Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби кием кызларга да килешә

Районыбыз тарихында хәрбиләр әзерләүче югары уку йортында белем алган гүзәл зат булдымы икән әле? Юктыр, мөгаен. Шакирәдән башка. Якташыбыз, Кукмара кызы Шакирә Абдуллина, Тыл һәм Транспорт Хәрби Академиясенең Вольск филиалында дүртенче елын укый.

Шакирәнең уңышлары турында моннан берничә ел элек тә ишеткән бар иде. Ул Кукмара 4 урта мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлагач, Мәскәү кадет корпусына укырга алынды. Анда укучы кызлар рәсми рәвештә "Россия Федерациясе Саклану министрлыгының пансионында тәрбияләнүчеләр" дип аталсалар, халык телендә әлеге уку йорты "Зыялы кызлар институты" дигән исем белән йөри.

Хәзер ничек икәнен кызыксынмадым, әмма Шакирә укырга кергән елны кадет корпусына бары тик хәрбиләрнең генә кызларын кабул иткәннәр. Кызның әтисе Заһир Абдуллин да бу вакытта районда хәрби комиссар иде. Мәскәүдән кабул ителү башланганы турында хәбәр килгәнен гаиләсенә белдерүен белдерә, әмма кызына анда китәргә ризалыгын бирми ул. Шакирәгә исә укырга керүенең беренче, икенче этапларын читтән торып кына уңышлы үтүе турында шалтыратып әйтсәләр дә, әти сүзе - закон. Инде янә белем йортыннан укырга чакырып шалтыраткач, әтисенең күңеле йомшара: 13 яшьлек кыз Мәскәүгә китә. Моңа кадәр әнисенең "итәгеннән дә төшмәгән", мәктәпкә барып-кайтудан тыш үзеннән башка бер адым да читкә атламаган кызының бу яшендә берүзе чыгып китүенә, дәрәҗәле уку йортында белем алуына әниләре Сания ханым исә каршы килми. Әлбәттә, сагына, юксына алар бер-берсен. Әмма киләчәкне күзаллап, аек акыл белән кылган карар хисләрдән өстенрәк булып чыга. 800 кыз укый торган пансионда якташыбыз Татарстаннан бердәнбер була.

-Мин үзем дә күңелем белән ниндидер яңалык көттем, - ди Шакирә укырга керүенең беренче көннәре турында. - Пансионга килеп кергәндә үк чын мәгънәсендә "шок" кичердем.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев