Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диңгез буенда

-Гөлфизә, җаным, инде нишләргә, бигрәк кыен хәлдә калдым. Барысы шул җүнсез ирләр аркасында. Җаныма урын таба алмыйм, йөрәгем өзгәләнә, ярар тыңла, монда кайсы яктан башларга да белмәссең. Быел ирем гомер булмаганны: "Авылда эш күп, диңгез буена ялгыз барырсың, - дип, алдан кисәтеп куйды. - Печән чабасы бар, мунчага утын әзерләргә...

-Гөлфизә, җаным, инде нишләргә, бигрәк кыен хәлдә калдым. Барысы шул җүнсез ирләр аркасында. Җаныма урын таба алмыйм, йөрәгем өзгәләнә, ярар тыңла, монда кайсы яктан башларга да белмәссең.

Быел ирем гомер булмаганны: "Авылда эш күп, диңгез буена ялгыз барырсың, - дип, алдан кисәтеп куйды. - Печән чабасы бар, мунчага утын әзерләргә кирәк, шуның өстенә бәрәңге, мал-туар, кыскасы, эш муеннан", - ди бу. Мужикның гомерендә авылга кайтып эшләгәне булмады, шуңа мине бу бик шикләндерде. "Ярар, диңгез буена ялгыз барырга ирсез хатын түгел, үз авылыма кайтырмын, анда миңа да эш җитәрлек", - дигән булдым. Кайта ди, хәзер, ел буе зарыгып көткән җәйге ялымны колорадо коңгызы чүпләп уздырырга башыма тай типмәгән әле. Шуңа икенче көнне үк "выжт" самолет белән көньякка - диңгез буена. Анда беренче көннәр бик күңелле узды. Көндез пляжда, кичләрен кафе, дискотекада. Гомер бер генә килә, рәхәтләнеп сөйләшер кешесе табылгач, алай әллә ни ябылып тормадым әле. Шулай кайсыдыр көнне кичен кафеда утырганда, каршымда гына таныш гәүдә пәйда булды.

Тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев