“Без күргәнне башкаларга күрсәтмәсен”, - ди Ярия апа
Татар хатын-кызларына гына хас сөйкемлелек, самимилек, сабырлык бөркелә әлеге сурәттән. Менә хәзер бу апа телгә килер дә, әкрен генә үзенең тормышын бәян итәр төсле. Юк, яратмый ул үзе турында сөйләргә. "Без күргәнне Аллаһы Тәгалә башка кешегә күрсәтмәсен. Эшләдек, чөнки тормыш алып барырга кирәк иде. Хезмәтемә югары бәя бирделәр. Балаларым исән-сау,...
Татар хатын-кызларына гына хас сөйкемлелек, самимилек, сабырлык бөркелә әлеге сурәттән. Менә хәзер бу апа телгә килер дә, әкрен генә үзенең тормышын бәян итәр төсле. Юк, яратмый ул үзе турында сөйләргә. "Без күргәнне Аллаһы Тәгалә башка кешегә күрсәтмәсен. Эшләдек, чөнки тормыш алып барырга кирәк иде. Хезмәтемә югары бәя бирделәр. Балаларым исән-сау, тормышыбыз җитеш, вакытында пенсиям килеп тора, шуннан артыгы кирәкми", - дип әйтүдән ары узмый ул.
Әлеге мөлаем ханым - минем апам Ярия Шәңгәрәева (Мусина). Ядегәр авылында ишле - ун балалы гаиләдә дүртенче сабый булып дөньяга аваз сала. Тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә аңа: әти белән әни көне буе хуҗалык эшендә бил бөккән, ашарга такы-токы, басудан черек бәрәңге, алабута, кычыткан җыйганнар. Әле анысы да булмаган. "Аякта тишек чабата, өстә абыйлардан калган иске бишмәт иде", - дип искә ала апам.
Болай да авыр тормышны сугыш дигән афәт тагын да катлауландыра. Яше җиткән ир-егетләр сугышка алынганнан соң, бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Әти сугышка киткәч, әни биш бала белән кала. "Әле дә исемдә: әни бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр басуда эштә, мин кечкенә сеңлемне карый идем", - ди Ярия апа. Ул вакытта аның үзенә дә бары тик дүрт яшь була. Аннан олырак абый-апалар салам ташып, мич якканнар, ашау эзләп басуга чыкканнар. Ә кыш көне исә урамга чыга алмаганнар, чөнки өскә, аякка кияргә булмаган. Сугыш тәмамлангач та тормышны алып бару әни белән балалар җилкәсенә төшкән, чөнки әти сугыштан бик нык яраланып, гарип булып кайткан.
Ундүрт яше тулгач, Ярия апа Кукмарага килеп, "Тырыш" артелендә эшли башлаган.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Безнең өчен кадерле булган апай! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Үз гомереңдә безгә бик күп ярдәм иттең. Барысы өчен дә Аллаһының рәхмәте яусын. Без синең туганлык җепләрен саклый алуыңа сокланабыз. Алга таба да эчкерсез, ягымлы, шат, изге күңелле булып кал. Аллаһы Тәгалә калган гомереңдә дә сәламәтлек бирсен, шатлыкларга төренеп яшәргә насыйп итсен.
Дәү апайга булган рәхмәт сүзен
Алыштырмас һичбер бүләк тә.
Авырмыйча, озак яшә, апай,
Туганнарың шушы теләктә.
Канатларын җәеп, фәрештәләр
Җил-давылдан сине сакласын.
Аллаһы Тәгалә сиңа юлдаш булсын,
Юлларыңны гөлләр капласын.
Барлык туганнары исеменнән Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, ФӘТХУЛЛИННАР, МУСИННАР гаиләләре, Кукмара-Ядегәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев