Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер әтинең биш улы

Мин Пычак авылында туып-үстем, 67 яшькә җиттем инде. Олыгайган саен нәселең, хезмәт юлың, тормышың турында, әти-әнинең йөзенә кызыллык китермәдемме, аларның ышанычын акладыммы икән дип уйланасың икән ул.

Без - Галимулла нәселе. Әтиләр - биш малай, әниләре үлеп ятим калгач, олыраклары: "Әти, Газзә түтине алып кайт",- дигәннәр. Газзә - Өлге авылы кызы, чит кеше түгел, Галимулла бабамның абыйсы Нәбинең аерган хатыны була. Газзәнең кызы Әнвәр әтисендә кала (элек аерылган очракта балалар әтиләрендә калдырылган). Газзәгә баласы бик кызганыч булгандыр инде, сагынгандыр, бер авылда яшәгәч күреп торырмын дип тә уйлагандыр. Шуңа күрә ул биш ятим балага әни булып килергә ризалыгын бирә. Ике туганның - Галимулла белән Нәбинең аралары бик бозыла. Нәби - колхозның беренче коммунисты, рәисе дә булган әле. Әмма, Газзә әби бер авылда яшәсә дә, баласын тиз генә күрә алмый. Нәбинең хатыны үлеп, ике баласы ятим калгач кына Әнвәр әнисе янына килеп йөри. Ә Галимулла бабай белән Газзәнең уртак кызлары - Хәдичә туа.

Галимулланың малайлары балигъ булгач, Чиләбегә шахтага күмер чыгарырга китәләр, бераз акча эшләгәч өйләнәләр. Рәхимулла, Фәйзулла Чиләбедә төпләнеп калалар. Ә иң төпчек улы Нургали армиягә алына. Галимулла улларының берсе булган әтием Исмәгыйль турында сөйләгәнче, аның башка туганнары турында бәян итәсем килә.

Чиләбедә урнашкан Рәхимулланы, Бөек Ватан сугышы башлангач, илебезне сакларга алалар, аны өч баласы белән хатыны Фатыйма озатып кала. Озакламый Фатыйма авырып үлеп китә, өч бала - тугыз яшьлек Хәмит, алты яшьлек Хәлим, өч яшьлек Роза бер якын тугансыз шәһәрдә ялгыз калалар. Шундый катлаулы сугыш чорында да балалар турында кайгыртканнар: Рәхимулланы фронттан чакырып алып, балаларны авылга алып кайтып куярга рөхсәт бирәләр. Бу вакытта сугыш бетәргә бер ел да тугыз ай калган була. Ач вакыт, Пычак авылындагы гаиләгә тагын өч ятим өстәлә... Алга китеп булса да әйтим, Рәхимулла абый сугыштан исән-сау кайта. Аның балдызы ике баласы белән тол калган була. Алар кавышалар. Тагын уртак дүрт балалары туа, гаиләдә шулай итеп тугыз бала үсә. Бабайның олы улы барысы өчен дә яшәп, 91 яшендә вафат булды.

Чиләбедә яшәүче, шахтада эшләүче Фәйзулланы сугышка җибәрмиләр. Ничә тапкыр хәрби комиссариатка баруның да файдасы булмый. Аны: "Илгә күмер дә кирәк", - дип кире боралар. Ул өйләнә, алты баласы туа.

Армиягә алынган Нургали шунда ук сугышка кереп китә. Аның турында сугышның беренче елында ук "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәр алына.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев