9 февраль 2016 яңалыклары
-
Таудан шуганда гомере өзелгән 6 яшьлек кыз әтисе белән очрашуда булган
5 февральдә Казанның Совет районында булган фаҗига аркасында кызының үлемендә әти кеше үзен гаепли. Казанда таудан шуган вакытта 6 яшьлек кыз баланың имгәнү һәм хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат булуы хакында алдан хәбәр ителгән иде. Кызның әнисе белән аерылган әти кеше баланы бакчадан ала һәм өйгә кайту юлында "Франт" сәүдә үзәге...
-
Илсөя Бәдретдинова: "Туган көнемне якыннарым белән үткәрдем"
Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Илсөя Бәдретдинова Казанда өч бүлмәле фатир алган. Әмма ниндидер имеш-мимешләр буенча, аңа бу фатирны беркем дә бүләк итмәгән. Илсөя аны ипотекага алган, өстәвенә фатирга акча кертү өчен ел ярым элек кенә алган Chevrolet Orlando машинасын да саткан. - Гомере буе машина йөртү турында хыялланып үскән кыз...
-
Гүзәлем чәчләрен ничек тәрбияли?
Җырчы Гүзәлемгә бер караш ташлау җитә, аның үзен карап, тәрбияләп торучы нәзакәтьле хатын-кыз икәнен аңлыйсың. Җырчыга һәрвакыт матур булу серләрен сорап язалар, киңәшләр сорыйлар. Гүзәлем үзенең киңәшләрен безнең белән дә уртаклашты. - Гүзәлем, чәчләрне тәрбияләү, матур итеп саклау - һәр хатын-кызны борчый торган мөһим сорау. Син бу уңайдан нинди киңәшләр...
-
Поч.Кучук авыл җирлегендә халык җыены үтте (+Фотолар)
Халык җыенында узган ел башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында җирлек башлыгы Фәнис Гайнетдинов, "Дружба" агрофирмасы җитәкчесе Айрат Сафин, мәктәп директоры Алмаз Фәйзрахманов, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Талия Насыйбуллиналарның хисаплары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Авыл халкы...
-
Исерек шоферлар аркасында 113 кешенең гомере өзелгән
2015 елда руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар аркасында Татарстанда 113 кешенең гомере өзелгән, ә 524 кеше төрле тән җәрәхәте алган. ТР Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, исерек йөртүчеләр 397 мәртәбә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 12,2 %ка азрак. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан узган ел аек булмаган...
-
Кукмараның мәгариф хезмәткәрләре спартакиадада икенче урынны алды
Балык Бистәсендә мәгариф хезмәткәрләре арасында оештырылган кышкы спартакиаданың финал өлеше үтте. Алар ун спорт төре буечна көч сынашты. Районыбыз командасы турникта тартылу, өстәл теннисында - беренче, дартста - икенче, күңелле стартларда дүртенче урыннарны алды. Ә гомуми зачетта кукмаралылар икенче урынны яулады.
-
"Кукмара кышы" фестиваленең Гала-концерты 12 февральдә була
Катнашалар: Дилә һәм Зилә Зиннәтовалар, Дусай, 15 яшь Инсаф Әхмәтҗанов, Түбән Казаклар, 19 яшь Динә Абдуллина, Нормабаш, 15 яшь Зилә Мостафина, Ядегәр, 16 яшь Зиннур Гайнуллин, Янсыбы, 35 яшь Маннур Вильданов, Уразай, 19 яшь Руфинә Габделхаева, Кукмара, 27 яшь Дилүс Нәбиев, Вахит, 25 яшь Илүзә Хәбибуллина, Янсыбы, 15 яшь Әнисә...
-
Район башлыгы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар белән очрашачак
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан, 13 февральдә район башлыгы Сергей Димитриев сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар белән очрашачак. Программа Җыелу урыны - Җиңү Паркы 9.30-10.00 - катнашучыларны теркәү 10.00-10.20 - сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар истәлегенә стелага венок салу 10.20-10.30 - Кукмара 4нче мәктәбенә бару 10.30-11.30 - район башлыгының Кукмара 4нче мәктәбе...
-
Гомерлек сабак алдым
Һәркемнең дә сабый һәм үсмер чакларындагы онытылмас истәлекләре күңелендә саклана торгандыр. Бигрәк тә телевизорлар, телефоннар юк чорда яшәгән, җәен су буйларында каз-үрдәкләр белән су коенып, кышын биек, текә ярлардан чана-чаңгы шуып, яшьтән үк әти-әниләренә һәр эштә булышып үскән буын кешеләрендә шактый инде ул кызык та, гыйбрәтле дә хәлләр. Казына башласаң,...
-
Данир Сабировка операция ясаганнар
Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров Мамадышта хастаханәдә ята. 6 февраль көнне аның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта Данир үзен яхшы хис итә, аның белән элемтәгә кереп аралашып та алдык. - Ул көнне иртәдән бирле үземне начар хис иттем, башта билем авыртты. Шулай да юлга кузгалдык. Актанышка барышлый, Мамадышта...
-
Суд приставлары һәр пәнҗешәмбе Кукмарада халыкны кабул итә
Кукмара һәм Балтач районнары буенча суд приставлары бүлеге белгечләре һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 10.00 сәгатьтән Кукмарадагы салым инспекциясе бинасында халыкны кабул итәләр.
-
Лимон гына димәгез
Лимонның кабыгы никадәр юкарак, шулкадәр әчерәк була. Яшелчә пешергәндә, салат ясаганда бер чәй калагы лимон согы салсаң, тәме-төсе үзгәрми. Куна тактасының исен бетерү өчен лимон согы белән сөртергә кирәк. Бу цитрус белән чәй содасы кушылмасы - иң яхшы агарту чарасы. Киемдәге тир тапларын бетерү өчен сыгылган сокка тигез күләмдә уксус,...