Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әгәр терәк булмаса...

Ул елның көзе яңгырлы булып, соңыннан катырып, юллар тоташ бозлавыкка әйләнде. Шул чакта өч тапкыр юл-транспорт маҗарасына очрадым, шуларның берсе турында сөйләргә булдым әле. Районда терлекчелек буенча уздырылган киңәшмә тәмамланып, кайтырга чыктык. ГАЗ-66 җиңел машинасында дүрт кеше: колхоз рәисе Гыйльфан Сәхәбиев, зоотехник Равия, мин һәм руль артында Гыйльметдин абый. Озак...

Ул елның көзе яңгырлы булып, соңыннан катырып, юллар тоташ бозлавыкка әйләнде. Шул чакта өч тапкыр юл-транспорт маҗарасына очрадым, шуларның берсе турында сөйләргә булдым әле.

Районда терлекчелек буенча уздырылган киңәшмә тәмамланып, кайтырга чыктык. ГАЗ-66 җиңел машинасында дүрт кеше: колхоз рәисе Гыйльфан Сәхәбиев, зоотехник Равия, мин һәм руль артында Гыйльметдин абый. Озак еллар төрле машиналарда эшләгән тәҗрибәле шофер ул, машинаны ипле генә йөртә.

Кәчимир авылы күперенә җитеп киләбез. Инде күпергә керәбез дигәндә генә, машинабыз юлдагы тәгәрмәч эзеннән чыгып, елгага төшеп китте. Гомерләребез бетмәгән икән: машина, туфрак ишелмәсен өчен күпер башында сузылган канатка терәлеп, вертикаль рәвештә диярлек калып сүнде. Селкенү түгел, тын алырга да куркып утырабыз. Аз гына хәрәкәтләнсәк тә, машинабыз елгага тәгәрәп төшеп китәр кебек. Рәис шоферны ачуланыр инде дип, телемне тешләп утырам. Башымдагы бүрек рәиснең аяк астына төшеп, яланбаш калганмын икән. Ул: "Мансур, ник бүрегеңне ташлап утырасың? Мә, киеп куй!" - дип бүрегемне кулыма тоттырды. Эчкә җан кереп, сөйләшер хәлгә килдек. Рәис Гыйльметдин абыйга киңәш биреп, икесе дә машинадан төштеләр. Аннан Равия белән мин дә чыктым. Кукмарага машина белән баручылар туктап, хәлебезне белештеләр, РТСтан (ремонт-техник станциясе) кранлы машина җибәрделәр. Автокран, машинабызны әкренләп күтәреп, юлга бастырды. Машинага бернинди зыян килмәгән иде. Тыныч кына утырып, кайту юлына кузгалдык.

Соңыннан бу күпер аша узганда таныш урынны гел карап үтә идем. Әллә инде без бәрелеп, канатны кузгаттык: ул урталай ярылды, бераздан җимерелеп үк төшеп, әрәм булды. Шул терәк булмаган очракта без дә исән калмый идек бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев