Гомерлек сабак алдым
Һәркемнең дә сабый һәм үсмер чакларындагы онытылмас истәлекләре күңелендә саклана торгандыр. Бигрәк тә телевизорлар, телефоннар юк чорда яшәгән, җәен су буйларында каз-үрдәкләр белән су коенып, кышын биек, текә ярлардан чана-чаңгы шуып, яшьтән үк әти-әниләренә һәр эштә булышып үскән буын кешеләрендә шактый инде ул кызык та, гыйбрәтле дә хәлләр. Казына башласаң,...
Һәркемнең дә сабый һәм үсмер чакларындагы онытылмас истәлекләре күңелендә саклана торгандыр. Бигрәк тә телевизорлар, телефоннар юк чорда яшәгән, җәен су буйларында каз-үрдәкләр белән су коенып, кышын биек, текә ярлардан чана-чаңгы шуып, яшьтән үк әти-әниләренә һәр эштә булышып үскән буын кешеләрендә шактый инде ул кызык та, гыйбрәтле дә хәлләр.
Казына башласаң, минем дә кызыклы да, кайвакытларда сискәндерерлек тә вакыйгалар, шактый хәтер чокырында. Унөч-ундүрт яшьләр булыр микән, җәен күрше абзый белән урман сирәкләргә йөрдек. Сирәкләү дигәне ягарга утын булсын дип йөрү, аның өчен акча юк инде. Урманчы күрсәткән урында вак-төяк куагын бер өемгә, утынга яраклысын, үзеңә дип, икенче өемгә өеп барасы. Әйтүе генә ансат, җиңел эш түгел яшь малайга, тик утын кирәк булгач, тырышасың инде, тешләреңне кысып. Атна-ун көн эшләгәч, элеккеге кечкенә "Газик" машинасы белән берәр машиналык әзерләдек, ниһаять.
Ул көнне, эшне тәмамлап, иртәрәк кайттык. Күрше абзый иртәгесен утыннарны алып кайтырга машина сорарга колхоз идарәсенә китте. Ә мин, сөенә-сөенә, өйгә чаптым. Капканы ачып керсәм, аптырап калдым, әни дулап йөри: баксаң, мәчебез яңа чыккан унлап тавык чебиен буып аткан (әллә ул, әллә бүтән). Ә мин, күп уйлап тормый гына, күзләрен майландырып, берни булмагандай карап торган песине эләктердем дә, капчыкка салып, бакча башына менеп киттем. Нишләтергә!? Уйлый торгач, көтү көткәндә биек ярда күргән тау тишеге искә төште. Әллә төлке, әллә куян өне инде, эчкә таба шактый кереп киткән. Авылдан берәр чакрым булыр, чаптым шунда. Килеп җитүгә, песине капчыктан алып, куышка кертеп җибәрдем. Карышып маташмады тагын үзе. Зур гына таш белән ябып та куйдым әле. Кайтып керсәм, песине кая куйдың дип, әни көтеп тора.
-Тау куышына кертеп, тишеген таш белән бикләп куйдым,- дигән сүзләремә әни:
-Тилердеңме әллә, балакаем? Җан иясен шулай итәләрме соң? Алла сакласын, әллә ниләр күрерсең, - дип, мине орыша-орыша, җитәкләп диярлек, шул тауга алып менеп, ташны үземә алдырып аттырды. Тик песи әллә курыккан, әллә эчкәрәк кереп киткән, күпме чакырсам да, чыкмады ул чагында. Кичен ишек төбендә кычкыргач кына, әнинең дә, минем дә эчкә җылы йөгерде.
Иртәгесен машина белән утыннарны алып кайтырга киттек. Башта олы кеше буларак, абзыйның утынын алып кайтып бушаттык җайлап кына, аннан минем өлешкә киттек, төядек. Мин утын өстендә сөенә-сөенә, җырлый-җырлый кайтам. Авыл уртасында безнең урамга менә торган күпер тавы бар. Ходай рәхмәте, шул тауның уртасына - текәрәк җиренә җиткәч, озын агачлар машинаны артка таба басып, машина ярсу ат кебек алларын күтәрде дә, артка - ярга таба чигенә башлады. Күзләремне чытырдатып йомдым да, бауга ябыштым. Әти-әниемнең, туганнарымның мине күмеп йөрүләре күз алдыма килгәндәй булды. Гомерләр бетмәгән икән, утыннар яр читенә җитәрәк очлары белән җиргә кадалып, машинага тәгәрәргә ирек бирмәгән. Шофер белән абзыйның да йөзләреннән кан качкан иде. Чылбырлы трактор килеп, машинаны тарттырып өйгә кадәр алып кайтты. Бу хәлләрне ишеткәч, әни:
-Менә, балакаем! Әгәр барып песине чыгармаган булсак, ниләр булып бетәсен бер Ходай гына белә! Гомерлек сабак булсын бу сиңа - дип, кочаклап елап җибәрде.
Шуннан бирле мин эт-мәче кебек җан ияләренә бик зыян китермәскә тырышам. Бу гыйбрәтле хәл гомер буе күңелдән китми.
Харис МОСТАФИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев