Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәттә дә, тормышта да бербөтен – ике йөрәк

Янил авылында яшәүче Эльзания һәм Рафаэль Гарифуллиннар 30 елдан артык гомерләрен Кукмара аграр көллиятендә балаларга һөнәри белем бирүгә багышлыйлар. Укытучы эше җиңел хезмәт түгел. Ә инде мәктәпне тәмамлап, шәхес булып формалашкан балага тормышта үз урынын табарга ярдәм итү, хезмәткә мәхәббәт уяту - чиксез сабырлык, зур тәҗрибә таләп итә торган эш....

Янил авылында яшәүче Эльзания һәм Рафаэль Гарифуллиннар 30 елдан артык гомерләрен Кукмара аграр көллиятендә балаларга һөнәри белем бирүгә багышлыйлар. Укытучы эше җиңел хезмәт түгел. Ә инде мәктәпне тәмамлап, шәхес булып формалашкан балага тормышта үз урынын табарга ярдәм итү, хезмәткә мәхәббәт уяту - чиксез сабырлык, зур тәҗрибә таләп итә торган эш.

Эльзания Гарифуллина тумышы белән район үзәгеннән булса да, балачагы Янил авылының иркен болыннарында чәчәк җыеп, ямьле инеш буйларында су коенып үтә. Әти-әнисе эштә булганга, әбисенең беренче ярдәмчесе була ул. Укырга сәләтле булган кыз мәктәпне "5"ле билгеләренә генә тәмамлый. Гомере буе хисапчы булып эшләгән әнисенең абстракт фикерләү сәләте Эльзания апага да күчкәнме - КДПИның физика-математика факультетына укырга керә. "Шаулап торган студент еллары бик тиз үтеп китте", - дип искә ала ул яшьлеген.

Булачак тормыш иптәше белән дә эшли башлаган елларында таныша.

- Эльзанияне бер күрүдә ошаттым, - дип сүзгә кушыла Рафаэль абый. - Эштә хисләрне сиздереп булмый. Шулай да, бер җаен туры китереп, клубтан озатып кайттым үзен. Шуннан башланды инде безнең китап итеп язарлык мәхәббәт тарихы... Бергә яши башлаганга да 31 ел булды.

Зур Сәрдек авылы егете Рафаэль Гарифуллинны Кукмарада эшләгән җиреннән училищега бер елга гына хәрби әзерлек фәнен укытырга җибәрәләр. Вакытлыча гына дип килгән запастагы офицер инде 33нче елын тормыш иминлеге нигезләре һәм иң кызыклысы - булачак пешекчеләргә ризык әзерләү серләре фәннәреннән белем бирә.

Моны белгәч, Эльзания ападан: "Сез бәхетле хатын-кыз икән. Бүген нәрсә пешерим дип баш ватмыйсыздыр? Шеф-поварыгыз - янәшәгездә", - дип шаярттым.

-Рафаэль ризыкны бик тәмле әзерли. Шулай да аңа гына тапшырмадым ул эшне. Хәзер балалар ялга гына кайта. Без иртәдән кичкә кадәр эштә. Бүлешеп куймадык, ләкин кем алданрак кайта, шул әзерли, - ди Эльзания апа.

-Әйе, мин һәрвакыт алданрак кайтам, - дип килеште Рафаэль абый, мыек астыннан гына елмаеп.

Мөгаллимә ханымның шундый бер сыйфатына игътибар иттем. Үзе турында сорасам да, эшегез хакында сөйләгез әле дисәм дә, бер-ике сүз әйтә дә тормыш иптәшен мактый башлый: "Рафаэль дәресләрне бик кызыклы итеп алып бара, тормыштан кызыклы фактлар китерә. Гел эзләнүдә, газет-журналлардан укып дисеңме, интернеттанмы - һәрвакыт замана белән бергә атлап, балалар күңелендә хезмәткә мәхәббәт уятырга тырыша".

