4 март 2017 яңалыклары
-
Күкшел авылы мәчетендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе була
5 мартта Күкшел авылы мәчетендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе була. Башлана сәгать 10.00да. Рәхим итегез!
-
Олыязның “Хәтер”, Янилнең “Кар десанты” отрядлары Казанда Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйды (фото)
Казанда Җиңү паркында республиканың "Хәтер вахтасы -2017" ачылу тантанасы булды. Мәңгелек ут янына чәчәкләр куелды. Бу чарада Олыязның "Хәтер", Янилнең "Кар десанты" отрядлары катнашты.
-
10 ел элек улын үтерүчеләр турында Рәмзия ханым: «Вәхшиләрнең икесе иреккә дә чыккан. Исәннәр кайта, минем генә балам кире кайтмый»
Түбән Камада яшәүче сыйныфташым Рәмзиянең авырганын ишеткәч, хәлен белешергә дип шалтыраттым. Хәленең бик яхшы булмавы тавышыннан ук аңлашылды. Авырып урын өстендә ята икән. Узган ел йөрәгенә операция ясаткан. - Әй, бетерде бу бала хәсрәте мине. Шушы айда Рамилнең гүр иясе булуына - ун ел. Һаман исләремнән чыкмый бит, - диде...
-
8 мартка нинди һава торышы көтелә?
Бу көннәрдә юеш кар һәм буран булуы ихтимал. Температура көндез +3 градуска кадәр булачак. Төннәрен катыра, -5 градус. Шунлыктан юлларда бозлавык. 8 март көнне исә һава температурасы тагын да төшәчәк һәм төннәрен урыны белән-15 градуска кадәр җитәчәк. Якындагы ун көндә Кукмарада чагыштырмача язгы көннәр торачак. Көндез -4 градуска кадәр салкын...
-
Марат Галиев: Татарстан банкларының лицензиясен алу – драма, әмма трагедия түгел
Татарстан Дәүләт советы депутаты белдерүенчә, республика икътисады тотрыклы эшләп килә, кризис җиңеләчәк. (Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча комитетның рәисе урынбасары Марат Галиев «События» газетасына биргән интервьюсында республика банк секторында килеп чыккан хәлне драма дип атады. Ләкин хәл никадәр авыр булса да, бу...
-
Олыяз урта мәктәбе базасында Аҗаган уеннары үтте (фоторепортаж)
-
Хуҗабикәләргә бик кирәкле 7 КИҢӘШ
1. Йомырка җайлы гына әрчелсен дисәгез, пешерер алдыннан суга лимон согы һәм азрак сода салыгыз. 2. Пилмәнне яратасыз, ләкин каты камырын ошатмыйсыз икән, бу киңәш сезнең өчен. Кайнап торган пилмәнгә сап-салкын су салыгыз. Пилмәннәр тәмле дә йомышак та булачак. 3. Кунаклар килүгә кекс пешермәкче идегез дә йомырка юкмы? Борчылырга кирәкми,...
-
Олыяз укучылары Казанда булды (фото)
Олыяз урта мәктәбе укучылары актив тормыш белән яши. 10 сыйныф укучылары, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Казанга барып, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында катнашканнар. Милли музейда шагыйрьгә багышлап үткәрелгән чараларда булып, Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен күрүгә ирешкәннәр. Бөек Ватан сугышы музеена кереп, аның мөдире Михаил Черепанов белән белән аралашып,...
-
Ана капиталы: Татарстанда гаиләләр акча артыннан ник беренче елны ук килә?
10 ел эчендә Ана капиталы программасы кысаларында 225 мең кеше сертификатка ия булган. Аларның күбесе дәүләт тарафыннан бүленгән акчадан файдаланырга өлгергән инде. Акчаны, нигездә, кредитларны каплауга сарыф иткәннәр. Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан алып, 2007 елның гыйнварыннан республикага федераль бюджеттан 62 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, аны 166 мең гаилә...
-
“Без күргәнне башкаларга күрсәтмәсен”, - ди Ярия апа
Татар хатын-кызларына гына хас сөйкемлелек, самимилек, сабырлык бөркелә әлеге сурәттән. Менә хәзер бу апа телгә килер дә, әкрен генә үзенең тормышын бәян итәр төсле. Юк, яратмый ул үзе турында сөйләргә. "Без күргәнне Аллаһы Тәгалә башка кешегә күрсәтмәсен. Эшләдек, чөнки тормыш алып барырга кирәк иде. Хезмәтемә югары бәя бирделәр. Балаларым исән-сау,...
-
Кыш (этюд)
Кыш үзенең кар-юрганын Япкан җирнең өстенә. Күр син агач ботакларын Бәс кенә, көмеш кенә. Энҗе ботак - толымнарга Ялгыш кагылып китсәң, Җем-җем итеп йолдызчыклар Коела башлый өстән. 1978
-
"Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе Роберт Мусин кулга алынды
"Татфондбанк"ның элекке идарә рәисе 26 апрельгә кадәр сак астында булачак. (Казан, "Татар-информ", Александр Елисеев). "Татфондбан" гавами акционерлык җәмгыятенең элекке идарә рәисе Роберт Мусин кулга алында. Тикшерүчеләр таләбе буенча, ул 16 апрельгә кадәр сак астында булачак. Суд карарын ишеткәч, залда булучылар кул чабып алкышладылар. "Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусинның...
-
Роберт Мусинга карата җинаять эше кузгатылды
«Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе Роберт Мусин тоткарланган. Аңа карата «Аеруча зур күләмдә башкарылган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. Хәзер 52 яшьлек «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсенең экс-рәисе, Татарстан Дәүләт Советы...
-
Райондашларыбыз дәүләт бүләгенә лаек булды (фото)
Утырышта дәүләт бүләкләренә лаек булучылар: Равил Хәлиев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы - Татарстан Республикасының "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медале, Зөбәйдә Әлмөхәммәтова, Кәркәвеч җирлеге башкарма комитеты секретаре - Татарстан Республикасының "Җирле үзидарә үсешенә керткән хезмәте өчен" медале, Азат Гәрәев, "Восток" хуҗалыгының көтү яңарту технологы - "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы...
-
Район башлыгы март аенда туган көннәрен билгеләп үтүче ветераннарны тәбрикләде
Март аенда Кукмарадан Мәрьям Булатова, Кәркәүчтән Хәдичә Якуповаларга - 95 яшь, Зур Кукмарадан Әминә Бариева, Олыяздан Әминә Нигъмәтҗанова, Минҗиһан Гыйльметдинова, Ташлы Елгадан Гапделнәкыйп Гайфуллин, Кукмарадан Фәрхетдин Галәвиев, Бибиямал Хәсәнова, Мөслимә Йосыпова, Ныртыдан Галия Хәммәтова, Иске Йорттан Оркыя Фәйзрахманова, Шепшеңәрдән Өмелхода Шәңгәрәеваларга 90 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг...