белән тәмамлануы бар. Игезәкләр Акчагызны...
-
Чирәмлектә ял иткән хатын-кызны елан чаккан
Әлеге хәл башкаланың Яңа Савин районында булган. Чирәмлектә ял иткән 39 яшьлек хатын-кызга үлән арасында качып торган кара елан һөҗүм иткән. Зыян күргән хатын-кызга хастаханәдә беренче ярдәм күрсәткәннәр. Белгечләр быел елан чагу очракларының ешаюы хакында хәбәр итә. Август аенда гына да Татарстанда 6 кешене елан чаккан. http://intertat.ru фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
“Сәлпи”, “сәлфи”, “үз-үз”...
Бу нинди тузга язмаган сүзләр димәгез. Беркөнне кайсыдыр телеканалда бер егет, урамдагы узып баручыларга бәйләнеп, "селфи" сүзенең татарчасы ничек була" дип сорап йөрде. Берәве, безнең фонетикабызга туры килә дип, "сәлпи" дип тәрҗемәләде, икенчесе "үз-үз" дигән яңа сүз уйлап тапты. Минемчә, хәзер бу сүзгә тәрҗемә дә, аңлатма да кирәк түгел. Моның...
-
Ялган аракы исертә дә, тилертә дә
Гаҗәп: алкоголь безнең организм өчен чит нәрсә түгел икән. "Организм аны бик аз микъдарда үзе үк эшләп чыгара һәм бу матдә безнең яшәешне һәм үсешебезне тәэмин итүче реакцияләрдә катнаша. Менә шуңа күрә организм исерткеч эчемлекләрне кире какмый",- дип аңлатудан башлады әңгәмәбезне район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов. -Рөстәм Миннәхмәтович, алкогольгә...
-
Җир участокларын чүп-чардан чистартыйк!
Йорт-кура тирәләрен чүп-чар, әрекмән, тигәнәк, алабута, билчән кебек чүп үләннәреннән чистарту турында күп тапкырлар әйтелсә дә, колак салучылар бик аз. Манзарас авыл җирлегендә, аеруча "Автохан" оешмасы, "Южный" газ заправкасы артында соңгы берничә елда йорт салу өчен шактый җир участоклар бирелде. Күпләр инде йортларын торгызды да. Әмма арада участоклары ташландык хәлдә...