Үзен иреннән өстен куймаган (әле җитәкчесе дә бит - көллияттә директор урынбасары), нинди генә хәлләрдә дә гел янында булган, аның бары тик яхшы якларын гына күрергә омтылган ир хатыны шундый буладыр ул!

Күз тимәсен, Эльзания апа яшь кызлар кебек.

- Спортны бик яратам. Студент чакта да гел ярышларга йөри идем. Мәктәптә безгә физкультурадан яраткан укытучым Валериан Иванович керде. Ул бик гадел, югары фикерле кеше. Аның һәр дәресен көтеп ала идем. Спортка булган мәхәббәттә укытучымның да өлеше зур. Әле хәзер дә теннис уйныйм, спартакиадаларда катнашам, - ди ул мәктәп елларын искә алып.

Уңай энергия, ниндидер җылылык бөркелеп торган мөлаем укытучы яшь калуның серләре белән уртаклашты. "Яшьләр арасында эшләү дә тәэсир итми калмыйдыр. Шулай да... Сабыр төбе - сары алтын, диләр бит! Күп вакытта көчеңне юкка-барга сарыф итмәскә, конфликтка кермәскә, сабыр була белергә кирәк. Янәшәңдә ышанычлы ирең булу, сау-сәламәт, тәртипле балалар үстерү - хатын-кыз өчен зур куаныч, яшәү мәгънәсе бит".

Сер түгел, мәктәп баласының төрлесе бар. Бигрәк тә, мәктәпне тәмамлап, әти-әни кушуы буенча белем алуны дәвам итәргә кирәк дип укырга кереп, эленке-салынкы көн үткәрүчеләр дә юк түгел хәзерге заманда. Ләкин мөгаллимнәр бу фикеремнән кире кайтырга күндерә алдылар мине. "Безгә килгән балалар бөтенләй икенче төрле. Алар бар эшкә дә җаваплы карарга тырышалар, чөнки бирегә алдагы тормышка "ачкыч алырга" киләләр. Монда килгәч, мәктәптә күрелмәгән талантлары ачылып, үсеп китә. Үзләрен кирәкле, чын кеше итеп тоя башлыйлар. Миндә укыган егетләрнең барысы да армия сафларында хезмәт итеп кайталар. Саубуллашып чыгып китәләр, өйләренә кайткандай, якын итеп, хәл белергә киләләр. Гомумән, бездә белем алган егет-кызлар кайда гына эшләсәләр дә: дәрәҗәле урындамы, гади хезмәткәрме - йөзгә кызыллык китермиләр, үз эшләренең осталары алар", - ди Рафаэль абый.

Эльзания апа белән Рафаэль абый 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Рузил белән Ләйләнең инде үз тормышлары бар, балалар тәрбиялиләр. Ә кече уллары Ильяс Казан дәүләт энергетика университетының 3 курсында белем ала.

Аларның ялны белми, үзләрен кызганмый эшләүләренең нәтиҗәсен җитәкчеләр дә югары бәяләгән. Эльзания апа - Россия Федерациясенең башлангыч һөнәри белем бирү буенча почетлы хезмәткәре, Рафаэль абый "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә, икесе дә күп кенә диплом-грамоталарга лаек.

Алиса Матвеева, көллиятнең сәнгать җитәкчесе:

- Рафаэль абый турында көне буе сөйләргә була. Беренче курстан бирле безнең сыйныф җитәкчесе булды, ә мин - староста. Ул бик таләпчән, гадел кеше. Уку дәверендә без, күп конкурсларда катнашып, призлы урыннарга лаек булдык. Нәрсә дә булса барып чыкмаса, беркайчан да кеше арасында кимсетмәде, күзгә карап, барысын да яхшылап аңлата, ялгышларны төзәтергә өйрәтә иде. Без "эш"нең нидә икәнен аның күз карашыннан ук аңлый идек. Мин көллияткә килгәндә оялчан гына кыз идем. Ул миңа гына түгел, бик күпләргә шәхес буларак формалашырга ярдәм итте.

Гөлия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев